Шәһри Казан

Һәр гармунның тарихын белә

Чәчләренә чал кунган әлеге баянчыны туганда ук музыкант булган, дисәк тә, һич арттыру түгел. Сәхнәгә чыгу белән баянчы сыздырган моңнар инде ничәмә еллар буе тамашачының үзәген өзә. Сүзебез - Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Рәгъде ХАЛИТОВ турында. Музыкант 48 ел гомерен элекке Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетында...

Реклама

Тумышы белән ул Әгерҗе якларыннан. Тугыз балалы гаиләдә дөньяга аваз салган баланың исеме дә «яшьнәү, күкрәү» дигән мәгънәне белдерә. (Коръәннең унөченче сүрәсе исеменнән алынган ул.) Малай өч яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. Әтисе Фатыйх абзый янына сәгать төзәттерергә килгән кешеләрнең һәркайсы бәләкәй Рәгъденең уйнавын тыңламыйча китми торган була. Укый башлагач, малай мәктәпкә барганда бер кулына сумка, икенчесенә гармун тотып йөри башлый. Ата кеше, акча кызганмыйча, улына гармунын да, аккордеонын да сатып ала. Үзенең гомере өзелгәндә дә ул хатынына: «Ул балага баян алып бир», - дип васыять әйтеп калдыра. Мәктәпне тәмамлагач, музыка укытучысы Фрид Рәхмәтуллин аны Казанга күренекле баянчы Рәис Сафиуллин янына җибәрә. Ул исә егетне нотага өйрәтә. Үзе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының ярты төркеме белән гастрольләргә киткәндә, калганнарына спектакльдә уйнарга баянчы итеп Рәгъдене калдыра торган була. Шулай итеп, Р.Халитов яшьтән күренекле сәхнә осталары белән аралашып китә. Ул - 1960 елда пединститутта ачылган музыка факультетының тәүге карлыгачы. Аның язмышы әлеге уку йорты белән гомерлеккә бәйләнә. Рәгъде абый һәр гармунның тарихын белә.
Үзе тәмамлаган уку йортында Р.Халитов унбиш ел декан, аннары кафедра мөдире булып эшли. Бүгенге көнгә хәтле факультеттан өч мең ярым музыка укытучысы чыккан икән, анда Рәгъде Фатыйх улының да өлеше зур. Ул әзерләгән баянчыларның саны 250гә җиткән. Без аның белән әңгәмәбезне дә бүгенге көндә кадрлар мәсьәләсеннән башладык.
- Рәгъде абый, элек сезнең уку йортын тәмамлаган белгечләр авылларга эшкә китә иде. Хәзерге вакытта ничек?
- Элек белгечләр Мәгариф министрлыгы аша мәктәпләргә билгеләнде. Үзгәртеп кору еллары башланганнан бирле эшкә бару беркем тарафыннан да тикшерелми. Кем кайда эш таба, шунда китә. Эшкуар булып китүчеләре дә бар. Димәк, хөкүмәт акчаны юкка сарыф итә булып чыга.
- Сез эшләгән дәвердә яшьләрне укырга кабул итүдә нинди үзгәрешләр булды?
- Бүген мәктәпләргә БДИ кертү безгә дә зыян китерә. Кайбер талантлы балалар, билгеләре түбән булса, укырга керә алмый. Элек имтиханга килгәндә абитуриент уен коралында уйный да, җырлый да, музыка грамотасын да белергә тиеш иде. Соңгы вакытта йә уйнавына, йә җырлавына, яисә биюенә карап кына укырга ала башладык. (Бездә бию бүлеге дә ачылды.) Ә инде укый башлагач, төрле уен коралларында уйнарга өйрәнәләр. Үзем аларга татар музыка кораллары турында лекцияләр укыйм. Мин шул темага диссертация дә язган идем.
- Безнең халык гармунны үзенеке итеп саный. Музыка белгече буларак әйтегез әле, гармун кайсы халыкныкы соң?
- Гармунга охшаган кечкенә генә уен коралын Германиядә ясый башлыйлар. 1832-33 елларда аны күпләп чыгаралар. Сәүдәгәрләр аркылы ул Россия шәһәрләренә дә тарала. Һәр шәһәрдә гармунны камилләштерәләр, һәр төбәк аны үз халык иҗатына яраклаштырып ясый. Татар көйләре уйнау өчен Венский тальян, Вараксин, Саратов гармуннары бик ярашлы. Гармун ул бөтен милләтнеке дә. Күбрәк милләттәшләребез кулланганга күрә, без аны үзебезнеке итеп саныйбыз.
- Бүгенге көндә Казанда гармун фабрикасы булмау Сезне борчыймы?
- Ничек борчымасын. Гармуннар чыгармау рухи ярлылануга китерә бит. Без баян укытканда студентның һәркайсында шул уен коралы булуын таләп итәбез. Элек укучы бала өчен Кировта чыккан баян 360 сум торса, бүген 50 мең сум. Концерт баяннары 200-450 мең сумга кадәр җитә. Үзебездә эшләнсә, аның бәясе арзанрак булыр иде. Дөрес, безнең уку йортында уен коралларына кытлык юк. Һәр студентка үзе теләгән уен коралында өйрәнергә мөмкинлек бирәбез.
- Сез тәрбияләгән музыка укытучылары нинди булырга тиеш?
- Профессиональ музыкант булачак кеше 5-6 яшендә үк музыка уен коралына өйрәнергә тиеш. Музыка укытучысы тәрбияләү катлаулы. Алардан психология буенча да белемле булу сорала. Музыка дәресе укытудан тыш, хор оештыру, оркестрлар белән җитәкчелек итә белү дә җыр укытучысы вазифасына керә. Музыкант кулында гомер буе уен коралы булырга тиеш.
- Сезнең кызыгыз Гөлнара Мурзиева чит илләрдә күп кенә халыкара фестивальләрдә катнашкан җырчы. Бүгенге көндә ул нәрсә белән шөгыльләнә?
- Гөлнара узган ел кыз бала алып кайтып үзебезне шатландырды. Аңа Җәмилә исеме куштылар. Гөлнара консерваториядә вокал укыта, доцент. Фортепьянода да оста уйный. Фуат Мансуров җитәкчелегендәге дәүләт симфоник оркестры белән дөнья күләмендәге зур сәхнәләрдә чыгыш ясады.
- Бүген кайбер ата-ана баласын өч-дүрт яшьтә үк җырчы итәргә хыяллана. Моның белән килешәсезме?
- Бу - хәзерге заман чире дияр идем. Баладан «йолдыз» ясарга тырышу аның психологиясенә бик нык зыян китерә. Соңыннан аларның берсе дә җырчы булып китә алмый. Илһам Шакиров: «Җырлаучылар күп, ә җырчылар юк», - дип әйтә бит. Мин аның белән килешәм.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: