Шәһри Казан

ПАРИЖ, ПАРИЖ...

Бу арада бер төркем рәссамнар - Лада Аюдаг, Фәрит Вәлиуллин, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифкат Вахитов, Елена Габдрахманова, Татьяна Никашина, Татьяна Тэнч, Ирина Краснова-Волгина һәм яшь дизайнер Марат Аюпов Парижда узган «Татарстан күге астында» дип аталган күргәзмә тәэсирендә яшидер, мөгаен.

Реклама

Францияне, Парижны күрү, Эйфель манарасы кебек билгеле урыннарда 2013 елда Казанда узачак иң төп вакыйга - Универсиаданы тәкъдир итү йөзеннән Универсиада әләмнәре белән урамнардан узу, бергәләп фотосурәтләргә төшү - болар һәммәсе мөһим. Әмма рәссамнарыбызны тәэсирләндергән төп вакыйгалар чыннан да күргәзмәләр эргәсендә була. Шунысын да әйтергә кирәк, «Татарстан күге астында» дип исемләнгән бу экспозиция «Казан - Россиянең өченче башкаласы» дигән проектны йомгаклаучы күргәзмә буларак та игътибарга лаек. «Әлеге проект 2010 елның декабрендә Прагада старт алган иде. Узган елның июлендә ул Вашингтонда дәвам итте һәм аны йомгаклау өчен Парижны сайлау шулай ук очраклы түгел. Бу - Универсиада уты кабынган урын», - ди күргәзмәнең кураторы, БДБ Рәссамнары һөнәри берлегенең Казан бүлекчәсе рәисе Лада Аюдаг. Йомгаклау чарасы булса да, Парижга янәдән юллары төшәргә охшап тора рәссамнарның. Чөнки иң мөһиме - күргәзмәләр барышында татар мәдәнияте, тарихы белән кызыксыну барлыгын күрә рәссамнар. Шуңа күрә дә Франция башкаласыннан бер-бер артлы дүрт эшлекле тәкъдим белән кайтты алар Казанга. Рудольф Нуриевның тууының 75 еллыгына ачылачак музейда, мэриядә, Россия илчелегендә янә күргәзмәләр ясарга чакыралар. Күргәзмәгә килүчеләр арасында хәтта Сабан туе күренеше сурәтләнгән картинага төртеп: «Әнә шунда буласым килә», - диючеләр дә була.
- Беренче экспозиция Парижның иң борынгы китапханәләренең берсе булган Тургенев исемендәге китапханәдә күрсәтелде. Ачылышта Париж мэриясының халыкара бүлек җитәкчесе, барлык ассоциацияләр мөдире Пьер Шапиру, Париж тәнкыйтьчеләренең халыкара ассоциациясе рәисе Виктор Игнатьев, Елена Мякотина-Каплан рәислегендә китапханәнең әтрафлы әгъзалары, Париж-Сорбонна университетыннан профессор Елена Бестужева кебек билгеле шәхесләр катнашты. Парижда яшәүче рус интеллигенциясе вәкилләренең дәррәү килеп әлеге чарада катнашуы көтелмәгән сюрприз булды. Безнең Казанда мондый хәл күзәтелми. Һәммәсе күргәзмәнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Шәхсән үземә иң кызыгы Мәскәүдә Суриков исемендәге институтта бергә укыган сабакташым, татар егете Ринат Анимаев белән очрашу булды. 1989 елдан бирле Парижда яши икән. Сынлы сәнгать тәнкыйтьчеләре фикере буенча, ул Франциянең иң яхшы 10 рәссамы исәбендә бүген. (Р.Анимаевның бабалары узган гасырның 30нчы елларында Татарстаннан Урта Азиягә күченеп киткән булган. Фамилияләрен алыштырганнар.) Ул, чын сәнгать чикләрне белми, дип, рәссамыбызның эшләре турында бик матур сүзләр әйтте, - ди КФУның сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы доценты Фәрит Вәлиуллин, тәэсирләре белән уртаклашып.
Күргәзмә эшен Россиянең фән һәм мәдәният үзәгендә дәвам итә. Ачылыш Франциянең фән һәм мәдәният өлкәсендәге мактаулы әһелләре катнашында уза.
- Күргәзмәне Россия үзәге директоры Игорь Шпынов ачты. Ул нәкъ бер ел элек биредә ТРның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев булуын билгеләп үтте. Минтимир Шәрипович та мәдәниятләр диалогы хакында сүз алып барган булган. Һәм әлеге экспозициянең аның сүзләренә бер дәлил булып торуын ассызыкладылар. Мондый җылы очрашулар, булса да, бик сирәк була торгандыр. Сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Чөнки араларында Казанда Державинга багышлап уздырылган конференциядә катнашучылар да бар иде. Казанны сораштыралар. Узган елның 9 декабрендә генә Рөстәм Миңнехановның рәсми визит белән Франциядә булып китүенең дә йогынтысы зур иде. Чәк-чәк белән чәй эчә-эчә, дүрт сәгать ярым вакыт үтеп киткәнен сизми дә калганбыз, - ди Лада Аюдаг.
Әлбәттә, тәэсирләр моның белән генә чикләнми. Толстой нәселенең дәвамчылары белән очрашу да; Әлмәт егете, 17 ел инде Парижда яшәүче - Сотбиз аукционы арт-дилеры Ленар Гәрәев белән аралашу да олы бер вакыйга була рәссамнар өчен.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: