Шәһри Казан

Рафаэль Гайзетдинов дүрт меңнән артык курай ясаган (+ВИДЕО)

Курай ясаучылар бүген бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе - чын татар кураен ясаучы Рафаэль абый Гайзетдинов белән очраштык. Рафаэль абый инде дүрт меңнән артык курай ясарга өлгергән. Түбән Кама мәктәпләренә генә дә ул 750 курай ясап тапшырган.

- Казанда курай 2010 елларда гына популярлаша башлады әле. Мин башта 20 нче музыка мәктәбендә укыттым. Курай дәресләре алып бара башлагач, уен коралына кытлык сиздем. Казан кибетләрендә шактый иде әле алар ул чакта. Тик ала-ала бетте. Шуннан, нигә әле үземә курай ясамаска, дип уйлап куйдым.

- Аңа кадәр курай ясаганыгыз бар идеме соң?
- Бала чакта курадан, юкәдән гел курай ясый идек. Уйный белмәсәк тә, көй чыгарганым истә.

- Курай ясау җиңел түгелдер?
- Бу бик мәшәкатьле, четерекле эш. Курайның нигезендә - алюминий торба. Башында ибонит материалыннан эшләнгән әсбап, бу җылылыкны саклау өчен куела, ул акрил белән әйләндереп алына. Без бу өлешне мундштук дип атыйбыз. Менә шул мундштукны ясау өчен генә дә 11 төрле эш башкарырга кирәк.



- Элек курай агачтан эшләнгән, хәзер алюминий, димәк...
- Миңа бу сорауны биргәннәре бар, шуңа да мин курайларымны агачны хәтерләтә торган полимер белән тышлыйм. Бу - машина буявы кебек купмый торган буяу.

- Курайга җылы кирәк, дисез...
- Әйе, салкында курай хәтта тавышын да үзгәртә... Мин курайның 15 төрен ясыйм.

- Алар нәрсә белән аерыла соң?
- Соль диез, Ля, Фа, Ми, ре мажор, до мажор дигәннәре бар. Алар озынлыклары һәм диаметрлары, шулай ук тавыш тоны белән дә аерыла.

- Курайларыгызга «татар курае» дип язасыз.
- Курай татар һәм башкорт уен коралы булып санала. Дөрес, 1960 елларда курайны башкортлар бик күтәреп чыкты. Аларда чынлап та бу уен коралына игътибар зурдан. Тик меңьеллык тарихыбызга күз салсак, татарда курай күптәннән булган. Шуңа да үз өстемә җаваплылык алып, татар курае дип язарга батырчылык иттем.

- Татар курае нәрсәсе белән булса да аерыламы соң?
- Әйе, башкорт кураеның ике ягы да бертөсле. Алар тел ярдәмендә уйныйлар. Татарныкы исә, гадәттә, мундштуклы була.

- Курай ясауда үрнәк алган остазыгыз булдымы?
- Юк шул. Үзлектән ясарга өйрәндем мин аны. Миңа кадәр Ифрат Хисамов бик оста ясый иде курайны. Аның минем курайларны күргәч, моннан да яхшырагы кирәкми дигәне истә. Хәзер дә бар инде ул курай ясаучылар. Ясау гына түгел бит әле, аны көйли дә белергә кирәк. Бер курайны көйләр өчен 20, 30 тапкыр уйнап карарга туры килә. Һәр тишеген кирәк икән зурайтып, кабаттан эшләгән чаклар да була. Минем остазым булмаса да, тәнкыйтьчем бар, күптәнге танышым курайчы Әхмәт Хисамов. Без аның белән коллегалар да инде хәзер. 65 яшемдә тыныч кына пенсиядә өйдә ял итәрмен дигән идем, ул мине Милли мәгариф үзәге каршындагы (Ш.Усманов исемендәге 2нче гимназия) 32 нче музыка мәктәбенә курай укытырга чакырды. Ясаган курайларымны башта аңа күрсәтәм. Ул уйнап карап, бәя бирә. Көй яңгырашына игътибар итә. Әгәр кимчелекләр бар икән, төзәтергә, эшләп бетерергә куша.

Ул да түгел Әхмәт абый үзе дә килеп керде. Тумышы белән Башкортстан ягыннан икән. Консерватория тәмамлаган. Инде 25 еллап балалар белән эшли.

- Курайны балалар бик ярата. Бу башлангыч стадиясендә өйрәнергә бик җайлы уен коралы бит. Безнең мәктәптә генә дә бишләп укытучы курайга өйрәтә. Һәрберсендә 15‑20ләп бала. Курай бит әле ул тын алуны җайга сала, үпкә эшчәнлеге өчен дә бик файдалы, - дип искәртеп үтте Әхмәт абый.

- Җыр, бию бәйгеләре күп. Ә менә уен коралларында уйнаучылар өчен фестивальләр сирәк уза. Профессиональ курайчылар өчен бәйге уздырсыннар иде. Бу минем күптәнге хыялым. Шуның узганын күрсәм, үлсәм дә, үкенмәс идем, - ди Рафаэль абый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: