Шәһри Казан

Ренат Вәлиев: «Мин – ирекле кош»

«Мәйдан» телеканалын карап утырам. Монда, мәйтәм, ниндидер артистны популяр дип авыз суын корытасы юк - монда баяны, гармуны, курае белән бер генә кеше популяр - Татарстанның атказанган артисты Ренат Вәлиев. Теләсә нинди артист, теләсә нинди клип - шундук игътибар Ренатка төшә. Кулларында былбыл сайрата дисәң дә була аның турында. Ул...

Реклама

Гаиләдәге унбишенче бала
- Мин Түбән Новгород өлкәсе Грибан авылыныкы, - дип башлый сүзен Ренат. - 1971 елның 9 мартында әниемнең унбишенче баласы булып дөньяга килгәнмен. Дөрес, миннән алда туганнарның бары җидесе генә исән иде. Калганнары кечкенә вакытларында ук, прививка булмаганлыктан, төрле авырулардан бакый дөньяга күчкән. Әнкәем Нәфисә 1929 елгы иде, мине 42 яшендә тапкан, әткәем Сөләйман 1919 елгы, сугышта булып кайткан кеше. Миңа - төпчегенә 5 ай булганда, ул безнең арабыздан киткән.
- Сез, төпчек булу сәбәпле, бик иркә булгансыздыр инде?
- Мин бик шук, әмма шул ук вакытта сөйкемле булганмын. Иркәлек тә юк түгел - күп кенә шуклыкларыма туганнарым күз йома килде. Әнием мине, төпле белем алсын дип, укырга икенче сыйныфка Мәскәүгә, олы абыем янына җибәрде. Әткәйнең, кемне-кемне, төпчегемне укытам дигән сүзен үтәргә кирәк ич инде! Мин анда кечкенә баянымны кыстырып киткән идем. Мәскәүдә укыган ике ел эчендә өздереп уйнарга да өйрәндем. Туган авылны, әнкәйне сагынуга түзеп булмый иде, шуңа ике елдан соң мин кабат авылга кайттым да. Теге шуклык та Мәскәүдә торып калды - мин инде шактый басынкыланып кайттым. Ул вакытта, кечкенә генә булуга карамастан, авырлык та, эш тә җитәрлек иде. Әтисезлек төшенчәсе дә канга сеңде.
- Шуның кадәр сагына торган кеше булгач, ничек Казан тиклем Казанга китәргә тәгаенләдегез?
- 5-6 яшьләр тирәсендә мин төш күрдем. Имеш, миңа таныш булмаган шәһәр, кирмән, урамнар - һәм мин нәкъ менә шунда яшим. Соңрак, абыем киңәшен тотып, Түбән Новгород өлкәсенең сәнгать училищесына укырга кергәч, әлеге төш тагын кабатланды. Кабат шушы шәһәр, урамнар... Мин бит ул вакытта Мәскәүдән, Новгородтан кала башка шәһәрләр белән бөтенләй таныш түгел! 1989 елны исә, татар мохитенә сусап, Казанга килдем. Мәдәният һәм сәнгать институтының оркестр бүлегенә укырга кердем. Өченче курста параллель рәвештә консерваториядә укый башладым.
- Бу вакытта әниегез исән-сау булгандыр әле?
- Исән иде. 1993 елда бакыйлыкка күчте, ул вакытта олы улым Рәсүлгә 3 ай иде. Әнкәй минем Казанга күченүемә шат булды, шөкер. Балачактан өйдә саф татарча гына сөйләшү аша ул миңа татар милли сәнгатенә юл күрсәтүче була алды.
Артист тәртипле булырга тиеш
- Күп кенә артистлар нәкъ менә Сезнең уйнавыгызга өстенлек бирә. Монда инде үзенчәлекле стиль турында сүз катсак, дөрес буладыр.

- Синдә бөтенләй башка стиль, диючеләр шактый. Мин бит Казаннан шактый ерак татар авылында туып үскән кеше, ул - рус мохите белән катнаш-аваздаш җирлек. Миндә шул җирлек шаукымы татар милли аһәңнәре белән берләшкән, күрәсең. Шуңа үзенчәлекле уйнау стиле килеп чыга да. Казанда яши-эшли башлагач, мин колоритлы уйнау стилен шомарттым гына шикелле.
- Беренче гастроль хәтергә теркәлгәнме?
- Икенче курста укыганда Хәйдәр Бигичев һәм Зөһрә Сәхабиева белән гастрольгә чыгып киттем. Башкортстан якларындагы ул ике айлык гастрольләрдән соң мин, бу эш бик авыр икән, дигән карарга килеп, ике еллап беркая да бармадым. Ул вакытта танылып кына килүче Габделфәт Сафин ике тапкыр, минем баянчы бул әле, дип чакырып килде, ризалашмадым. Өченче тапкыр килгәч, яхшысынмадым, ризалаштым. Өстәвенә, барырга кирәген белдереп, төш тә керде.
- Сезне төшләр һәрдаим озатып килә, ахры?
- Авырлык булса, мин Ходай Тәгаләдән, белгерт, дип сорыйм. Ул йә төшкә кертә, йә өндә белгертә. Ул вакытта акчасызлык та үзәккә үткәндер инде, гастроль турына чыгып китүем өчен сәбәпләр шактый җыелды. Артист тормышының кирәкле якларын да күрдем, кирәкмәгәннәрен дә. Әмма ул чор өчен мин Габделфәткә рәхмәтле. Ул бик талантлы артист - йөз җырдан да үзенә туры килерлек берсен сайлый белә. Шул чорда без аның белән «Чияләр», «Син утырттың аны туеңда» кебек легендар җырларын яздырттык.
- Кирәкле яклар белән кирәкмәгән якларга ниләр керә, Ренат?
- Мин тәртипле артистлар белән хезмәттәшлек итәргә яратам. Эчеп, кешелеклелеген югалта торганнары белән аралашмаска тырышам. Аллага шөкер, тәртиплеләре күбрәк - Римма Ибраһимова, Зөһрә Сәхабиева, Зилә Сөнгатуллина, Мирсәет Сөнгатуллин, Флера Сөләйманова, Рәсим Низамов, Илшат Вәлиев кебек җырчылар белән эшләү үзе бер рәхәт. Без артистлар күп йөрибез бит. Аеруча чит төбәкләрдә элеккегечә артистларга табыну калган әле. Татарстан да аларга бер өлге кебек - бездән килгән артистлар эчеп, сәхнәдә үзләрен ямьсез тотса, алар безне гафу итмәячәк.
Кеше өлешенә кермәгез, диделәр
- Татарстанның атказанган исемен Сез шактый соң алдыгыз дип беләм. Моңа җитди сәбәпләр бар идеме?

- Мин 2000 елга кадәр хәзер «Казан нуры» дип аталучы ансамбль җитәкчесе булып эшләдем. Шул елларда мине исемгә тәкъдим итә башлаганнар иде инде. Аннан Татарстанның җыр һәм бию ансамбленә сәнгать җитәкчесе булып киттем, дүрт ел әлеге ансамбльнең директоры вазифаларын башкардым. Анда да эш нәтиҗәсе күренә башлагач, мине кабат исемгә тәкъдим иттеләр. Әмма бөтен җирдә көнләшү дигән нәрсә борын төртә - безнең эштә дә андыйлар булмады түгел. Әйттеләр - сине болай да беләләр, монда исем көтеп торучылар буа буарлык, аларның өлешләренә кермәгез инде, янәсе. Мин шуннан исемнән баш тарттым. Әмма бөтен кешенең күңелендә мин исемле булып калдым. Концертларда Татарстанның атказанган артисты дип игълан итәләр иде.
- Җыр һәм бию ансамбленнән нигә киттегез?
- Иҗат кешесенең ирекле буласы килә. Хөсетлек аурасыннан да ялыкканмындыр, мөмкинлек килеп чыгуга, сәнгать өлкәсеннән рәсми төстә киттем, газпром системасында эшләп алдым. Бераздан беркая да рәсми төстә теркәлми генә эшли башладым. Ирекле музыкант булу миңа күпкә кулайрак иде. Үз-үземә хуҗа булып, ирекле кош булып иҗат итү күпкә кадерле.
- Монда инде үзеннән-үзе Россиядәге музыкантлар кадере турында гәп куертсак та була...
- Әле менә Рөстәм Вәлиевкә Россиянең атказанган артисты исемен бирделәр, мин аны чын күңелемнән котлыйм! Ул, белүемчә, андый зур исемне алган татар музыкантлары арасында беренче. Безне аяклар йөреп ашата. Булсын иде ул Европа илләрендәге кебек бер хезмәт хакына яши алу! Чәчелеп, әллә кайларга гастрольләргә чыгып китмәс, шул бер эш урынында гына җигелеп эшләр идек.
Һәр кешенең үз мәхәббәт тарихы
- Сезнең иҗат кичәгездә берсеннән-берсе матур 7 балагызны күреп шаккаттык, Ренат. Хәзер кеше җиде түгел, ике бала алып кайтырга да курка...

- Ике гаиләмдә алты улым - Рәсүл, Нурислам, Мөхәммәт, Габделгазиз, Исмәгыйль, Ибраһим, бер кызым Җәмилә үсә. Олы улым Рәсүлгә - 20 яшь, иң кечкенә балам Ибраһимга - өч яшь ярым, ул инде гармунда уйный белә. Мин үзем яшь чагымда дүрт балалы гаилә турында хыялланган идем. Ул бит бездән тормый - туасы бала барыбер туа. Гомере булмаганын акча түләп тә табып булмый. Медицина көчсез - барысы да Ходай Тәгалә хозурында. Бер дустымның гаиләсендә 10 ел бала булмады. Үзләре диннән ерак булгач, эксперимент өчен генә булса да, Ходайдан сорагыз, дип әйткән идем, алар Ходай Тәгаләдән сорый башлагач кына, теләкләре чынга ашты. Хәзер ике балалары бар.
- Җиде балага да игътибар җиткереп буламы?
- Игътибар, 15 бала булса да, җитә. Ата кеше тарафыннан тәрбия ул - шәхси үрнәк. Нотык укып кына кеше үстереп булмый, үзең нинди - балаң шундый булып үсә. Ә әни кеше башта балалар, өй, тәрбия, аннан гына хөкүмәт эше турында уйларга тиеш. Ул шулай булырга тиеш тә - җәмгыятьне карагыз сез, каян килә шундый вәхши кешеләр? Алар шул ук гаиләдә игътибар, ана назы җитмәгән балалар. Шуңа да минем өчен иң мөһиме - хатын-кызның балаларга җылы-наз бирүләре. Бездә хатын-кызлар балалар тәрбияләү белән генә мәшгуль. Ә тәэмин итү мәсьәләсе - тулаем минеке.
- Сез күптән диндәме, Ренат?
- Әнинең әнисе абыстай иде, шуңа да дини нигезләр каннан ук сеңгәндер дим. 1999 елдан бирле мин дә шәригать кануннары белән яшәргә тырыштым, 2005 елдан бирле намазны калдырганым юк. Әлбәттә, бөтен шартын туры китерергә минем һөнәрем мөмкинлек бирми. Безнең ил шәригать кануннары буенча яшәми - шуңа да без яшь вакытта нинди белем алган, шуның белән эшләргә, гаиләләребезнең тамагын туйдырырга мәҗбүр.
- Башка эш килеп чыкса, музыка дөньясыннан китәр идегезме соң?
- Берсүзсез. Гаиләмне тәэмин итәрлек берәр бизнес-башлангыч турында уйланам. Сәхнәне берәр студия эшчәнлегенә генә кайтарып калдырыр идем. Яисә берәр ансамбль эшчәнлегенә. Сәнгать бит бүген шоуга әйләнеп бара, акча эшләүгә кайтып кала. Ә сәнгать сүзе беркайчан да акча сүзе белән бәйле булмаска тиеш. Милли сәнгать, милли музыканы үстерү буенча үсеш проекты кирәк безгә...
- Ир-атка илһамланып эшләр өчен хатын-кыз аңлавы, мәхәббәте кирәктер?
- Мәхәббәтне һәркем үзенчә кабул итә. Һәр кешенең ул яктан үз тарихы, үз тәгълиматы бар. Яшь вакытта бер төрле мәхәббәт була, олыгайгач, башка хисләр куып тота. Шәригать күзлегеннән ир-атка, үзегезгә ошаган хатын-кызны кияүгә алыгыз, диелгән. Әмма аның әле икенче ягы да бар: бөтен яктан да килгән кеше булмый, кешенең бер ягын ошатмыйсың икән, әйбәт ягына басым ясарга кирәк. Элек нигә озак яшәгәннәр, аерылышулар булмаган? Чөнки һәркем сабыр итә белгән. Аллаһы тыймаса да, аның иң яратмаган әйберләренең берсе - аерылышу. Шуны аңлап, сабырлык белән, насыйп булган тиңеңнең хакын хаклап яши белү зарур.
- Сез тормышыгыздан бик-бик канәгать шикелле?
- Аллага шөкер, бүгенге көнем бар яктан да килгән. Чишелмәгән сораулар, өндәүләр бар инде ул, әмма тормыш аларсыз кызыксыз булыр иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: