Шәһри Казан

ПЛЮШКИН

Гогольнең «Үле җаннары»ында шундый бер персонаж бар. Беркөнне Киндерледәге бакчама баргач, сарай-чолан сыман каралтымның ишеген ачкан гына идем, җыен чүп-чар, иске-москы, каткан-поткан ризык белән өен тутырган шул Плюшкин кылт итеп исемә төште. Бәй, мин әйтәм, минем дә шул Плюшкиннан әллә ни кайтышым, ягъни аермам юк икән бит! Сарай эченә борын...

Реклама

Гогольнең «Үле җаннары»ында шундый бер персонаж бар. Беркөнне Киндерледәге бакчама баргач, сарай-чолан сыман каралтымның ишеген ачкан гына идем, җыен чүп-чар, иске-москы, каткан-поткан ризык белән өен тутырган шул Плюшкин кылт итеп исемә төште. Бәй, мин әйтәм, минем дә шул Плюшкиннан әллә ни кайтышым, ягъни аермам юк икән бит! Сарай эченә борын тыгарлык та түгел: иске ышкы, сапсыз чүкеч, дым тартып каткан ярты капчык цемент, тоткасыз чиләк, сапсыз чүмеч, ярты төргәк ертык-мыртык рубероид, шифер, калай һәм фанера кисәкләре, бер аягы төшкән табуретка, вак-төяк салынган консерв савытлары, кәкре-бөкре кадак белән шыплап тулган тишек чәйнек, «разносуртный» такта-токта, тутыккан тимер-томыр, әтрәк-әләмгә әверелгән кием-салым, борыны купкан сусипкеч, фатирдан күчкән берничә люстра, бернәрсәгә дә ярамаган тузан суыргыч, буяудан бушаган савытлар... Йа, Хода!
Миндә генә түгел, безнең күбебезнең эчендә Плюшкин ята. Күп кенә күзәтүләремнән чыгып әйтәм мин моны. Каян килгән бу плюшкинлык безгә?
Күпләребезнең йортында яисә фатирында шушындый хәл бит?! Әллә дөрес әйтмимме? Чыгып багыйк балконга, бер күз салыйк темнушка дип атап йөрткән караңгы-тар бүлмәбезгә...
Кирәге чыгар әле... Берәр җитешсез җире булган барча әйбер-сәйберне шулай дип ташламыйча саклыйбыз. Мәсәлән, бездә ул уткабызгычларның (зажигалка), диск-кассеталарның, авторучкаларның, күзлекләрнең чуты юк. Күзне йомып, чүп савытына чыгарып кына ташлыйсы да бит үзләрен. Юк, туктале, кирәге чыгып куюы бар, дисең. Кайчагында кайберсенең, чынлап та, кирәк вакыты булып куя тагы. Ләкин... Ул хлам белән күпме яшәргә мөмкин.
Без - юклык заманы балалары шул, дип аклыйм үземне еш кына. Заманында шул бакчамдагы тәүге сарайны, беркайдан да такта таба алмагач, кайда тартма күрсәм, шуны алып, шул «яшник» такталарыннан сипләп-ялгап төзедем бит. Әле аны кагарга кадак та юк. Булганы, теләсә кайдан табылганы да - иске, тутыккан, кәкре-бөкре. Шуларны ничәмә еллар азаплана-азаплана турайтып кактык бит. Моны мин әле такта-кадак мисалында гына аңлатам. Юклык аркасында, шуның ише нәрсәләр белән аз чиләндекме?
Беркөнне күзлек сатып алдым - кара күзлек. Әүвәлгесенең бер «колагы» сынган иде. Яңасын атна-ун көн кидемме-юкмы - бер пыяласы килеп төште. Бет күзе чаклы шөребе төшкән икән. Шуның аркасында күзлек яраксызга әйләнде. Ташларга жәлке, ташламасаң - андый күзлекләр, әйткәнемчә, миндә болай да мүре. Шуларны күздә тотып, үзем җәһәт кенә рәтләп куймакчы булган идем... Ха-ха! Тиз генә рәтләрсең бар. Баксаң, бер күзлекнең шөребе (яисә башка детале) икенче күзлеккә ярамый икән. Менәтрәк! «Оптика»га кереп, төзәттереп чыгарга туры килде. Төсе бер булсын дип, шөрепнең икенчесен дә алыштырып бирделәр. Ике шөреп - йөз тәңкә!
Киң эшләпәле, тутыкмый торган кадаклар беркөнне савыты белән яңгыр астында калган. Мин күреп алганда, нишләптер, аларның бөтенесенә дә тутык төсе кергән иде. «Москвич»та йөргән чагымда, үзенеке теткәленеп тишелгәч, автобазардан глушительнең нержавейкадан эшләнгәнен сатып алган идем. Нучтуж! Ярты ел да үтмәде - шул ук хәл, монысы да, элеккесе шикелле,тетмәсе тетелеп, эштән чыкты. Минем кая таба ишарәләвем аңлашылса кирәк. Барысы да бер сүзгә сыя - сыйфатсызлык. Бездә, безнең илдә,сатып алучыга (безгә!) әле дә сыйфатсыз әйбер төртү дәвам итә. Бу эш махсус эшләнә дип уйлыйм. Заводта дураклар утырмый. Алар белә: әйберне сыйфатлы итеп ясап сатсаң, ул әйбер озакка чыдый, димәк, ул чагында алучылар саны кимиячәк. Шуңа күрә, алдаштырып, буяштырып сату кулай түгелме соң?! Күзлекме? Мә, рәхим ит! Тик аның шөребе бер атнадан, кимендә егерме көннән барыбер төшәргә, «колагы» сынарга тиеш! Глушительме? Тешләп кара - чалт итеп торган нержавейка (аның эче тимер икәнен син күрмисең бит)! Кемнәрдер уалучан, тутыгучан, бик тиз сынучан әйберләрне күбрәк җитештергән саен, без - гади халык, үзебез дә сизмичә, кабалага төшә барабыз. Барлы-юклы акчага сатып алабыз да алабыз, алабыз да алабыз. Тагы да шәбрәген сатып алыр идең дә кана... Күпләребезнең кесә ягы такыр.
Кыскасы, Плюшкинлык әллә каян килми ул. Чарасызлыктан, әлеге дә баягы - акчасызлыктан килә. Ә акчаны безгә кем бирә? То-то!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: