Шәһри Казан

«НӘҮРҮЗ» күп нәрсә бирә

Форумда катнашучылар театр белгечләре катнашында Ф.Достоевский әсәре буенча литвалылар тарафыннан куелган «Идиот» спектакле турында сөйләшү үткәрделәр. Иң элек шунысын әйтергә кирәк, милли театрларда биш сәгатьлек спектакль куеп тамашачыны җыю мөмкин түгел. Бездәге режиссерлар артистларга уйнау өчен ирек бирергә тырыша. Биредә актерлар режиссер кысаларыннан чыкмыйча уйный. Бу спектакль тамашачы өчен түгел,...

Реклама

Форумда катнашучылар театр белгечләре катнашында Ф.Достоевский әсәре буенча литвалылар тарафыннан куелган «Идиот» спектакле турында сөйләшү үткәрделәр. Иң элек шунысын әйтергә кирәк, милли театрларда биш сәгатьлек спектакль куеп тамашачыны җыю мөмкин түгел. Бездәге режиссерлар артистларга уйнау өчен ирек бирергә тырыша. Биредә актерлар режиссер кысаларыннан чыкмыйча уйный. Бу спектакль тамашачы өчен түгел, бары тик форумда төрки халыклар театрларына күрсәтү өчен генә сайланган.
Театр әһелләре педагоглар үткәргән семинарларда бик теләп катнашты. Әлеге фестиваль турындагы фикерләре белән Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рифкат ИСРАФИЛОВ уртаклашып болай ди:
- Мин татар сәнгатен, бигрәк тә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын яратам. Ул чын мәгънәсендә мәдәният учагы. Марсель Сәлимҗанов сызып калдырган юлны Фәрит Бикчәнтәев әйбәт кенә дәвам итә. «Нәүрүз»нең Казанда үтүенә мин бик шатмын. Ул төрки халык театрларына яңа сулыш бирә.
Нурнияз МУХАМОВ, Казахстанның Актау шәһәре театры директоры:
- Мин төрки халыклар форумының беренчесенә дә килгән идем. Бу бик файдалы. Катнашкан саен үзебезгә нәрсә дә булса алып китәбез. Казанга килмәсәк, Литва театрын кая барып карар идек. Төрки халыклар театрларында иске формалардан котылырга кирәк. Шуның өчен дә аралашырга, өйрәнергә тиешбез. Башкаларның спектакльләрен карагач, үз җитешсезлекләреңне күрәсең.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: