Шәһри Казан

«Оҗмахның нинди икәнен күрдем»

Көтеп алган җәйге яллар ел буена җитәрлек тәэсирләр калдырып үтеп китүгә, без, таныш-белешләр белән очрашкач, сүзне: «Кайларда ял иттең? Ниләр эшләдең?» - дип башлыйбыз. Татарстанның халык рәссамы Рушан Шәмсетдинов кебек ике көймәнең койрыгын бергә тотучылар исә, булса да, бик сирәк булгандыр. Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТЮРКСОЙ) чакыруы буенча Төркия Республикасының...

Әлеге чарада Татарстан рәссамнары гел катнашып килә. Әйтик, узган ел бу бәхет Мәхмүт Ваһаповка, аннан алдагы елда Фәридә Хасьяновага, Григорий Эйдиновка һ.б. елмайган иде.
- Рушан әфәнде, быелгы пленэрның үзенчәлеге нәрсәдә иде?
- Быел аның юбилей елы - пленэр 15нче тапкыр узды. Әлеге иҗат лабораториясендә Казахстан, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Молдова, Төрекмәнстан, Украина (беренче тапкыр Кырым Автономияле Республикасыннан), Хакассия, Әфганстан, Босния һәм Герцеговина, Косово республикаларыннан, Македониядән, Төркиянең үзеннән һәм без - җәмгысы 14 дәүләттән 20 рәссам катнашты. Алдан әйтелгән шарт буенча, оештыру комитеты рәссамны кирәк булган һәртөрле эш кораллары, буяулар, ашау-эчү, тору урыны, ил эчендә транспорт белән тәэмин итә. Анда узган 15 көн дәвамында башкарылган иҗади эшләр ТЮРКСОЙның сәнгать тупланмасында кала.
- Иҗат итү һәм яшәү шартлары ничегрәк булды?
- Сәнгатьне бик аңлый торган шәхес, химаяче Шаһин Әхмәт исемле миллиардерның шәхси паркында иҗат иттек. Хатыны рәссам, хуҗабыз үзе борынгы әйберләрне җыючы бик кызыклы коллекционер булып чыкты. Әхмәт бәй һөнәре буенча очучы булгач, парк территориясендә самолеты торуга да гаҗәпләнмәдек. Оҗмах бакчасы шушындый була, дисәләр, карусыз ризалашыр идем. Чөнки нәкъ оҗмахка эләккәндәй сиздем үземне. Ул бакчада тәвә кошлары, альбинослар, лама, маймыл, тау кәҗәләре кебек хайваннарны да очратасың. Күлендә аккошлар йөзеп йөри. Шунда ук фламинголар, әллә нинди күз күрмәгән попугайлар дисеңме... Өстәвенә, нинди генә агачлар үсми! Паркның бер почмагы - япон, икенче бер почмагы кытай бакчасын хәтерләтә. Шуның өстенә, Шаһинның паркы флора һәм фауна төрлелеге белән генә түгел, ә тарихи һәйкәлләре һәм этнографик юнәлештәге башка «экспонатлары» белән дә үзенчәлекле. Кыскасы, гаҗәеп дәрәҗәдә уйланылып, югары зәвык белән эшләнгән. Чиста канлы юртак-чабышкылары да карап тормалы матурлар. Догапарк дип аталган шушындый матур территориядә бөтенебез чәчелеп иҗат иттек. Яшәү 5 чакрым читтәрәк иде. Мин үзем верандада эшләдем.
- Шулай итеп, сез ничә эш башкарырга өлгердегез? Үзара дуслашып, аралашып эшләдегезме? Ниндидер көндәшлек дигән әйбер булдымы?
- Һәркем хәленнән килгәнчә эшләде. Көндәшлекне сизмәдем. Бер эш калдыручылар да булды. Мин үзем 7 эш башкардым. Башкортстаннан акварель остасы Ләйсән Рәхмәтуллина да шуның кадәр үк эш калдырды. 12шәрне эшләүче дә булды. Мин исә үзәктә барс, Сөембикә манарасы торган «Татарстан», Алтын Урда чорына караган «Мәнгу Тимер хан», «Олуг Мөхәммәт хан», «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дигән шәмаил, «Айя Суфия» мәчете һ.б. эшләр башкардым. Рәссамнар өчен менә шул рәвешле аралашу, үзеңне күрсәтү, башкаларны карау, ягъни бер-береңнең иҗат лабораториясен күрү бик мөһим. Кемдер реализм, кемдер экспрессионизм йә булмаса сюрреализм, абстракционизм стилендә иҗат итә. Шәрык илләреннән килүчеләр реализмга тартылса, көнбатыштагыларның абстракциягә өстенлек бирүе сизелә. Һәммәсе үзенчә кызык. Шәрык миниатюрасы стилендә иҗат итүче үзбәк рәссамы Нуретдин Мөхетдиновны яки Төркиянең үзеннән портрет остасы Селҗүк Акболытны аласыңмы (ул Абуллаһ Гюл портретын эшләде) - барысы да гаҗәеп осталар. Аюдагны эшләгән кырым татары Рөстәм Әминов белән дуслашып киттек. Ләйсән Рәхмәтуллина белән гомумән татар телендә аралашып йөрдек. Үзенчәлекле дустанә мохит барлыкка килде. Әле булса интернет аша хәбәрләшәбез, бер-беребезгә яңа эшләребезне күрсәтәбез. Яныбыздан журналистлар, телерепортерлар өзелеп тормады. Интервьюлар алдылар, пленэр барышын телевидениедән гел күрсәтеп тордылар.
- Рушан әфәнде, вакытыгыз гел эшләп кенә узмагандыр, мәдәни программада нинди чаралар каралган иде?
- Истә калырлык әйберләр шактый булды. Истанбул белән таныштык, Босфор буйлап 2 сәгать буе хозурланып йөрдек. Бөтен эшләре дә оригиналлардан гына торган «Рембрант һәм аның эпохасы» дигән гаҗәеп күргәзмәдә булдык, опера тыңладык. Солтан резиденциясен, Топ Капыны карадык. Иң кызыгы шунда - анда төрле илләрнең павильоннарын булдырганнар. Татарстан павильонындагы бердәнбер сурәт әлегә минем «Ислам динен кабул итү» дигән эш булып чыкты. Үземнең эшне анда күрермен дип һич кенә дә көтмәгән идем. Шунда ук Чаллы рәссамы Рабис Сәлаховны очратуым да көтелмәгән күңелле очрашуларның берсе булды. Ул шунда әлеге павильонны бизәү эшләре белән шөгыльләнә иде. Икебез дә сабый бала кебек куандык.
- ТЮРКСОЙда катнашкан рәссамнарның күмәк күргәзмәсе нинди шартларда үтте?
- Китәргә ике көн кала, күргәзмәгә, дип, һәр рәссамнан икешәр эш сайлап алдылар. Бәхетемә күрә, минем эшләрнең җидесе дә күрсәтелде. Өч катлы галереяның бер катында куелды безнең эшләр. Ачылышта Төркия Президенты Абуллаһ Гюл, мәдәният министры Бешир Аталай, шәһәр башлыклары катнашу (рәсемдә) әлеге чараның дәрәҗәсен билгеләүче фал иде. Дәрәҗәле кунаклар, күргәзмәне караганда, һәр рәссамның эше янында аның белән кул биреп күрешеп, озаклап сөйләшеп тордылар. Һәр детальне җентекләп карап, тарих белән кызыксынып, сораулар бирделәр. Менә шундый үз итеп сөйләшү, аралашу булды. Минем ханнарны карагач, кемдер: «Сездә ханнар бармы соң?» - дип сорап та куйды әле. Бар, мин әйтәм, Миңнеханов. Шаяруны да аңлыйлар үзләре. Көлешеп алдылар. Мин чыннан да рәссамның иҗат тормышында олы вакыйга итеп сөйләрлек шундый олы чарада катнашуым белән бәхетле идем.
- Миңнеханов дигәннән, инде Төркияне калдырып торып, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның үзегез яшәгән тарихи йорт - Казанның «Апанай» мәчете белән янәшә торучы тарихи һәйкәл - Исәнбаевлар йортына килүе хакында да әйтеп үтсәгез икән? Нәкъ менә аның килүеннән соң, йортыгыз тышкы яктан танымаслык булып үзгәрде бит.
- Чыннан да, бу йорт тарихи һәйкәл. Аны 1929 елда минем Гайнетдин бабай Исәнбаевлардан сатып алган була. Бу йортта шул чорның, дәвернең рухы әле булса тулысынча саклана. Бар да элеккечә: XIX гасырның уртасы-XX гасыр башына караган җиһазлар, күпсанлы фотосурәтләр бабамнар рухын бүгенге көннәр белән тоташтыра. Президентның килүе быелгы 2012 елның Тарихи-мәдәни мирас елы булу белән бәйле иде. Ул килгәч, ихатада бик күңелле итеп коймак белән чәй эчтек. «Рәссам яшәгән йорт матур булырга тиеш, чөнки алар кешеләргә матурлык җиткерүчеләр», - диде ул. Төзекләндерү эшләрен Урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән башкарып чыктылар. Йортның тышкы кыяфәте танымаслык булып үзгәрде, матурланды. Ул нәкъ менә «үз чорына кайтты». Бабаларыбыз рухы да сөенәдер моңа.
PS. 9 октябрь көнне Әнкараның сәнгать сараенда ТЮРКСОЙда катнашучы рәссамнарның юбилей күргәзмәсе ачылды. Анда Р.Шәмсетдиновның җиде эше дә күрсәтелә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: