Шәһри Казан

Рафаил СИРАҖИ (Шигърият)

Татар әдәбиятында авылда яшәп иҗат иткән шагыйрь һәм прозаиклар аз. Рафаил Сираҗи (Субаев) - әнә шундый сирәк шәхесләрдән. Бүгенге көндә ул Чүпрәледә гомер кичерә. Иманга өндәү, туган җиргә мәхәббәт, сабырлыкка һәм сөюгә мәдхия җырлау хас аның иҗатына. Рафаил Сираҗи - «Гамьле җаным» (1996), «Сонетлар» (1998), «Хәтер дәрьясы» (2001), «Илаһият» (2002),...

Реклама

Кыйбла эзлисеңме...
«Дүрт ягым - кыйбла!» - диеп,
Мактана калса бәндә -
Адашырга күп кирәкме
Шулай ашкынган мәлдә?

Алдың-артың, уңың-сулың...
...Әле астың-өстең бар,
Теләгәнчә сайлар идең -
Тик мәсләк мәйданы тар.

Сулга китсәң - ул ягыңда
Иблис явы мәш килә.
Алар сине авызлыклар
Елмаю, мәкер белән.

Хөсетлеккә, комсызлыкка,
Карунлыкка этәрер:
«Җирдә тик бер яшисең...» - дип,
Нәфесеңне күтәрер.

Уңга күз сал: фәрештәләр
Каләм тоткан язарга,
Һәр гамәл дә нык исәптә,
...Мәсләк тотма азарга!

Изгелекнең, игелекнең
Урыны дәфтәр түредер.
Бу гамәлләрнең әҗере
Бакыйлыкта күренер.

Боргаланма, кыйбла эзләп,
Нәфескә ирек куеп,
Дүрт ягыңны абайламый
Таркалма, әхлак җуеп!

Яралу
Без судан яралмаганбыз.
Су - җиргә кардәш кенә;
Җир белән янәшә булу -
Аларның гадәтендә.

Шуңа, су кушып сөйләмим
Сүзләремне, дусларым.
Мин тәкрарлыйм Ходай нәрсә
Күңелемә кушканын.

Без уттан яралмаганбыз,
Ут - куркыныч бер афәт,
Ерактан гына җылытсын -
Читләшсен бездән гафләт.

Уттан яралган затларны,
«Җен», дигән, Бар Кылучы.
Уттан туганнар кулында
Яманлыклар кылычы.

Утка табынган кемсәләр
Үзләре дә яналар,
Мәңгелеге хозурында
Гафу ителмәс алар...

Саклану кирәген белеп
Шул кылыч һөҗүменнән -
Хас булсын камил омтылыш
Калебләр үзәгендә.

Без җилдән яралмаганбыз -
Айкамыйбыз җир, күген,
Шуңа да безнең гадәткә
«Җилкуар»лык хас түгел.

Иңендә салып тибрәткән
Җиргә ихлас салганбыз,
Шунда тамыр җибәргәнбез,
Шунда үсеш алганбыз.

Шулдыр - иман бишегебез,
Шулдыр - күңел даныбыз.
Утта янмыйк, суга батмыйк,
Җирдә чыксын җаныбыз!

Береккән безнең кендекләр
Тәүге кан тамган җиргә.
Ул, безне кочакка алгач,
Нурга урасын гүрдә.

Иман
1
Дәһриләр нык тырышса да
Биздерим, диеп, аннан -
Баш тартмады денле халык
Иман дигән зур даннан!

Иман - бәндәнең терәге,
Нур алыр яктысыдыр,
Гадел яшәүгә бу җирдә
Таяныр ноктасыдыр.

Иман ул - яшәү чорында
Берегү Җир-анага.
Калебеңдә мәхәббәтне
Юнәлт бары аңарга!
2
Җиребез - тәүге адымнан
Күрсәтә безгә кадер,
Шуңа әҗер түли алсак,
Канәгать булыр бәгырь.

Язылмасын язмышларга
Аерылу туган җирдән,
Калма, дала кылганыдай
Бәргәләнергә җилдә.

Хәтер җуйса туган җирен,
Каралыр сымак калеб.
Иманлы күчик куенына,
Туган туфракта калып!

Хәтер - зиннәт
Еллар әйди безне, аяк терәсәң дә,
Киреләнеп, артка карап, сөйрәлсәң дә...

Яшьлеккә кайтыйм, дип, өзелеп җырласаң да,
Үткән гомер кайтмый, үкереп еласаң да.

Каласы иде лә кичәге халәттә
Берәр сәбәп табып, хәерле сәгатьтә.

Кичә күргән төшне бүген күрсәң икән...
(Елмаеп, төшемә кергән мәрхүм әнкәм!)

«Нәрсә хыяллана бу бәндә?» - димәгез.
Әле чайкала бит киң суда көймәбез.

Яшәү дәрьясында көймә тибрәнгәндә
Нигә хатирәдән гарык булсын бәндә?!

Хәтер дигән нигъмәт - Ходай биргән зиннәт.
Еллар үткән саен арта шушы кыйммәт...

Юаныч
Ай миңа баккан, мин аңа...
Моң сара, аңа карап,
Инде хисапсыз кабат...

Аңа карап нигә икән
Искә төшә яшьлегем?
... Күп шул серем яшерен.

Үткәнемнән калганнарым -
Тик хатирә... һәм дә Ай...
Шуңа моңланам бугай?

Хатирә белән серле Ай -
Гомер юлдашым алар.
Әле ярый алар бар...

Күңелне бәйдә тотарга
Мөмкинме Айга карап?
Яшәсен изге тараф!

Шөкерем аша Ходама,
Күз биргәнгә куанам.
Нурга карап юанам!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: