Шәһри Казан

Оекбаштан картина

Малайзияның яшь рәссамы Хон Йи (Hong Yi), кулына ни тотса - шуны файдаланып, рәсем ясарга ярата, әмма кыл- каләменең монда бер катнашы да юк. Аның сәнгать әсәрләре күпчелек рәссамнар өчен гайре табигый саналган материаллардан эшләнә. Алар арасында хәтта каһвә чынаягындагы таплар да булырга мөмкин (әлеге ысул белән рәссам Тайвань музыканты...

Реклама

Малайзияның яшь рәссамы Хон Йи (Hong Yi), кулына ни тотса - шуны файдаланып, рәсем ясарга ярата, әмма кыл- каләменең монда бер катнашы да юк. Аның сәнгать әсәрләре күпчелек рәссамнар өчен гайре табигый саналган материаллардан эшләнә. Алар арасында хәтта каһвә чынаягындагы таплар да булырга мөмкин (әлеге ысул белән рәссам Тайвань музыканты Джей Чоуның портретын ясый). Оекбаштан картина ясау идеясе Хон Йиның башына Шанхай шәһәрендә йөргәндә килә. Чөнки әлеге шәһәрнең иске районнарында әле һаман да керләрне йортлар арасындагы бамбук таякларына элеп киптерәләр. Башта материал буларак ирләр күлмәгенә тукталган булса да, бик кыйммәткә төшү сәбәпле, 750 пар оекбаш белән чикләнергә туры килә аңа. Әлеге материалдан яшь рәссам мәшһүр Кытай режиссёры Чжан Имоу портретын эшли.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: