Шәһри Казан

Разил Вәлиев: «Бездә «юк» дигән сүз юк»

- Разил әфәнде, бүгенге көндә мең төрле мәшәкатегез булса да, Сезнең өчен китап дөньясы, китапханәчеләр эше гел якын булып кала бирә. Китап, китапханә, китапханәче төшенчәләренең кайсысы иң мөһим роль уйный дип уйлыйсыз: яхшы китапмы, затлы китапханәме, акыллы китапханәчеме?

- Алар, бер-берсен тулыландырып, бербөтен булалар һәм һәркайсының да мактанырлык, горурланырлык яклары да, проблемалары да бар. Проблемаларыбызның иң беренчесе - бүгенге көндә китаплар, китапханәчеләр һәм китап укучылар өчен дә тиешле шартларыбыз юк, китапханәләрнең матди хәле, материаль-техник базасы тиешле дәрәҗәдә түгел. Бүген Республика Милли китапханәсенең фонды 3,5 млн.га җитеп килә һәм ул Россиядәге иң бай китапханәләрдән санала. Бу байлыкны югалтмыйча, киләчәк буыннарга тапшыру - безнең бурыч. Китапларны тиешле шартларда саклар өчен, милли китапханәгә сигез мәртәбә зуррак бина кирәк. Борынгы кулъязмалар, документлар үзләренә бик сакчыл караш сорыйлар. Аларның кайберләре кулга тоткач таралырга тора, әмма без аларны галимнәребезгә, студентларга бирмичә булдыра алмыйбыз, чөнки фонд хәрәкәтсез тик ятарга тиеш түгел. Шуңа күрә, аларны тиз арада электрон вариантка күчереп бетерәсебез бар. Әлбәттә, бу эш бара, ләкин тиешле дәрәҗәдә дип әйтмәс идем, тагын да зуррак мөмкинлекләргә ия булган җиһазлар кирәк.

- Сигез мәртәбә кысан шартларда «яшәгәндә» без китапларыбызны, кулъязмаларыбызны югалтмабызмы?
- Югалтабыз, бик күп нәрсә югалтабыз. Борынгы кулъязмаларны саклау өчен, дымлылыкның, температураның билгеле нормативлардан тайпылмавы мөһим. Бүген китапларыбыз хәтта чормаларда, подвалларда, баскыч асларында саклана, куярга урын юк. Республика Милли китапханәсенең фонды ел саен якынча 20000 китапка арта. Бу - кечкенәрәк район китапханәсе кадәр дигән сүз. Фонд зурая, тулылана, ә бина шул ук хәлдә кала бирә. Өметсез - шайтан, диләр, әлеге мәсьәләдә куанычлы хәбәребез дә бар. Аллага шөкер, Президентыбыз Мәдәният министрлыгының соңгы коллегиясендә әйтеп үтте - быел мәйданы 10 000 кв.м булган яңа китап саклау бинасы салына башлаячак. Күпмедер дәрәҗәдә бу безнең мәсьәләне хәл итәчәк, ләкин тулаем түгел. Милли китапханәгә, һичшиксез, яңа зур бина кирәк. Аның мәйданы 40 000 кв.м.дан да ким булмаска тиеш. Кешеләрнең яшәү рәвешләре хәзер нык үзгәрде. Халык китапханәләргә күбрәк килсен, дибез икән, без аларны замана шартларына туры китереп үзгәртергә тиешбез. Якты, матур өендә йомшак кәнәфиенә утырып газета-журнал, китап уку мөмкинлеге бар икән, нигә кеше урындыклары җимерелгән, өстәлләре кыршылган китапханәгә килсен ди?! Китапханәләрдә компьютер, интернет, сканер да булсын, теләгән кеше чәй, кәһвә дә эчә алсын.

- Сез - дөньядагы бик күп китапханәләрне күргән кеше. Сезнең хыялдагы китапханә нинди ул?
- Чыннан да, бик күп илләрнең китапханәләрендә булырга туры килде. Иң гаҗәпкә калдырганы Конгресс китапханәсе булгандыр. (АКШның Милли китапханәсе, аңа 1800 елда нигез салынган. 2000 ел башына 470 телдәге 30 млн китап исәпләнгән. Фонд ел саен 1-3 млн.га арта. - Авт.) Мин анда туксанынчы еллар башында булдым. Искә төшерик, ул вакытта әле интернет, компьютер дөнья буйлап киң таралмаган иде. Шул вакытта ук китапханәнең директоры Джеймс Биллингтон: «Безнең өчен «юк» дигән сүз юк», - диде. Мин, тикшереп карарга теләп, Тукай китапларын һәм үземнең фатир телефонын табуларын сорадым. Исем-фамилиямне язып, бераз көтәргә куштылар һәм берничә минутта табып та бирделәр. Арада Г.Тукайның ХХ гасыр башында Япониядә басылган китаплары да бар иде. Анда китап укучылар өчен тудырылган шартлар искитмәле. Инде үзебезгә кайтабыз икән, кайбер районнарда, аерым авылларда матур гына китапханәләребез бар, ә гомумән алганда, эшлисе эшләребез бик күп әле. Урыннардагы китапханәләрнең торышы, фондларының байлыгы җирле җитәкчеләрнең зыялылыгыннан да тора. Үзе китап укымый икән, ул китапны бар дип тә белмәячәк, китапханә белән дә кызыксынмаячак. Китапханәчеләрнең хезмәт хакын да арттырасы иде. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә бик зур үзгәрешләр булды, укытучыларның хезмәт хакы уртача 25-27 мең сум чамасы, китапханәчеләрнеке исә 14 мең генә, ә авыл җирендә исә ул 6-7 меңнән артмый. Мин һич кенә дә аларның хезмәте икенче планда булырга тиеш дип әйтмәс идем. Элек-электән, мәгариф белән мәдәният бергә, бер дәрәҗәдә булган.

Реклама

- Инде акрынлап китапханәләрдән китап укучыларга күчик. Без бүген, «кешегә басым ясарга ярамый», дигән сүзләрне еш ишетәбез. Бигрәк тә уку-укыту мәсьәләсендә сүз чыкса, укытучылар, без балаларга басым ясый алмыйбыз, дисә, мәктәп директоры укытучылар турында да шушы ук сүзне әйтә. Тәкъдим итмичә, укытырга юнәлеш күрсәтмичә, күпмедер дәрәҗәдә таләп итмичә генә укырга, белем алырга күнектереп, өйрәтеп буламы икән?!
- Әлбәттә, балаларны китап укырга күнектерергә кирәк һәм бу иң элек гаиләдән башлана. Әле дә хәтерлим: балачакта әнкәй үзе йорт эшләрен караганда, ашарга әзерләгәндә, миңа кычкырып китап укырга куша иде. Ул сорамаса, «Алтын йолдыз», «Газинур» романнарына ул яшемдә үк тотынган булыр идемме икән?! Шулай итеп, әкренләп китап дөньясына кереп киттем. Тәрбиянең нинди оста алымы булган ул. Балаларга, тегене укы, моны укы, дип, артык басым ясау кирәкмидер, ә менә юнәлеш бирү, тәрбияләү кирәк. Бүген сәүдә үзәкләрендә балаларны вакытлыча калдырып тору урыннары бар. Анда балалар уйныйлар, мультфильмнар карыйлар. Кайбер чит илләрдә исә, әлеге очракта балаларга кычкырып китап укыйлар, җырлар өйрәтәләр, күмәк уеннар уйнаталар. Гомумән, анда һәр мөмкинлек тәрбия чарасы буларак кулланыла. Безгә дә бу юнәлештә тырышасы бар. Радио-телевидениене дә тиешле дәрәҗәдә кулланып бетермибез. Бик мавыктыргыч, гыйбрәтле язмышка ия булган китаплар, шулай ук гаҗәеп бай һәм уникаль шәхси китапханәләр бар, әнә шулар турындагы тапшырулар кешеләрдә китапка карата кызыксыну уятыр иде.

- Статистика күрсәткәнчә, әле кайчан гына бик кызыклы, мавыктыргыч булган интернеттан кайберәүләр инде читләшеп килә. Бүгенге яшьләр дә әкренләп китапка тартыла башладылар дисәм, ялгыш булмас. Китап, басма матбугат бетә, диючеләр ашыгып нәтиҗә ясыйлар, дип уйламыйсызмы? Бетә дигәнебез буталып йөрү чоры гынадыр бәлки...
- Заманында кино барлыкка килде, аңа карап театр бетмәде, аннары фотоаппарат рәсем сәнгатен юк итә алмады, шуның кебек үк, китапның электрон варианты да басма китапны кысрыкларга тиеш түгел. Аларның һәр икесе бер-берсен тулыландыра гына. Ашыгыч рәвештә ниндидер мәгълүмат кирәк икән, без интернетка мөрәҗәгать итәбез. Юлга чыкканда да, басма китаплар күтәреп йөргәнче, аның электрон вариантын үзең белән алу кулайрак. Ә инде иркенләп, җаныбызны ял иттереп, вакыйгалар, образлар эченә кереп китеп укырга теләсәк, әлбәттә инде, безгә басма китап кирәк. Шунысын да әйтеп үтик: безнең Татарстан китап нәшриятында китап аз басылмый һәм сыйфаты, бизәлеше ягыннан башка халыкларныкыннан һич кенә дә калышмый. Чит илләрдә узган күргәзмәләрдә дә алар югары бәя алалар. Китап сәүдәсенә, китапны таратуга килсәк, бу эш бездә начар оештырылган. Тырышканда, җитәкчелектән хуплау булганда, шул ук китапханәләрдә китап сатуны үзләре өчен дә отышлы итеп оештыра алырлар иде югыйсә.

- Разил әфәнде, Сез әле генә, Туфан Миңнуллин менә монда утырырга ярата иде, дип, аны искә алдыгыз. Аның белән озак еллар буе иңгә-иң куеп эшләдегез, фикердәшләр булдыгыз. Сез бүген таяныч булырдай яшьләрне күрәсезме, аларга нинди бәя бирер идегез?
- Бүгенге яшьләрдән мин бик канәгать. Бигрәк тә шигърияткә килүчеләр арасында сүзнең кадерен аңлый, белә торган өметле яшьләребез бар. Иң мөһиме - аларның әйтер сүзе, фикере булырга тиеш. Прозага, драматургиягә килгәндә, хәзергә әйтми торыйм. Ә менә яшь артистларыбызның күбрәк китап укуларын теләр идем. Әдәбиятны, шигъриятне яратсалар, якын итсәләр, китап сүзен халыкка җиткерүдә алар искитмәле зур роль уйнарлар иде.
Разил әфәнде яныннан чыгып, чаба-йөгерә редакциягә кайтканда каршыма бертөркем кошлар килеп кунды. Әллә очрашу тәэсиреннән айнып җитмәгәнгә, күңелгә Разил Вәлиевнең сүзләре килде: «Күктәге кошлар - кешеләрнең җаны түгел, хыялыдыр алар... Кеше, дөнья ваклыкларына чумып, хыялын онытса, ул, аны ташлап, кош кыяфәтендә күккә очадыр...» Куркып куйдым... Минем күңелем дә хыялсыз, байлыксыз калып, бу кошларга иярмәсен тагын. Алган китабымны кая куйдым соң әле?!.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: