Шәһри Казан

«Нәүрүз»гә 400 чакрымнан да килделәр

Табигатьнең яшәргән мәлендә Нократ Аланы шәһәре төрле төбәкләрдән җырчыларны, биючеләрне «Нәүрүз» Халыкара фольклор фестиваленә җыйды. Анда Түбән Новгород һәм Киров өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан ун яшьтән башлап балалар һәм өлкән яшьтәгеләр катнашты. Фестиваль мәдәният министры гранты ярдәмендә үткәрелде.

Реклама

Биредә чыгыш ясаучыларны караганда, онытылган йолаларыбыз, элекке балалар уеннары искә төште. Гореф-гадәтләрне кайтару юнәлешендә һәр төбәктәге ансамбль җитәкчеләре һәм хореографларының зур эш башкарганлыклары күзгә ташлана. Нократ Аланында эшләп килүче «Кояш» ансамбленең «Килен токмачы», Малмыж шәһәренең «Нократ» ансамбле башкаруындагы язны каршылау «Кичке уен» күренешләрен яшь буын өчен яңалык дими ни дисең. Ә инде биредә, өлкәннәр белән бергә, балалар тарафыннан яңгыраган халык җырлары һәркемнең күңел кылларын тибрәтми калмагандыр. «Кояш»лыларның үзәкләрне өзәрлек итеп башкарган «Сак-Сок» бәетен тыңлаганда залдагыларның күзләре яшькә төренүе дә очраклы түгел. Ул моң һәр күзәнәккә үтеп керерлек. Шуңа күрә дә алар фестивальнең лауреатлары булды.
Балалар арасында ялгыз җырлау буенча Киров өлкәсендәге Слободской районының Карино авылыннан килгән ун яшьлек Алинә Касыймовага тиңнәр табылмады. Ул, бернинди уен коралына кушылмыйча, татар халык җырын башкаруы белән җәлеп итте. Алинә үзе укый торган мәктәпнең директоры Тәнзилә Хәмидуллина һәм әнисе Эльвира ханым белән килгән. Нократ Аланыннан 400 чакрым ераклыкта урнашкан әлеге авылда бөтенләй икенче диалектта сөйләшәләр. Мәктәпләрендә беркайчан да татар теле укытылмаган. Алинәгә 4 яшендә үк халык җырларын әбисе өйрәткән. Ул, 20 чакрым ераклыктагы районга барып, музыка мәктәбендә укый. Гомеренең 42 елын балалар укытуга багышлаган Нәкыя ханым, телевизордан татарча тапшыруларны карасалар да, үзләренең газета-журналлар укый белмәүләренә борчылуын да белдерде. Элек-электән үзләрендә генә сакланып калган йолалары да бар икән. Мәсәлән, туйда килен кияүнең туганнарына чиккән сөлге бүләк итә. Малайлар 14 гыйнварда, өйдән- өйгә йөреп, шигырьләр укыйлар, авыл халкын Яңа ел белән котлыйлар. Ике елга бер мәртәбә үтә торган Сабан туенда ат чабышы иң зур уеннарның берсе булып тора. Авылларында гармун сыздыручы ир-егетләр булуы да аларның сәнгать яратулары турында сөйли. Тәнзилә ханым үзләрен әлеге фестивальгә чакыруларына да сөенгән. Нократ Аланы белән алар арасындагы сукмак моннан бер ел элек кенә салынган.
Әйе, мондый фестивальләр халкыбызны берләштерә, дуслаштыра.
Киров өлкәсе татарларының төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов әйтүенчә, моңа хәтле шәһәрдә «Нәүрүз» бәйрәме генә оештырганнар. Быел исә өлкәдә «Уйнагыз, гармуннар!», татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада уздырырга өлгергәннәр.
«Кояш нурлары» ансамбле җитәкчесе Рәисә Мөхәммәтшинадан: «Балаларны сәхнәдә татарча чыгыш ясарга ничек өйрәттегез?» - дип кызыксындым. «Башта аларга телне өйрәтергә туры килде. Аннары бүген балалар уеннары онытылып бара. Аларга үзебезнең балачактагы уеннарны өйрәтүне кирәк дип санадым», - ди Рәисә ханым.
Әлеге фестиваль турында жюридагыларның да әйтер сүзләре бар. «Мирас» ансамбле җитәкчесе, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле балетмейстеры Дәүләт Умәров: «Балаларның сәхнәдә йолаларны күрсәтеп биюләре ышандыра. Миңа бигрәк тә Сабадан килгән коллективның биюе ошады. Башкаларга сәхнәдә артистлык җитеп бетми әле. Фольклор биюен башкарганда эстрада музыкасы куллану килешеп бетми. Шуңа күрә, хореографлар башта үзләренә нинди бурыч куясын алдан уйларга тиеш».
Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин: «Миңа Түбән Шөн авылы гармунчылары уйнавы, Гүзәл Сәлахованың җырлавы, Урта Шөннән Галәветдин Гыйләҗетдиновның үзе уйнап җырлавы һәм Илнар Шәмсемөхәммәтов белән Нократ Аланыннан Габделхак Хисмәтуллин, Азат Гобәйдуллов чыгышлары ошады. Сабадан килгән Гөлназ Дәүлиева башкарган халык җыры үзенчәлекле иде. Сосновка шәһәреннән Зәлинә Хәбибуллинаның җырлавы да игътибарга лаек. Бу фестиваль моңарчы ишетелмәгән көйләр яңгыравы белән отышлы».
Казан дәүләт мәдәният университеты доценты Марсель Мөбәрәков фикеренчә, иң мөһиме - катнашучылар биредән бер-берсен күреп, күп нәрсәгә өйрәнеп кайтып китәләр. Киләчәктә лауреат исемнәрен күбрәк номинациядә бирергә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: