Шәһри Казан

Ну, бу татарны!

Үзенең исемен мәңгеләштерү өчен ниләр генә эшләмәгән дә, ниләр генә кылмаган бу татарыбыз! Мисаллармы? Рәхим итегез... Шахматны Һиндстанда уйлап тапканнар, дип башны катырдылар заманында. Пүчтәк! Борынгы дәүләтебезнең иң атаклы патшасы Фирзә атлы булган, ди кайбер чыганаклар. Халыкара «ферзь» сүзе, шулай үзгәртелеп, менә шуңардан килеп чыккан да инде. Җырчы-композитор Фирзәр Мортазин...

Реклама

Үзенең исемен мәңгеләштерү өчен ниләр генә эшләмәгән дә, ниләр генә кылмаган бу татарыбыз! Мисаллармы? Рәхим итегез...
Шахматны Һиндстанда уйлап тапканнар, дип башны катырдылар заманында. Пүчтәк! Борынгы дәүләтебезнең иң атаклы патшасы Фирзә атлы булган, ди кайбер чыганаклар. Халыкара «ферзь» сүзе, шулай үзгәртелеп, менә шуңардан килеп чыккан да инде. Җырчы-композитор Фирзәр Мортазин үз исеменең килеп чыгышын белсә, концертларында әнә шул хакта сөйләп, тамашачыларын таң калдырыр иде, әлбәттә.
Шахмат, дигәннән, түбәнгәрәк баскычтагы «пешка» сүзенә дә тукталмый мөмкин түгел. Татарда элегрәк «пишкадәм» дигән сүз бик популяр булган. Нәмәгълүм: түбәнрәк сыйныф шәкертләрен әнә шулай дип атап йөрткәннәр. Ә инде пешканың бер мәлне ферзьгә кадәр барып җитү мөмкинлеген күпләр чамалыйдыр...
Якташым, күренекле галим Әбрар ага Кәримуллин: төрки-татар кавемнәр бик борынгы бозлык чорында ук Камчаткадан Америка кыйтгасына күченеп утырганнар, индеец-аборигеннарның бүгенге сөйләм теле әнә шуны раслый, дип, фәнни бер куәт белән дәртләнеп, ачышлар ясаган иде, фаразан.
Бу җәһәттән, җәмәгать, мин үзем дә бер деталь өсти алам. Әнә, АКШта Оклахома дигән штат бар. Җавабы бик гади: кайчандыр бу төбәктә нәкъ менә Әкълимә ханым дигән патшабикә идарә иткән. Ауропаның усал баскыннары аннары, аны үзләренең тел-лөгать ягына аударып, Оклахома дип атый башлаганнар.
Ә инде «Камчатка» сүзенең камчат бүрек дигәннән алынуын сөйләп тору кирәкме икән?! Бу тирәләрне урыйсыз икән, «Татар бугазы» дигән исемгә тукталмый ярамас. Уйланганыгыз бармы: ни өчен Япун, Кытай яисә Башкорт бугазы түгел? Шул-шул! Нәкъ менә безнең борынгы бабаларыбыз шушы киңлекнең океан вә диңгезләрен аркылыга-буйга кичеп йөргәннәр.
Бервакыт, совет чорында, миңа шагыйрь Разил Вәлиев шылтырата: «Мин Кабулда. Мине әйбәт кабул иттеләр», - ди.
Бактың исә, СССРның Әфганстандагы вәкаләтле илчесе Фикрәт Табиев хозурына килеп төшкән икән бу. Кабул сүзенең каян килеп чыгышы турында бәхәсләшеп тә торасы юк.
Бервакытны минем күз алдымда ике язучы тарткалаша. Кемнәр дисәгез, Мәхмүт Хәсәнов белән Альберт Хәсәнов. Берсе - Яшел Үзәннән, икенчесе - Лениногорск якларыннан. Сөйләшә торгач, Холхин-Гол сугышына барып төртелгән болар. «Монголиядәге Хәсән күле минеке!», «Юк, минеке!» - дип тәмам бәхәсләшә-чәкәләшә болар, менәтерә...
Инде тагын Һиндстанга кайтып егылыйк. Анда Әхмәтбаден дигән бер шәһәр бар. Бу исем минем хөрмәткә кушылган, дип, әй өзгәләнә иде шагыйребез Әхмәт Гадел. Язучы Хәйдәр Гайнетдиннең дә Хәйдарабад шәһәренә чат ябышып яткан чаклары истә әле. Франциядәге Марсель шәһәренең исеме минем хөрмәткә кушылган, дип тел кашырга ярата әдип Марсель Галиев.
Шәхсән, мин үзем дә: «Мияссәрович», - дип эндәшсәләр, әтинең исеме Мисыр сүзеннән түгелме икән, дип гел уйлана калам.
Тарихи шәхесләрдән адмирал Нахимовның - Нәгыйм улы, Суворовның Сувар улы булу да мәгълүм ич, кардәшләрем. Альп (Алып!) тауларын кичкәндә Суворов үзенең солдатларына: «Бу - безнең соңгы шанс» (ышаныч!) дип әйтүе дә тарих битләрендә теркәлеп калган.
Әйтсәм әйтим: ну, бу татарны!..
Яңа исемнәр, атамаларны шәрехләүдә эшне туктатмасак иде, кардәшләр. Бу бит мөхтәрәм галимнәребез өчен дә зур шанс, ягъни зур ышаныч!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: