Шәһри Казан

Разил абыйның язмыш юллары

Кәрим Тинчурин театрына барсам, туган йортыма кайткан кебек булам. Биредәге һәр артист, һәр хезмәткәр туганнарым кебек. Ник ди­гәндә, кайчандыр үземә дә биредә бераз эш­ләп алырга насыйп булган иде. Кызганыч, яраткан театрыма бик күптән килергә форсат табылмаган. Ә ул бит инде бу сезонда гына да күпме премьера куеп өлгерде, өр-яңа спектакльләр...

Реклама

Шунысы игътибарга ла­ек: әдәби-музыкаль жанр акрынлап Кәрим Тинчурин театрының бүгенге йөзен билгели башлады һәм сәхнәгә яңа талантлы яшьләрне алып чыкты. Яшь артистлар театрга килгәч тә иң әүвәл Габдулла Тукай иҗатына нигезләнеп «Сөй гомерне» пьесасын сәхнәләш­тергән иде. Аннан Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына мөрәҗәгать итеп, аның «Без - кырык беренче ел балалары» повестеннан өзекләрне дә сәхнә­гә алып менделәр. Соңрак берәр пәр­дәлек әлеге ике иҗат җимешен «Бер көндә ике шәхес» дип берләштереп, алар янә бүген китаптан аерыла баручы татар кешесенә әдәбиятыбызның матурлыгын күр­сәтеп бирә алды. Инде менә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәү­ләт һәм Җәлил премияләре иясе, Татарстанның халык шагыйре, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты һәм Мәдә­ният, фән, мәгариф һәм милли мәсьә­ләләр комитеты рәисе, шулай ук Республика милли китапханәсенең Попечительләр шурасы рәисе, яраткан әдибебез Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә дә чират җитте. Тинчуринлыларның сәх­нә­сенә «Язмышым юллары» - бәхет эзләп Мәс­кәүгә юл тоткан Разил абыйның башыннан кичкәннәре һәм уй-хыяллары, фикерләре, тормыш баскычларында бул­ган төрле вакыйгалар күтә­релде.
Әлеге «юлларны» мин университет тәмамлаганда депутат-язучыбызның томлыкларыннан ук укып белгәнлектән, залда утырганда сәхнәдә әйтелгән һәр шигырь юлының, һәр әйтелгән җөм­ләнең тәмен тоеп, алдан ук исемә төшереп, авыз эчемнән генә пышылдап утырам. Әйтерсең лә без тамашачылар да әле яңа дөньяны танып өйрәнә башлаган малай, әле гашыйк булган яшь егет, әле әнисенең яраткан улы, әле сөеклесенең ире, әле яңа туган сабыеның әтисе, әле милләтебез өчен борчулы уйларга чумган татар баласы, әле шактый акыл җыеп, һәр нәрсәгә үз атамасын бирүче фәлсәфәче, дөньяны үзгәр­тергә җыенган шагыйрь Разилнең хис-кичерешләре эчендә кайныйбыз - аның бе­лән бергә шатланабыз, кайгырабыз, сөябез, нәфрәт­ләнәбез... Башка тамашачыларга ничек булгандыр, мине исә бу спектакль бөтен барлыгым белән иҗат мохитенә, Разил абыйның күңел дөньясына алып кереп китте. Үзем дә күпмедер каләм тибрәтүче буларак, мондый кичәләр минем шикеллеләргә генә кадерледер дигән фикерләрем, зал тутырып килгән халыкны күргәч, эреп юкка чыкты. Миңа калса, Кәрим Тинчурин театры сайлап алган әлеге төрле жанрлар синтезыннан торган ижат юнәлеше китаптан читләшә баручы бүгенге яшьләребезне әдә­биятыбызга, әдипләребезнең иҗатына җәлеп итү, аның матурлыгын, байлыгын күр­сәтеп сокландыру, янә кулларына китап алырга этәрү җәһәтеннән үтә дә әһәмиятле эш башкара. Дөрес: «Камал театрында да даими рәвештә төрле мәртәбәле шәхесләребезнең иҗат кичәләре, юбилейлары булып тора бит», - диярсез. Сүз дә юк, бу шулай һәм мин моны бик хуплыйм. Разил абыйча әйтсәк, «әмма да ләкин», елга бер генә мәртәбә, бер генә көн булучы андый чараларга, төрле сә­бәпләр аркасында, теләге булган һәркайсыбыз да бара алмый шул. Ә тинчуринлыларның мондый эшне даими спектакльләр итеп алып баруларын әдипләребезнең ­шә­хесен һәм иҗатын бүгенге буынга җиткерү буенча бәя­ләп бетергесез зур хезмәт дип әйтер идем мин.
«Язмышым юллары» спектаклен караган тамашачы яшь артистларыбызның фортепьяно, гитара, баян, скрипка ише төрле уен коралларында уйный белү сә­ләтенә дә игътибар итми кала алмагандыр. Шәхсән үзем, җыр-моңга төренеп, төрле хисләр контрастында баручы, эстафетаны әле бер, әле икенче артистка күчереп, җыр, шигырь, скетч, хикәя­ләү рә­вешендә үрелеп барган, шартлы рәвештә 10 бү­лектән торган әлеге сәхнә әсәрен уйнаучы тинчуринлылар «гаиләсенең» артуына, сәхнәдә яңа артистлар пәйда булуына сөендем. Буыннар алмаша икән, димәк, киләчәк бар. Яшь артистлар бер-берсен сәхнәдә ничек алмаштыра-алмаштыра чыгыш ясаган сыман, театрга яңа агым, яшьлек дуамаллыгы да һәр­вакыт кирәк. «Сөй гомерне» әсәрен сәхнәләштергән вакытта яшьләр нибары дүртәү генә - Артем Пискунов, Лия Вильданова, Илфак Хафизов һәм Резеда Сәлахова булган булса, «Без - кырык беренче ел балалары» спектаклен уйнаганда сәхнәгә Булат Зиннәтуллин һәм Тимур Баһаветдинов та килеп кушылды һәм әлеге алты кешелек ко­манда Дамир Сираҗиев исемендәге премия иясе булырга да өлгерде. Ә «Язмышым юллары» әсәрен сәх­нә­ләш­тер­гәндә тинчуринлылар тагын да «баеды»: яшь­ләр сафына Мәскәүгә барып ГИТИСта белем алып кайткан иптәшләре Зөлфәт Закиров, Мәдә­ният һәм сән­гать университетын тә­мам­лаучы тагын бер яшь артист Айгөл Галиуллина да килеп кушылды. «Төш» спектаклендә «Елена» ролен башкарган өчен «Туганлык» фестивалендә «Ел хатын-кызы» номинациясендә җиңү яулаган Гөлназ Нәүмәтова да әлеге спектакльдә үзенә тиешле рольдә уйнады. Шу­шы сос­тав белән «Язмышым юллары»н сәхнә­ләш­тергән тинчуринлылар «Тантана» фестивалендә бы­ел «Иң яхшы ансамбль» буларак та танылдылар. Аларны бу җи­ңүләре белән дә ихлас кү­ңелдән котлап, әдипләребезне һәм аларның иҗатларын алга таба да танытуда армый-талмый эш­ләүләрен дәвам итәрләр дип ышанып калабыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: