Шәһри Казан

Остаханәгә яңа җитәкче килде

Россия сәнгать академиясенең Казандагы остаханәсен төрле елларда Харис Якупов, Абрек Абзгильдиннар җитәкләгән иде. 2014 елның 3 февраленнән бу урынга Россия сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы, Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш рәссамы, әлеге мәчетнең фасад авторы, ТРның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Фиринат Гаптухай улы Халиков сайланды. Ул үзе дә 1993-97 елларда шушында ук...

Яңа җитәкче буларак, Ф.Халиков остаханәнең техник яктан тәэмин ителешен югары бәяли. «Биредә бөтен шартлар тудырылган. Яшь рәссамнарга эшләргә дә эшләргә генә. Остаханәдә аспирантура узу өчен 4 урын билгеләнгән. Безгә килергә теләк белдерүчеләр арасында Казаннан да, республикадан читтә яшәүчеләр дә бар. Устав буенча, җирле кадрларга өстенлек бирелә. Кайдан гына һәм кемнәр генә килмәсен, көчле, иҗатка бирелгән талантлы-булдыклы яшьләрне аласы килә», - ди Фиринат әфәнде. Ул үзе дә иҗат белән яши. Аның остаханәсендә бер-бер артлы яңадан-яңа әсәрләр туып тора.
PS. Ф.Халиковның иҗат җимешләрен бу арада Б.Урманче премиясенә дәгъва белдерүче эшләр арасында да күрергә була. Анда ул үзенең тарихи темага иҗат ителгән «Изге чишмә» һәм Татарстанның халык артисты Наил Дунаевның Г.Камал театры тупланмасында сакланучы портретын тәкъдим итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: