Шәһри Казан

Президент качаловлыларга машина бүләк итте һәм актерларны ГТО нормаларын тапшырырга өндәде

Якшәмбе көнне Качалов исемендәге зур драма театры, төзекләндерү эшләре тәмамланып, тамашачыга үз ишекләрен ачты. Реконструкция эшләре инде ике дистә елга якын бара иде, ә ике ел ярым элек, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның зур ярдәме белән, соңгы этап башланды. Театрның ачылышына республика башлыгы үзе дә килде. Ул...

Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, театрларда мондый зур ремонт-төзелеш эшләре башкарылу ил күләмендә дә юк диярлек. Ә Татарстанда аны федераль бюджет акчаларына өметләнми генә, республика көче белән башкарып чыктылар. Мәдәният елында актерларга менә дигән бүләк бу, әлбәттә. Театр бинасының мәйданы ике тапкырга зурайган, сәхнә иң соңгы таләпләр буенча эшләнгән.

- Ниһаять, безнең хыял чынга ашты. Барысы да без теләгәнчә килеп чыкты. Эш барышында Славутскийның аппетиты артты, әмма ул барысын да дөрес эшләде. Театр бит озак еллар хезмәт итү өчен эшләнә, ә без күпмилләтле Татарстаныбызда шундый шәп рус театры булуы белән горурланабыз. Бина да лаеклы булырга тиеш, - диде Президент, спектакльдән соң сәхнәгә күтәрелеп.

Ә өй туена ул качаловлыларга «Тойота» һәм «КамАЗ» автомобильләре ачкычларын тапшырды. Шуннан соң, шаяртып: «ГТО нормаларын тапшырыгыз, велосипедларга утырыгыз», - дип тә өстәде.

Театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутский журналистларны яңартылган сәхнә, артистларның грим бүлмәләре, декорация цехлары, репетиция заллары, булачак кафе белән таныштырды. Музей да ясаганнар. Анда беренче экспонат та үз урынын алган: СССР конституциясен сурәтләп диварга беркетеп эшләнгән портрет.

Сезон ачылгач, актерлар театрның зур һәм кече сәхнәләрендә уйнаячак. Баш режиссер киләчәктә Качалов исемендәге фестиваль оештырырга ниятләүләрен дә җиткерде. Быел үзләренә эшкә килгән Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин турында фикерләре белән дә уртаклашты:

- Бездә әлегә кадәр андый актер юк иде. Ул миңа бик ошый, - диде.

Реклама

Әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашуда министр Айрат Сибагатуллин Мәдәният елында башкарылучы эшләр турында сөйләде. Аларны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен Президентка рәхмәтләрен ирештерде. Мәдәният хезмәткәрләренә грантлар өчен хөкүмәттән 18,5 миллион сум акча бүленеп бирелә икән, монда да Рөстәм Миңнехановның ярдәме зур булуын билгеләп үтте министр. Ул киләсе елга кайбер мәдәни оешмаларга капиталь төзекләндерү өчен ярдәм дә сорады.

Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев үзләренә бирелгән грантлар өчен рәхмәт белдерсә, драма театрларының кайсыларын кайбер районнарда җитәкчеләрнең кабул итәргә теләмәүләре өчен борчылуын да җиткерде.

Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин үзләренең бинасына төзекләндерүдә һәм күренекле композиторларның компакт-дискларын чыгаруда ярдәм сорады.

Президент үтенечләрнең берсен дә читтә калдырмады. Артистларга торак мәсьәләсен хәл итүдә арендага төзелгән фатирлар ярдәм итәчәген әйтеп сөендерде. Татарча китап кибетенә урын табарга, сынлы сәнгать музеена төзекләндерү үткәрергә һәм башка проблемаларны чишәргә ышандырды.

Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин 2,5-3 меңлек урынлы концерт залы төзү мәсьәләсен күтәрде.

Президент та бу сорауга битараф түгел икән. «Шуның кадәр тамашачы җыя алырсызмы соң?» дип сораса да, моның чынга ашмаслык эш түгеллеген аңларга була иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: