Шәһри Казан

Нәшир

Казанга (аэропортка) тәүге тапкыр аяк басуым 1979 елның 3 июлендә булды. Хәтта төгәл вакытын да әйтә алам: көндезге сәгать унбердә («Абитуриент көндәлеге»ндә шулай дип язып куйганмын). Иртәгесен иртән үк, башкалада яшәүче авылдашым, җиңгәм Асия ягыннан безгә туган тиешле Рәсхәт абый белән бергә, Декабристлар урамында урнашкан матбугат йортына киттем. Шул заманда...

Реклама

Казанга (аэропортка) тәүге тапкыр аяк басуым 1979 елның 3 июлендә булды. Хәтта төгәл вакытын да әйтә алам: көндезге сәгать унбердә («Абитуриент көндәлеге»ндә шулай дип язып куйганмын). Иртәгесен иртән үк, башкалада яшәүче авылдашым, җиңгәм Асия ягыннан безгә туган тиешле Рәсхәт абый белән бергә, Декабристлар урамында урнашкан матбугат йортына киттем. Шул заманда ук исемнәре халыкка билгеле булган өч каләм әһеле белән күрешү насыйп булды миңа ул көнне. Өчесе дә шагыйрь - Фәннур Сафин, Харрас Әюпов һәм Мөдәррис Вәлиев. Фәннур абый - «Ялкын»да, Харрас абый белән Мөдәррис абый «Татарстан яшьләре»ндә эшли иде ул чакта. Мөдәррис Вәлиевнең (берара Салих Маннапов тәхәллүсе белән дә матбугатта күренеп алды) әле университет дипломын яклаганчы ук ошбу газетага эшкә урнашуы һәм биредә башта хәбәрче, аннан мәктәпләр һәм югары уку йортлары бүлеге мөдире вазифаларын башкарып, өч елдан артык хезмәт куюы турында миң соңрак белдем, әлбәттә...
Безнең татар язучыларының һәм шагыйрьләренең кайсына гына кагылма, аларның күбесе йә тома ятим үскән, йә яшьли әтисез яки әнисез калган, йә ата-аналы булып та бик күп нужалар күргән, хәттин ашкан кыенлыклар кичкән. Егерме сигез яшьлек әтисе Харис абый, сугышта алган яралары ачылып, 1953 елда вафат булган вакытта Мөдәррис ике айлык сабый гына була әле. Әлки районының Яңа Камка (Мәүләшә) авылында туган бала Татар Мулласында, әнисе Фәрдия апа ягыннан бабай тиешле Мәгыйз Маннапов (күренекле шагыйрь Шамил Маннаповның әтисе) гаиләсе тәрбиясендә үсә...
Мөдәррис Вәлиев иҗатының бер канаты - шигърият (мәсәлән, «Яшьлектән хат» китабы), икенчесе - әдәби тәнкыйть («Сезгә ышанам» (1984), «Тамыр тирәнлеген яфрак тоя» (1988), «Гамәл дәфтәре» (2003) җыентыклары). Тәнкыйть дигәннән... Мин бу жанр берничә төргә бүленә дип исәплим: бар әдәби тәнкыйть, фәнни тәнкыйть, бар әдәби-фәнни (бераз гына фәлсәфи дә) һәм гади-гадәти тәнкыйть. Әдәби-фәнни дигәндә мин әллә ниткән терминнар кулланып, бөек акыл ияләреннән цитаталар китереп, шулар белән дыңгычлап тутырылган мәкалә боткасын күз алдында тотмыйм. Әсәргә акыллы анализ ясау, иҗатка дөрес бәя бирү, каләм әһеленең күңел дөньясын тасвирлау - болар барысы да һәр укучыга да аңлаешлы, оста, үтемле, шул ук вакытта гади, матур әдәби тел белән хикәя шикелле укылырлык итеп язылырга тиеш. Әдәби-фәнни-фәлсәфи... Миңа нәкъ менә шундый тәнкыйть язмалары ошый. Мөдәррис Вәлиев шушы өслүптә язучы. Бу сыйфат бәлки аның шагыйрьлегеннән киләдер?! Шулайдыр. Бу хакта, ассызыклап, үз вакытында Башкортстанның халык шагыйре Наҗар ага Нәҗми дә әйткән иде: «Шагыйрьлекне тумыштан, диләр, әмма Салих Маннапов шикелле тәнкыйтьчеләр дә тумыштандыр, чөнки аның һәр язмасында шигърият барлыгын тоймау мөмкин түгел» (1988). Үзе дә күп кенә әтрафлы тәнкыйди язмалар авторы булган икенче бер могтәбәр каләмдәшебез Фәрваз Миңнуллинның «Салих Маннаповның күпчелек мәкаләләре әдәби әсәр кебек укыла» дип язуы алда әйткәнемә бер дәлил булып тора...
Заманында, әле Салих Маннапов булып үскән, иҗат итә башлаган чагында, Мөдәррис Вәлиевнең тәүге шигырьләренә фатиха биргән кешеләрнең берсе Равил Фәйзуллин булды дип беләм. 1969 елның 30 октябрендә «Татарстан яшьләре»ндә могтәбәр шагыйребезнең «Таныш булыгыз: Салих Маннапов» дигән язмасы басыла. Ошбу урында әлеге мәкаләдән бер өзек китерүне мәслихәт күрәм: «Инде менә өч-дүрт ел буе аның матур гына шигырьләре район һәм республика балалар газетасы битләрендә басылып килә. Шигырьләрен игътибар белән күзәтеп, җентекләп укып барам. Миңа калса, яшьли ятим калып та, мәрхәмәтле, игелекле кешеләр куенында үксезлек күрмичә, тулы хокуклы гражданин булып чыныгып үсеп килүче, тырыш укучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Салихның күңел түрендә шигъри талант чаткылары, кешеләргә әйтер сүзе, табигать күренешләренә, кешеләрнең яшәешләренә, гомумән, дөнья хәлләренә карата үзгә бер поэтик карашы бар...»
Университетта укыган чагында ук җитәкчелек итү тәмен татыган Мөдәррис Вәлиев (ул яшь иҗатчыларның атаклы «Әллүки» әдәби түгәрәген әйдәкли) мин белә-белгәннән бирле гел җаваплы урында эшли. Шул кәнәфиле урыннары арасында аерым игътибарга лаегы - китапчы-нәшир булуыдыр (ул бик озак еллар буе Татарстан китап нәшриятында - баш мөхәррир, аннары «Мәгариф» милли китап нәшрияты директоры вазифаларын башкарды). «Мөгаен, нәширлек - шулай ук иҗат эшедер һәм аны һәркем табигать биргән сәләтенә карап башкарадыр», - ди ул бу һөнәр турында бер язмасында...
Инде тәүге очрашу-күрешү көненә кабат әйләнеп кайтыйк: «- Безгә Мөдәррис Вәлиев кирәк иде. Ул эш бүлмәсендә юк икән.
- Әле генә монда иде, хәзер булыр ул, - дип, Харрас абый Әюпов үз бүлмәсенә алып керде. Бераздан кемдер Мөдәррис абыйның үз бүлмәсендә икәнлеген әйтте. Кердек. Күрештек. Җайлы гына сөйләшеп киттек. Мөдәррис абый минем кая укырга керүем белән кызыксынды...»
Менә шул көннән алып, без аның белән үзара дустанә мөнәсәбәттә. Ул миңа байтак игелек кылган кеше: балаларга багышланган берничә китабымны (әйтик, «Кояшны кочкан малай», «Борчак шыттырам» (берьюлы өч китап), «Җил көймәсе») дөньяга чыгаруда булышты, «Кояшны кочкан малай» китабым өчен 2007 елда миңа М.Җәлил исемендәге премия бирелүдә дә аның өлеше чиксез зур булды. Рәхмәт аңа!
Шушы көннәрдә шагыйрь һәм әдәби тәнкыйтьче, журналист һәм мөхәррир, галим һәм нәшир Мөдәррис Вәлиевкә алтмыш яшь тула. Мин каләмдәшемә яңадан-яңа иҗади уңыш-казанышлар, иминлек, гаилә бәхете һәм шатлык-куанычлар юлдаш булуын телим.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: