Шәһри Казан

Нурбәк Батулла: “Тамашачының күбесе әлеге спектакльне кабул итмәвенә дә әзербез”

20 сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының кече залында "Әлиф" хореографик спектакле күрсәтеләчәк. Шушы уңайдан "Татар-информ" агентлыгында матбугат очрашуы булды.

- Спектакльне кую идеясы Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнә башлагач барлыкка килде. Шигырьләрен укый башлагач, күп сүзләрнең минем өчен ят булуын аңладым, чөнки ул бөтенләй икенче әдәби, без белмәгән телдә язган. Шуннан соң Милли китапханәгә мөрәҗәгать иттем. Һәм миңа шагыйрь исән чагында, аның вафатыннан соң басылган басмаларның күчермәләрен бирделәр. Алар, әлбәттә, гарәп графикасында иде. Андагы сүзләрнең бик азын гына укый алдым. Миңа уңайсыз булды. Шуңа күрә бу теманы тирәнрәк өйрәнергә булдым. 1927 елда татар халкы мәдәниятендә үзгәрешләр барлыкка килә. Гарәп каллиграфиясенә нигезләнгән татар алфавиты латинга күчерелә. 1939 елда кириллицага күчү сәбәпле, җиде хәреф кыскартыла. Шунлыктан, тел үзенең тирәнлеген, аһәңлеген югалткан. Әлеге югалтулар нәтиҗәсендә, күп кенә алдан иҗат иткән шагыйрьләрнең әсәрләре үз ритмы, формасы, рифмасы, стиле, ә иң мөһиме беренчел мәгънә төсмереннән ваз кичә. X гасырдан барлыкка килгән халык идеологиясе юкка чыккан дигәнне аңлата, - дип сөйләде спектальнең режиссеры Туфан Имаметдинов.

Шуннан соң ул үзенең идеяларын Нурбәк Батуллага җиткерә. Нурбәк исә теләп ризалаша, ләкин үз-үзен читтән карый алмаганлыктан, хореограф булудан баш тарта. Шулай итеп, егетләргә хореограф Марсель Нуриев һәм композитор Эльмир Низамов кушыла. Аларның идеяларын, планнарын тормышка ашырырга "Иҗади мохит" мәдәни инициативалар фонды алына. Аның җитәкчесе Вилнур Әскәров әйтүенчә, фонд күптән түгел генә оешкан. Әлеге проект та - фондның беренче "коймагы".

- Фондның максаты - мәдәни инициативаларны күтәреп алып, алга чыгару. Безнең театраль, поэзия, кинопроектларыбыз бар. Моннан тыш, хәйриячелек белән дә шөгыльләнергә планлаштырабыз. "Әлиф" проекты - чыннан да безнең беренче эшебез. Татар телендә күтәрелгән зур проблеманы башкаларга күрсәтү теләге туды, - ди Вилнур.

Композитор Эльмир Низамов өчен дә әлеге әсәр яңалык булып кабул ителгән.

- Һәр спектакль, һәр тәҗрибә минем өчен үсеш. Туфанның идеясен ишеткәч, монда гади генә музыка язып булмаячагын аңладым. Әлеге идеяны миңа музыка белән тутырырга кирәк иде. Спектакльнең ноталары юк, чөнки монда бик күп нәрсә импровизациягә корылган. Биредә өч җырчы һәм ике инструменталь музыкант катнашачак. Мин аларга "И, туган тел" шигыренә нигезләнгән әзер модель гына бирәм, шуның эчендә алар үзләре импровизация ясыйлар. Бу минем үзем өчем дә яңалык, шуңа күрә әлеге эшкә бик кызыксынып алындым. Монда музыкага бию кую дип әйтү дөрес булмас. Киресенчә, музыка биюгә ярдәм итә. Җырчылар Нурбәкнең биюенә карап музыка тудыралар, - ди Эльмир Низамов.

Реклама

Спектакль журналистлар арасында кызыксыну уятты, тик әсәр, аның идеясы гади тамашачыга аңлау, кабул итү өчен җиңел булмас шикелле. Иҗат җимешләренең тамашачы күңелендә нинди тәэсир калдырачагы турында спектакльнең биючесе, актеры Нурбәк Батулла менә нәрсә диде:

- Спектакль 500 кешегә кызык булса, шуның кадәрле үк тамашачыга кызык булмаска мөмкин. Кемдер аны бик яхшы, кемдер коточкыч, начар дип әйтер. Милләтне бетерә торган спектакль, дип әйтүчеләр дә булыр. Шуңа күрә соңгы вакытта проект миңа нәрсәсе белән кызык, дигән сорауга җавап эзлим. Ни хикмәт, беренче сыйныфны мин рус мәктәбендә укыдым. Анда татар, рус һәм гарәп телләре керә иде. Беренче сыйныфтан соң татар мәктәбенә күчтем. Анда инде гарәп теле юк иде. Ләкин шул вакытта ук күңелдә гарәп хәрефләренә мәхәббәт уянды. Аларны ясау күңел тынычлыгы бирә иде. Шуңа күрә әлеге спектакль миңа яңадан гарәп хәрефләрен өйрәнеп, Тукайның иҗатын оригиналда, иске имля белән укыр өчен сәбәп булды. Моннан тыш, Марсель белән эшләү кызыксыну уятты. Ул бик заманча карашлы хореограф. Хореография дөньясында да үзгәрешләр бара. Аны белмибез генә икән. Шуңа күрә без барыбыз да дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарга омтылабыз. Без тамашачының күбесе әлеге спектакльне кабул итмәвенә дә, аңламавына да әзербез. Үзебез аңлап, махсус шундый яңалык эзлибез. Европада булган бөтен заман тенденцияләрен үзебезгә сеңдереп, шуңа иске имляны, хисләребезне тамызып, шуларны эшкәртеп, Тукайга, югалып бара торган аһәңгә карата яңа бер пластика тудырырга хыялланабыз.

Нурбәк Батулла:

- Кем өчендер бу спектакль татар телен өйрәнүгә этәргеч булыр. Кемдәдер, киресенчә, каршылыклы фикерләр тудырыр. Тамашачы бик төрле. Аның фикерен алдан әйтеп булмый. Шуңа күрә бу очракта мин үземнән генә фикер йөртә алам. Минем өчен, әлбәттә, гарәп хәрефләрен искә төшереп, белмәгәннәрен өйрәнеп, Тукайны оригиналда уку теләгән уятыр өчен кечкенә генә булса да этәргеч булды. Ә гомумән, ихластан әйткәндә, файда гына эзләргә дә ярамый, чөнки, миңа калса, без тел мәсьәләсенә чиктән тыш игътибар бирәбез. Мин бу турыда бик күптәннән уйлап йөрим. Әлеге проблеманы чишәр өчен безгә, киресенчә, иркенәергә кирәк. Башка милләтләр һаман "телне ничек саклап калырга икән" дип уйлап утырмый бит. Алар иркен иҗат итәләр. Дөньякүләм эзләнүләр алып баралар. Эзлиләр, ялгышалар, тагын эзлиләр, тупикка килеп керәләр. Монысы да файда, чөнки алар арттан килүчеләрне "болай эшләмәгез" дип кисәтә. Дүрт хәрәкәттән торган биюгә тотынганбыз да, шуны җибәрергә куркабыз. Һәм без бик киеренке халәттә. Вазгыятьнең киеренкелеген сизәсезме? Фейсбукка керсәң, кая да булса барсаң, бөтен кешенең кашы җыерылган. Елмайыйк! Иркенәйк, тирән итеп сулыш алыйк, биик, ялгышыйк! Бу иркенлек ниндибер бер корбан таләп итә. Бәлки, без ялгышырбыз да, ләкин бу да файда гына булчак.

Фотолар: tatar-inform.ru

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: