Шәһри Казан

«Һәр Яңа елда тамашачы миннән яңа фильм көтә»

Заманында зәңгәр экраннар аша Нурания Җамали алып барган «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруын балалар көтеп ала иде. Бүген тамашачы ул төшергән фильмнарны яратып карый. Режиссер һөнәренә мәхәббәт ничек уянган соң аңарда? Укып кына режиссер булырга мөмкинме икән? Бүгенге кунагыбыз - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали үзенең сүзен балачак хыялларыннан башлады.

- Казандагы 113 нче татар мәктәбендә белем алдым мин. Шул елларда ук артист булырга хыялланып үстем. Режиссер булырмын, дип уйлап та карамадым. Ленин исемендәге мәдәният сараенда Наил Дунаев, Айдар Хафизов, Шамил Бариев җитәкләгән халык театрында уйнап йөрдем. Аннары театр училищесын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлымны Күчмә театрда башлап җибәрдем. Әмма гаилә коргач, аннан китәргә туры килде. Гайдар исемендәге клубта балалар белән эшләгән елларда Казан дәүләт университетын тәмамладым. Аннары телевидениедә унике ел «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруын алып бардым. Игезәкләр йолдызлыгында тугангадырмы, мин берьюлы берничә эш алып барырга яратам. Өйдә аш пешергәндә дә берьюлы берничә төрле эш белән шөгыльләнергә кирәк миңа. Шул вакытта балалар өчен «Су кызы» дигән спектакль куйдым.

- Һәр режиссерның үз сукмагы. Әсәрне нинди күзлектән чыгып сайлыйсыз? Фильм төшерү өчен яхшы сценарий да кирәк бит әле.
- Мин журналлар, әдәби китаплар укып барам. Укымаган повестъ-романнар бик сирәктер. Шулар арасыннан үземә ошаганнарына сценарий язам. Мәсәлән, «Язмышлардан узмыш юк» фильмын төшергәнче, аның китабын укып чыккан идем. Шуннан соң авторы Халисә Ширмәнне эзләп табып, аңа үз теләгемне җиткердем. Ул фильмны тамашачы яратып кабул итте. Минем бик җитди фильмнар да төшерәсем килә. Әмма аның өчен финанс мөмкинлеге юк. Безнең артистлар үз киемнәрендә, үзебезнең таныш-белешләрнең фатирында төшәләр.

- Кайбер режиссерлар бер үк артистларны алыр­га ярата. Сез аларны ничегрәк сайлыйсыз?
- Тамашачы арасында, шул ук артистлар, дигәннәре дә бар. Казандагы артистларны дүрт татар театрыннан сайлап алырга тырышам. Минем өчен аларның образларга туры килүе мөһим. Актерлар бер-берсен кабатламаска, режиссер белән аңлашып эшләргә тиеш. Әгәр артист әзерлексез килә икән, башка вакытта минем аның белән эшлисем килми. Кемнәрне аласымны алдан ук уйлап куям. Артист белән эшләргә җайлаша белергә дә кирәк бит әле. Әгәр фильмны караганнан соң, тамашачы: «Актерлар дөрес сайланган», - дисә, минем өчен шатлык.

- Тамашачыдан тагын ниндирәк фикерләр ишетәсез? Аларның да зәвыгын белешкәнегез юкмы?
- Транспортта барганда да: «Сезнең фильмнарыгыз тормышчан», - дигән сүзләрен ишеткәч, рәхәт булып китә. Кайвакыт кайбер нәрсәләр уйлап чыгарылса да, тормышчан булып чыга. Фильмны яисә спектакльне һәр кеше үз күзаллавы буенча аңларга мөмкин. Ул анда үзенең яисә таныш-белешләренең язмышын да күрә. Кайчакта мин театрда берәр спектакльне ошатмыйча карап чыкканнан соң, тамашачыга ошаганмы, юкмы икәнен сорашам. Алар аны яратып караган булып чыга. Кемдер акча түләп килгәч, ахырына кадәр түзеп карап утыруын әйтә. Ә фильм ошамаса, телевизорны сүндереп куярга да була. Кайбер тамашачы мине танып, үзләренең кичергәннәрен сөйләп бирәләр. Мин аны кайчан да булса фильм төшергәндә файдаланырга мөмкин.

- Фильм төшерү күпмегә сузыла? Бигрәк тә нинди мизгелләрне төшерү авыр? Кызыклы мизгелләр дә булмый калмыйдыр.
- Бер ай да, өч ел да төшерергә мөмкин. Бигрәк тә күмәк сәхнәләрне төшерү авыр. Халыкны җыю кыен. Соңгы вакытта төшергән фильм вакытында кызык­тан бигрәк кызганыч хәл булды. Берәүләрнең коттеджларындагы баскычларына сокланып йөри торгач, оператор икенче каттан төшкәндә, үзенең җиһазлары белән баскычны җимерде. Хәзер үзебезгә түләргә туры киләчәк.

- Ни өчен үз фильмнарыгызда төшмисез, дип сораучылар да бардыр.
- Миңа ул хакта операторыбыз да әйтә. Фильмда төшү өчен матур итеп бизәнергә кирәк. Ә бизәнеп йөргәндә, минем эшлисем килми. Алай да «Кешечә яшик» фильмында журналистны уйнарга кеше булмагач, үземә төшәргә туры килде. Кайвакыт яхшы спектакльләр карасам, сәхнәгә дә чыгып уйныйсым килә.

- Россия фильмнарын караганда бигрәк тә нәрсәгә игьтибар итәсез?
- Анда шул бер үк актерлар уйный. Мин ул фильмнарны карауга ук, аларның бюджеты күпме булуын чамалыйм. Без дә алардан ким эшләмибез, дип уйлыйм.

- 31 декабрь көнне «Яңа Гасыр» каналында сез төшергән «Ышанасы килә» дигән фильм тәкъдим ителде. Аның авторы кем? Ул нәрсә турында һәм анда кайсы артистларны күреп булачак?
- Фильм биш серия­ле. Без аны Халисә Ширмән әсәре буенча төшердек. Гадәттәгечә, һәр Яңа елда тамашачы миннән яңа фильм көтә бит. Аларга нидер җитмәгән кебек. Яңа фильм өч гаиләнең тормышка мөнәсәбәтләре, хәзерге гаиләләрнең яшәү рәвешләре турында. Калганын тамашачы үзе күрер. Анда Тинчурин театрыннан Гөлчәчәк белән Ирек Хафизовлар, Гүзәл Гайнуллина, Зөлфия Вәлиева, Чаллы театрыннан Рәфыйк Гомәров, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрыннан Юрий Чуктиев һ.б.лар катнаша.

- Сезнең фильмнарны гаиләдәгеләр ничек кабул итә? Аларның фикере мөһимме?
- Бервакыт олы улым Булат: «Әни, «Ерактагы йолдызым»ны тагын бер рәхәтләнеп карап утырдым әле. Тик икенче тапкыр фильм төшергәндә, миннән сора. Министр улы андый машинада йөрми ул», - диде. Аның белән ничек килешмисең инде. Мин улларымның фикере белән күп очракта килешәм.

- Аларга нинди тәрбия бирдегез? Сәнгатькә мөнәсәбәтләре ничегрәк?
- Ике улыбыз да 2 нче гимназиядә белем алды. Мин алардан һәр көнне кемнәр белән аралашканнарын сораша идем. Һәрвакыт дөресен генә сөйләргә өйрәттем. Театрга, кунакка гына түгел, эшкә барганда да үзем белән йөртә идем. Кичләрен әкиятләр укыдым үзләренә. Икесе дә музыка мәктәбендә белем алдылар. Һөнәрләре буенча икътисадчы булсалар да, алар хәзер дә спектакльләрне карап, үз фикерләре белән уртак­лашалар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: