Шәһри Казан

Омскида Казан галимнәре

Ноябрьдә Омскида эшлекле сәфәр белән татар галимнәре булып китте. Казан кунакларының төп максатлары Василий (Вильгельм Фридрих) Радловның 140 елдан соң - 2012 елда Татарстан китап нәшриятендә кабат басылып чыккан «Көньяк Себердә һәм Жунгар далаларында яшәүче төрки кавемнәрнең сөйләме» дигән китабын тәкъдир итү иде.

Реклама

Берникадәр тарих
Казан галимнәре белән очрашуны Омскиның татар милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды. Бу вакыйганың кыска гына тарихы да бар. Мөхтәрият каршында эшләүче «Умырзая» коллективы быел апрель аенда концерт белән Казанда булган иде. Концерттан соң, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, төрки телләр белгече, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит әфәнде Йосыпов сәхнәгә күтәрелеп, Россия тюркология мәктәбенә нигез салучы галим, төрки халыкларны һәм көнчыгышны өйрәнүче, этнограф, археолог һәм укытучы Василий (Вильгельм) Радловның китабы кабат басылып чыгуы турында сөйләп, бер нөсхәсен бүләк иткән иде.
Шул вакытта Омскиның татар милли-мәдәни мөхтәрияте вәкилләре Фәрит әфәнде Йосыповтан Радловның Себер татарлары фольклоры буенча эшләнгән бу хезмәтен Себердә яшәүче татарларга да җиткерүен сорадылар.
* * *
Ярты елдан артык вакыт узганнан соң, әлеге китапны Омск төбәге татарларына тәкъдим итү мөмкинлеге туды. Омскига Фәрит әфәнде Йосыпов, КФУның филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлеге мөдире, профессор Флера Сәйфуллина, шул ук университетның татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров шул максатны гамәлгә ашыру өчен килде.
Омск дәүләт университетында очрашу
Беренче очрашу Омск дәүләт университетының этнография һәм музей белеме кафедрасында узды. Очрашуда төрки халыкларның, шул исәптән Себер татарларының тарихын, генеологиясен, мәдәниятен өйрәнүче Омск галимнәре - Русия фәннәр академиясенең Себер бүлеге археология һәм этнография институты кафедрасының галим-сәркатибе, тарих фәннәре кандидаты Светлана Корусенко, шул ук уку йортының археология һәм этнография бүлекчәсе мөдире, тарих фәннәре кандидаты Александр Селезнев һәм башка белгечләр булды.
Себер галимнәре Радлов китабын көтеп алды
Омскиның «Татар дөньясы» газетасы мөхәррире Гөлсинә Әхмәрова, Казан галимнәрен без көтеп алдык, дип белдерде. «Археология һәм этнография институты кафедрасында Себер татарлары буенча эшләүче галимнәргә Казан галимнәренең Радлов китабын тәкъдир итәргә килүләре хакында әйткәч, алар шунда ук, китапны алып киләләрме, аны алу мөмкинлеге булачакмы, дип зур кызыксыну белдерделәр. Инде кунаклар белән кафедрага килгәч, китапны кулларына алып, игътибар белән, берничә минут беркем белән дә сөйләшмичә, фәкать китап белән генә танышулары Радлов җыентыгының алар өчен кирәкле икәнлеге дә, китапның әһәмияте дә аңлашылды», - ди Гөлсинә ханым.
Тара шәһәренә сәяхәт
Шул ук көнне кунаклар өлкә үзәгеннән 300 чакрым ераклыктагы Тара шәһәренә юл тоттылар. «Татар дөньясы» газетасы мөхәррире Гөлсинә Әхмәрова: «Радловның китабын ачып, анда китерелгән экспедиция картасын карагач, Тарага баруны планлаштырып ялгышмаганыбызны аңладым, чөнки Радлов юллары шул яклардан да үткән икән. Китабында, Тарлык ягы, дип, аерым бүлек тә бирелгән. Фәрит Йосыповичның чыганакларга таянып ясалган, тәфсилле чыгышыннан соң, Тара юлыннан кайтканда, ике көпчәкле арбага утырып, авылдан авылга фольклор җыеп йөрүче Радловны, аның хатыны Паулинаны очраткан кебек булдым», - диде.
Казаннан килгән галимә Флера Сәйфуллина Тарада булган очрашу турында дулкынланып сөйләде: «Ерак булуына карамастан, шул ук көнне Тара шәһәренә - атаклы сәүдәгәрләре, китапханәсе, татар җанлы, татар рухлы кешеләре, татар мәктәбе булган милли үзәктә булу мөмкинлеге тугач, бик шатланып, рухланып бардык. Татарлар монда безне туганнары кебек каршы алдылар. «Тара шәһәрендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашу «Дуслык йорты»нда узды. Радловның тормыш юлы күпләрне тетрәндерде, ирексездән күз яшьләрен сөртеп утыручылар да булды. Бер яктан караганда, фәнни китап бит, ә халык үзенең киләчәге турында уйлый, тарихы белән кызыксына. «Нишләп бик аз санда алып килгәнсез бу китапны, безнең өебездә Коръән китабы бар, аның янында торырга тиешле китап бит бу», - диделәр очрашуга килгән татарларыбыз».
Омскида халык белән очрашу
Омскидагы очрашу «Кызыл Гвардия» мәдәният сараенда узды. Концертлар үтә торган залны тутырып килгән халык тын да алмыйча Фәрит Йосыповның чыгышын тыңлады. Радлов, үзе булган татар авылларында халыкның тук, ризыкның ләззәтле булуына, бай булуына, ир белән хатын мөнәсәбәтләренә соклана, Себер татар авылларында үксезләр юк, авыл аларны үз химаясына ала, олыны олы итә белә. Бүтән халыкларга, бер җавап алыр өчен, 10 сорау бирелсә, Себер татарлары Радловка чират торып әкиятләр, дастаннар сөйли, шулай итеп берничә тапкыр килүендә ул китап бастырып чыгарырлык материал җыя. «Себердә үзем бик еш булам, - ди Фәрит әфәнде. - Аның халкына сокланам, чөнки ул телен дә сакларга тели, милләт буларак та сакланырга тырыша».
* * *
Фәрит әфәнде үзе дә, аның белән килгән галимнәр Флера Сәйфуллина һәм Илһам Гомәров та Омск татарлары, татарларның тарихын, тамырларын өйрәнүче галимнәр белән очрашудан канәгать калдылар.
Казан галимнәренең Омск җәмәгатьчелеге белән очрашулары «Умырзая» татар-башкорт фольклор халык ансамбленең һәм «Өмет» балалар үрнәк фольклор студиясенең зур концерты белән тәмамланды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: