Шәһри Казан

Нәсих ТАҖИ (Шигърият)

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист, язучы Нәсих Таҗиев иҗаты укучыларга күптән таныш. Әдәбиятның төрле жанрларында иҗат ителгән әсәрләре тупланган «Баскыч һәм элмәк», «Соңгы фронтовик», «Кояшлы гөл» кебек китапларының яратып укылуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Бөтен шагыйрьләрнең дә теше үтмәгән мәсәл жанрына алынуы исә җәмгыятебездәге кимчелекләргә битараф кала...

Чишмә һәм Караташ
Суларының сафлыгы белән,
Җырларга тиң агышы белән
Тау Чишмәсе күптән дан алды,
Халык телләрендә макталды.
Арган юлчы шунда тукталды,
Кемнәр генә анда булмады:
- Изге Чишмә! - диеп зурлады.
Ә Караташ моңа түзмәде -
Үч алырга бер җай эзләде.
Чиста суын болгатыймчы, дип,
Шулай данын югалтыймчы, дип,
Тәгәрәп төште текә таудан...
Агымсуны бугач,
Чишмә тулган...
Искитәрлек ташкын булган.
Караташны бөтереп алган,
Дәрьяларга илтеп салган...
.............................
Халкым иркен кем бумакчы?
Аны ачы язмыш көтәр:
Халык үче - төпсез дәрья,
Белеп тор: урын җитәр.

Утын белән Күмер
Кышкы кичтә
Олы мичкә
Кочак-кочак утын якканнар.
Ипи пешерергә, диеп,
Камырын да басканнар.

Имән утын,
Коры утын
Мич тутырып дөрләп яна,
Учак төбенә янган утын
Күмер булып өелә бара.
Мичкә яңа тыккан утын
Ялкынында мичне ялмый.
Күмер өемен күрә дә
Түзә алмый:
- Жәллим сине.
Мин барында,
Мин янганда
Син дә утлы - кызган күмер.
Сүнәрмен дә көлем калыр,
Сине күмәр, мескен күмер.
Мич тутырып дөрләмисең,
Утсыз бит, син,
Беркемгә дә кирәкмисең...
- Ялгышасың, - дигән күмер
Өем булып янган җирдән. -
Ялкының күп -
Ансын күрәм.
Янарсың да сүнәрсең син,
Мич төбенә күмер төшәр.
Утлы күмер булса гына
Мичләр кызар
Ипи пешәр.
..............................
Кешеләрнең төрлесе бар:
Утлы ялкын бер ишесе -
Кабына да бик тиз сүнә.
Кемдер утлы күмер сыман
Гомер буе җылы сибә.

Читек белән Калып
Арча ягында бик оста читекче булган,
Бизәген дә, җөйләрен дә ул каеп куйган;
Шуңадыр да
Читекләргә ихтыяҗ зур булган.
Казан дигән каладан бер биюче килгән:
- Читек тегеп бирче, - дигән. -
Затлы булсын,
Биегәндә Читек үзе биеп торсын!
Бер көн теккән,
Атна теккән,
Ай да үткән -
Калыптан көлеп торган нәфис Читек төшкән.
Биючегә калыбын да җөпләп биргән:
- Сырлар кунмас, калыбында торса, - дигән.
Очып-очып күп сәхнәдә биегән Читек,
Берчак шулай алкышлардан борынын чөеп,
Калыбын кими башлаган,
Аны ташлаган.
- Минем түрем - сәхнә. Синеке - киштә,
Үз урынын белсен һәркем куйган төштә...
Калыпка тибеп,
Сәхнәгә чыгып киткән Читек.
Типкән чакта әллә инде Кадакка тиеп,
Әллә кирәгеннән артык сикергән биек,
Читекнең табаны җөеннән аерылган,
Эт авызына охшаш ачылган, каерылган.
Калып әйткән ди тыйнак кына:
- Зур үссәң дә
Кайсы калыптан төшкәнеңне онытма.
..............................
Заманалар, һай, үзгәрде,
Әллә нишләде -
Үскән бишеген, чыккан ишеген
Онытканнар ишәйде.

Гайбәтче кәҗә
Кара Айгырны юдылар, чистарттылар,
Шунда бераз койрыгын да кыскарттылар.
Моны аттан күп көнләгән,
Гайбәт эзләп бик йөдәгән
Урам авыз Кәҗә күрде,
Һәр йорт саен кычкырьш йөрде:
- Карагыз,
Карагыз атны!
Бүгеннән соң ул мактарлыкмы?
Менә сиңа мә-ә-ә,
Койрыгын кистергән бит ә-ә!..
Тик хайваннар моны ишетеп,
Берне биш итеп
Сөйләүчедән генә көләләр,
Чөнки Кәҗәнең үз койрыгы
Кыскалыгын күптән беләләр.
..........................
Бу мәсәлнең мәгънәсен, шәт,
Язмый торсам әйбәт булыр:
Чебенне фил итүчегә
Чәйнәрлек гайбәт булыр.

Кендексез Арба
Сүзем асылын аңлау өчен
Шушы мәсәлне тында:
Якыныңа яман сүз атканчы,
Кем белән каласын уйла.
.............................
- Ычкын миннән! - дигән Арба кендеккә. -
Синсез дә шәп элдерәм;
Күчәр белән гомер бергә көн күрдек,
Артык тимертаяк син безгә, Кендек.
Шулай дигән мәлдә
Арба чокырга туры килгән
Һәм бик нык сикергән.
Кендек чыккан да очкан янга.
Күчәр тәртәдә киткән,
Арба берүзе калган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: