Шәһри Казан

Раил Садриев: «Тамак» комедиясе 200 серияле булачак»

Үзенең туган төбәгендә дәүләт театры булдырып, бар көчен шуны яшәтүгә багышлаган кешегә ничек сокланмыйсың?! Сүзем Буа Татар дәүләт сатира һәм юмор театры җитәкчесе Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев турында. Туган җирем дип җан атып йөри ул. Шуның өчен якташлары да үзенә хөрмәт белән карый. Җитәкче кеше нәкъ Раил сыман булырга...

Реклама

Әле күптән түгел Раилнең туган авылы Адав-Толымбай авылында «Тамак» дигән ун серияле комедия төшерелде. Шул уңайдан аларның эшчәнлеге, иҗатлары турында Р.Садриевның үзе белән сөйләштек.
- Раил, фильм төшерү уе каян килде? Ни өчен аның исеме «Тамак» дип атала?
- Мин кино төшерүгә битараф кеше түгел. Берничә ел элек «Кунак» дигән фильм төшергән идем. Аны Халыкара Мөселман киносы фестивалендә дә күрсәттеләр. Шулай булгач, бу өлкәдә тәҗрибәм бар, дияргә була. Без «Елмай» тапшыруында камера алдында эшләп өйрәнгән бит инде. Шуңа күрә кинога төшкәндә ничек эшләргә икәнен беләбез. Безнең фильм ситуацион комедия дип атала. Әлегә андый жанр татарда юк. Без аны июль-август айларында минем тарафтан ачылган «Тамак» (Туктап ал милли ашлар кафесына) кафесында төшердек. Сценариен Илсур Мортазин, Азат Зарипов һәм мин яздык. Әлегә ун серия төшерелде. Елына йөзне эшли алсак, әйбәт булыр иде дип уйлыйм. Без аны 200гә җиткерү турында хыялланабыз.
- Фильм булгач, тамашачының танылган артистларны да күрәсе килә.
- Без һәр сериядә берәр танылган шәхесне күрсәтәчәкбез. Беренче серия Фирзәр Мортазиннан башланды. Соңгысы Салават Фәтхетдинов белән тәмамланды. Яхшы чыкканмы, начармы - анысына тамашачы бәя бирер. Тәвәккәллек белән эшләнгән эш, безнең күзлектән караганда, ярыйсы гына килеп чыкты. Тамашачыны җәлеп итәрлек дип уйлыйбыз. Ул 1 ноябрьдә зәңгәр экраннарга чыгачак. Артистларга килгәндә, үзебезнекеләрдән тыш, фильмга әтнәлеләр дә төште. Читтәге башка театрлар шикелле, без дә актерларга кытлык кичерәбез. Быел театрга дүрт кеше килде.
- Репертуарны тулыландырырга кирәк бит әле. Быелгы сезонда нинди премьералар көтелә?
- Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен Раушан Шәриф яңача сәхнәләштерде. Мәскәүдәге милли театрдан килгән режиссер «Детектор лжи» дигән спектакль куйды. Анысын тамашачы ничек кабул итәр, әлегә белгән юк. Альберт Гафаров Н.Каляданың «Титибаш» әсәрен сәхнәләштерде. Октябрьдә тамашачы хозурына Илфак Шиһапов әсәренә нигезләнеп икәү бергәләп иҗат иткән «Пәри» спектаклен тәкъдим итәчәкбез. Баш рольдә Илсур Мортаза белән икебез уйныйбыз.
- Россиядә Сез йөрмәгән төбәк калмагандыр инде. Кая гына барсагыз да, үзегезне яратып кабул итәләр. Моның сере нидә икән?
- Заманына күрә шундый театры да кирәк дияр идем. Гасыр башында Кариев кебек артистлар уйнаган спектакльләрне бүген күрсәтсәң, халык залдан чыгып китәчәк. Хәзерге вакытта кешене интернет, телевизор тәрбияли. Ни өчен профессиональ булмаган кайбер җырчыларны халык ярата дип уйлыйсыз? Алар бүгенге ритмга, заман халәтенә туры килә торган җырлар башкара. Минем өчен сәхнә - халык белән аралашу урыны. Кеше көлдерү ул бер алым гына. Әгәр сиңа хөкүмәт акча түли икән, телисеңме-теләмисеңме, тамашачының зәвыгын өйрәнергә кирәк. Әлбәттә, сәхнәдә тәрбия дә булырга тиеш. Ун елдан соң кешеләр белән утырып ихлас аралашу иң дефицит әйбер булачак. Бүген тамашачыны үзеңнең «союзнигың» итәргә кирәк. Әгәр театрның тамашачысы булса, ул яши, булмаса - юк. Мин тамашачыны яхшы беләм, чөнки алар каршына еш чыгып басам.
- Раил, «Чит җирдә олтан булганчы, үз җиреңдә солтан бул» дигән гыйбарә сиңа бик тә туры килә. Син шәһәр җирендә дә теләсә нинди эш башкара алыр идең югыйсә.
- Мин элек Празат абыйдан: «Казанны авыл баса. Алар шәһәргә авыл культурасын алып килделәр. Ул егетләр шәһәр малайларыннан көчлерәк булып чыкты», - дигән сүзләр ишеткән идем. Бу чыннан да шулай. Салават әйтмешли, минем авыл миңа кирәк, дигән шигарь белән яшим мин. Авыл советы депутаты булганлыктан, авылдашларның ышанычын да акларга кирәк. Шуңа күрә зиратларны, урамнарны чистартуда башлап йөрергә туры килә. Юлларын да эшләтергә кирәк. Авылда яшәү үзе бер рәхәт бит ул. Бернинди химиясез яшелчә үстерәсең. Авыл кешеләренең йөзе якты. Аларны һәр көн күреп сөенәсең. Безнең авылдан Гомәр Толымбай, Равил Кукушкин кебек язучылар һәм шактый гына спорт осталары чыккан.
- Һөнәрең буенча тарихчы-педагог икәнеңне беләбез. Әгәр үзеңә театр училищесында укытырга тәкъдим итсәләр, яшьләрне нәрсәгә өйрәтер идең?
- Театр фәлсәфәсе укытыр идем мин. Театр бит ул алдау, әмма аңа кеше ышанырга тиеш. Тамашачыны бүгенгечә алдый белергә, кеше күңеленә юл табарга кирәк.
- Электән китап укырга яраткан педагогның бүген аңа вакыты каламы?
- Шунысы кызганыч, укырга вакытым бик аз. Минем өйдәге китапханәдә өч меңнән артык китап бар. Күбрәк фәлсәфи китаплар укырга яратам.
- Үзеңнең китап язып карау теләге юкмы соң?
- Кызыклы хатирәләрем бик күп минем. Әмма яза башласам, өлгерә алмыйм, фикерем югала. Әйтеп торып яздырсам гына инде. Кем белә, бәлки киләчәктә анысы да булыр. Әлегә тамашачыны театрыбызның иҗат җимешләре белән таныштырасы килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: