Шәһри Казан

Озын юл мәгънәлерәк

Яшьләрнең сәхнәгә тартылуы гаҗәп түгел, ә сәнгатьнең озын юлын сайлаулары гаҗәп. «Риваять» фольклор ансамбле белән якыннан танышып, яшь кенә егет-кызларның фольклор жанрында эшләргә алынуы, инде онытылып диярлек баручы уен коралларын сәхнәгә кайтарып, шуларда уйнарга өйрәнүләре шаккатырды мине. Руслан Габитов җитәкчелегендә икенче ел эшләп килүче әлеге ансамбль шактый репертуар туплап, күп...

Реклама

- Мин Актанышның үзеннән, - дип таныштыра «Риваять»нең җитәкчесе Руслан Габитов. - 1979 елгы. Алабуга педагогика институтының биология факультетын тәмамлагач, мәктәптә укыттым. Башта Тукай районында, соңрак туган ягымда, Яңа Әлем мәктәбендә эшләдем. Әмма ул вакытта ук мәдәният ягы күбрәк тарта иде. Төрле чаралар оештырабыз, ачык һавада Казаннан килгән җырчылар белән эшлибез. Шундагы бер чарада күреп алдылар бит үземне! Казанга кил, булышабыз, диюче табылды. Мин Казанга килеп, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә эшкә урнаштым. Аннан ТР фәнни-мәдәни методик үзәгендә эшләдем. Параллель рәвештә рестораннарда җырлап йөрдем. Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевтән өч ел дәвамында вокал дәресләре алдым. Тавышымны ул куйды. Тәҗрибә шулай бөртекләп тупланды. Күпмедер вакыттан соң, «Сорнай» ансамбленә эшкә дәштеләр. Тормыш иптәше белән Ринат Гыйләҗев, без хатыным Луиза белән эшли башладык. Ул вакытта ансамбль сүрелеп, югалып торган вакыт иде. Без яңа сулыш өрдек. Киемнәр, уен кораллары, коллектив туплап, алты-сигез кеше эшләдек. Себер, Казахстан, Төркиядә чыгыш ясарга туры килде. Дүрт ел эшләгәч, мин ансамбльнең директоры булдым.
- Һәм аерылып «башка чыгасы» килә башлады...
- Мин үземнең иҗади яктан өлгерешемне сиздем. Ике тәкә башы бер казанга сыймый дигәндәй, үзем баш, үзем түш буласым килде ул вакытта. Үзем җитәкче булып, идеяләремне тормышка ашырырга теләдем. Ансамбль булып 4 кеше тупландык. Озаклап исем сайладык. Су буе исемлектән хатыным Луиза «Риваять» дигәненә төртеп күрсәтте. Беренче ел - репертуар, кием тектерү, уен кораллары булдыру белән үтеп китте. Шуңа ул елны безне кеше күрмәде дә диярлек. Иҗади эзләнү чорында репетицияләр өчен бүлмә булдыру да кирәк иде. 144 нче мәктәп директоры белән сөйләштек тә, ул актлар залында эшләргә рөхсәт биргәч кенә, җиңел суладык. Аннан җиң сызганып эшкә тотындык инде.
- Руслан, тавышың куелган булса да, башкалар кебек турыдан гына эстрадага кереп китмәгәнсең, урау юл сайлап, фольклорга тукталгансың.
- Попсада артык күп җырчы. Көчле тавышлы җырчылар үз юлын таба ул, ә кемнең тавышы чикле - алар башка юл эзләргә тиеш. Һәрбер юнәлешнең нигезендә барыбер милли нигез ятса, матуррак. Фольклор тар юнәлеш түгел. Әмма аны сәхнәгә камилләштереп алып чыгарга кирәк. Алтын урталыкка омтылабыз. Мин тамашачы күңеленә үтеп кердек дип саныйм. Безнең чыгышлар тарихи күренешләрне үз эченә сыйдыра. Эзләнми генә, тырышмый гына алып чыккан иҗат түгел. Ике дисклык репертуар тупланды инде. Курай, гармун, сорнай, думбра, мандолина кебек уен коралларын сәхнәгә алып чыгабыз. Аларны туплау да безнең иҗатның бер өлеше. Бу инде минусны күтәреп килеп, шалт, җырладың да кайтып киттең түгел. Тамашачы да моны аңлап кабул итә дияр идем. Әле менә Арчада концерт куйгач та, шуны аңладык - халыкка үзебезнең уен кораллары аһәңе бик кадерле. Ансамблебездә эшләүче яшьләргә дә ул яктан кызыклы - бертөрлелек юк, без һәрдаим китапханәләрдә, авылларда, эзләнүдә. Безнең белән эшли башлаган, соңрак, «төркем белән эшләү минеке түгел», дип аерылып китеп барган Илшат Исхаковны да мин үзебезнең ансамбль кешесе дим - ул безнең белән алып баручы сыйфатында чыгышларын дәвам итә.
- Сезгә кечкенә, мобиль ансамбль буларак, җырчылар белән эшләү варианты да бик кулайдыр. Кодалаучылар күпме?
- Җырчылар белән эшләү нияте бар, биюче төркемнәрдән дә тәкъдимнәр керде. Әлегә кемнәр икәнен әйтми торам.
- Ике тәкә башы бер казанга сыймый, дип тормагансың әле үзең, сәнгать тирәсендә кайнаган Казан кызына өйләнеп куйгансың.
- Луиза белән фәнни-мәдәни методик үзәктә эшләгәндә таныштык. Ул җыр яздырырга килде. Бер ай очрашып йөрдек тә, гаилә кордык. Җыр безне бәйләде дисәң дә була. Бу очракта ике тәкә башы бер казанга сыйды - һәрберебез үз чиратында юл куярга өйрәнә. 2004 елда өйләнештек, бүген 7 яшьлек Ралинә исемле кызыбыз, 5 яшьлек улыбыз Аяз бар.
- Риваятьлеләрнең шәхси тормышка да, иҗатка да игътибары җитәрлек алайса?
- Ялкаулык та юк түгел инде - әмма өлгерергә тырышабыз. Иҗатта да, гаиләдә дә ишәю көтсен иде. «Риваять» тамашачыны яраттырса, балаларыбыз безне сөендереп торсын.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: