Шәһри Казан

Рабит Батулланың 101 яшьлек әнисе: «Кеше белән ызгышмадым, сабыр булдым, шуңа озак яшимдер»

Атаклы язучы Рабит Батулланың әнисе - 101 яшьлек Мөкәррәмә әби Батуллина Чаллыда яши. Биш бала тапкан.

Әнисә белән Әнәс кечкенә чакта кызамыктан үлә, өчесе - Роберт (Рабит), Сайрус һәм Рәсим исән‑сау яшәп яталар. «Мөкәррәмә әбиегезне 101 яшенә җиткерүчеләр без инде», - дип көлеп куйды Сайрус абый. Бүген ак әби аларда яши.

«Трактор белән җир сөрдем»

Мөкәррәмә әби 100 яшькә җитәргә хыялланмаган, нәселләрендә дә озын гомерле кешеләр булмаган. Әткәсе белән әнкәсе 80 яшькә җитеп вафат булган. Кеше белән ызгышмадым, сабыр булдым, шуңа озак яшимдер, ди ул. Мәчеттә укып, абыстай булган, күрше-тирәне дә дин сабакларына өйрәткән. Бүген 101 яшьлек әби тирәсендә 1 яшьлек оныкчыгы Дилә бөтерелеп йөри. Аның кыланмышларыннан Мөкәррәмә әби шырык‑шырык көлеп утыра.

- Язгы су ага башлагач, яланаяк йөргәннәремә чаклы хәтерлим. Аяклар ярылып бетә, чирәм кайда чыга, бала‑чага шунда чаба иде. Мин ишле гаиләдә үстем. Әни унике бала тапкан, шуның бишесе-алтысы үсте инде бугай, мин - унберенчесе. Акыл керә башлагач, колхоз эшләренә йөри башладым. Курсларда укып чыккач, тракторга утырдым, райондагы бөтен авылларның җирләрен сөрдем. Урыс авылларына да бардым. Сарманга Чаллыдан беренче тракторны мин алып кайттым. Ул ватылса, үзең рәтлисең, булдыра алмасаң, кешегә эндәшәсең. Берсендә тормоз педале төшеп калган иде. Ызан буенча барып эзләп таптым, - дип сөйләде ак әби.

Сайрус абый сөйләвенчә, 1929 елда Чаллыдагы тракторчылар курсына әнисе Сарманнан чабатасын өстерәп, ә әтисе Шык­май авылыннан күн итек белән килә. Ликбез, ягъни «ликвидация безграмотности» башлангач, гарәпчә укый‑яза белгәнгә, аларны укытучылар курсларына җибәрәләр. 1930 елның апрелендә 20 яшьлек Мөхлис белән 18 яшьлек Мөкәррәмә Чаллыда язылыша. Сарманның күп кенә авылларында башлангыч классларны укыталар, Мөкәррәмә апа - 1, 3 нче классларны, Мөхлис абый - 2, 4 нчеләрне.

- Кеше булмагач, ат җигеп, мәктәпне җылытырга утынны чытыр арба белән үзем алып кайта идем. Ирем сугышка киткәч, озак вакыт бер хәбәре дә килмәде, югалткан идек инде. Берзаман хаты килеп төшкәч, исебез-акылыбыз китте. Биатам сукыр иде, «Мөкәррәмә, үз язуымы?» - дип, ышанмыйча торды. Әткәй, үз язуы, исән икән, дип сөендердем. Бер байда хезмәт иткән. Өч литрлы бидон белән сары май алып кайткан иде, - дип хатирәләре белән уртаклашты Мөкәррәмә әби.



«Туфан Миңнуллин миңа «брат» дия иде»
Сайрус абый белән Рәсим абый - Россиянең атказанган элемтәчеләре. Сайрус абый газ өлкәсендә озак еллар эшләп, пенсия­гә «Газпром»ның мактаулы хезмәткәре булып чыккан.
- Исемегез нинди мәгънә белдерә? - дип сорыйм.

- Инглизчәдән кергән исем, шук, дигәнне аңлата. Американың дәүләт секретаре Сайрус Вэнс исемле кеше булган. Нинди зур Советлар Союзында бер адашымны да очратмадым. Очратсам, бертуган итәр идем (көлә). Әти безнең колхозчы түгел, инженер булуыбызны һәм русчаны руслар дәрәҗәсендә белүебезне гомер буе теләде. Ул оста механик иде, бер җирдә булмаганда да бездә приемниклар эшләде, патефоннар, велосипедлар бар иде. Берничә ел элек Пәнәче кешесен очраттым, әти ул авылда комбайнда урып йөрде. Сугышта пленда булганга, әтигә укытучы булырга рөхсәт итмәделәр, шуңа да 1949‑50 елларда ул комбайнга утырды. Ә ул вакытта комбайнчыларның дәрәҗәсе летчикларныкы белән бер иде. Миңа очраган шул Пәнәче апасы: «Мөхлис абый безгә, малайларым инженер була, дип әйтә иде. Булдыгызмы?» - дип сорады. Булдык, өчебез дә. Батулла - әдәбият инженеры, мин һәм энекәшем чын инженерлар, - дип көлеп куйды Сайрус абый.
Ул Рабит абыйдан сигез яшькә кечерәк. Абыйсы Сайруска мәктәп китапханәсеннән балалар өчен матур тышлы китаплар алып кайтып, укуга мәхәббәт тәрбияли. Су коенырга төшкәндә, абыйларының агачларга бау бәйләп, суга сикерүләрен карап кына тора Сайрус, чөнки кечкенә була әле.

Реклама

- Батулланың Мәскәүдә икенче курста укып йөргән чагы. Башкалага юлга чыксаң, Шыкмайдан - Чаллыга, Чаллыдан пароход белән Казанга, Казаннан Мәскәүгә барасы. Берсендә аны зур юлга, «попутка»га озатырга чыктым. Бездә Яблочко кушаматлы мәктәп аты тора иде. Әти тарантасны җиккәч, башта Буракиртәгә, аннары Алмалыга, шуннан соң гына Пәнәчегә барып җиттек. Робертның китәсе килми. Ул да еламсырап калды, мин дә елый‑елый кайтып киттем.

Роберт открыткалар җибәрә иде. 1956 елда, ахрысы, беренче тапкыр гарәпчә язылган открытка килде. Әтинең әнисе Мәгъ­сүмә әби белән укыдык. Роберт гарәпчәгә аңардан өйрәнгән булган, Мәскәүдә дә институтта гарәпчәгә өйрәткәннәр. Робертка өч тәңкә җибәргәнемне хәтерлим. Алар бөтен институтлары белән ач яталар иде. Араларыннан иң бае - Ринат Таҗетдин, аның атасы колхоз рәисе булган. Безнең әти-әниләр аена 100 тәңкә салып җибәрәләр иде, - дип сөйләде Сайрус абый.

50 нче еллар ахырында Татарстанда тормыш катлаулана. Тавыкларга, умартага, хәтта алмагачларга салым сала башлыйлар. Җитмәсә, колхоз да акча түләми. Шуңа Батуллиннар, бар мал-мөлкәтен сатып, Пермь якларына күченә.

- Анда тормыш гел икенче иде. Татарстанда дача төзергә 3 сутый җир бирсәләр, Пермьда - 6‑8 сутый. Мөхлис бабагыз да, анда күчкәч, иркен сулап куйды, үлмәсә, һаман да шунда торыр идек. Сугышта пленда булып, аны НКВД гел талкыды. Ә Пермьда кыерсыту тукталды. Вафат булгач, самолет белән туган ягына алып кайтып җирләдек, - ди әңгәмәдәшем. - 1957 елда, Шыкмайда яшәгән чакта әле, Илһам абый Шакиров безгә велосипед белән килеп йөри иде. Авылларыбыз арасы, урман аркылы ат юлы белән чыксаң, биш кенә чакрым. Ул вакытта Илһам абыйны бик белүче дә юк, җыр­лаштыргалап кына йөри иде. Пермьга концерт белән килгән саен, барып исәнләшә, хәл‑әхвәл белешә идем, - ди ул.

Сайрус абый - әдәбиятка да, театрга да гашыйк кеше. Камал театрындагы һәр яңа чыккан спектакльне, җаен да, вакытын да табып, Пермьнан ук килеп карый торган була.
- Равил Шәрәфиев - иң якын дустым, Туфан Миңнуллин миңа «брат» дип эндәшә иде, без аның белән охшаш та идек. Кайвакыт, син Туфанның энесемени, дияләр иде миңа. Әзһәр абый Шакиров, Нәҗибә апа Ихсановалар белән 1958 елдан таныш. 1963 елда театрга сәхнә эшчесе булып урнашкан идем, - диде Рабит абыйның энесе.

Батуллиннар елга бер­‑ике тапкыр очрашып, төне буе сөйләшеп чыга. Киләсе елда Рәсим абыйга (ул Пермьда яши) - 60, Сайрус абыйга - 70, ике елдан Рабит абыйга 80 яшь тулачак. Мөкәррәмә әбинең бүгенгә өч баласы, ун оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Сайрус абый әйтүенчә, аның хатыны Миңлегөл апа каенанасын 120 яшькә җиткерер­гә тели.
- Шул яшькә җитәсегез киләме соң? - дип сорыйм Мөкәррәмә апаның үзеннән.

- Җитмәсәм дә бер сүзем юк. Шулхәтле яшисе килә, дип әйтә алмыйм. Аяк­лар гына сызлый, калган бер җирем дә авыртмый...


Мөкәррәмә әбинең (уртада) бүген өч баласы, ун оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: