Шәһри Казан

Резеда ТӨХВӘТУЛЛИНА: «Минем җанда бүген кояш көлә»

Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Төхвәтуллина янына интервьюга баргач, мин үзем дә ул кояшның җылысына кинәнеп кайттым шикелле. Бер минутка да йөзеннән елмаю төшмәгән Резеда апага карап сокландым да - каян килеп 43 яшь бирәсең ди аңа, үз-үзен караган, спортзалны үз иткән...

Реклама

- Резеда апа, мин инде беренче сорауны кырыйга алып куеп, сүзне елларга каршы көрәштән башлыйсым килә. Сезнең матурлык сере нәрсәдә яшерелгән?
- Әйбәт интервью була бу (рәхәтләнеп көлә)! Бер хатын-кыз косметолог миңа комплимент әйткән иде: кемдер яшь чагында матур була да, еллар узу белән картая, ә кемдер, киресенчә, елдан-ел матурая гына бара. Ул мине икенчеләр рәтенә кертте. Үз өстемдә эшләргә тырышам мин, ялкауланып, диванда кырын ятмыйм. Пилатес белән шөгыльләнәм, бассейнда йөзәм - алары бер көн дә калдырылмаска тиешле шөгыльләр. Уколлар, ботокслардан куркам, аларга бармас та идем, әмма әйбәт косметикага хатын-кыз акча жәлләмәскә тиеш дип саныйм. Кулдан, үз өеңдә эшләнә торган кремнар-маскаларга ышанмыйм.
- Паспортның елларда ялгышканына инандым инде, алай да балачак хатирәләрегезне бер яңартасы килә...
- Паспорт буенча Югары Ослан районы кызы инде мин. Әмма мине анда теркәгәннәр генә, ә туган ягым дип мин Әлки районын саныйм. Әти-әнием мин туган вакытта Югары Ослан районында эшләп алганнар. Алар икесе дә хисапчы иде, гаиләдә өч бала үстек - апам, энем бар. Әтиебез миңа 12 яшь вакытта якты дөнья белән саубуллашкан. Әниебез Диләрә бик тә уңган, тырыш, куркусыз хатын иде. Өчебезне дә кеше итәргә, белем бирергә омтылды. Ул кияүгә чыккач, Яшел Үзән районы, Бишнә авылына күчендек. Әмма әниебезнең дә гомере озын булмады - авыру аны бик иртә алып китте. Әнине югалтканда миңа 22 яшь иде...
- Хисапчылар кызы булгач, һөнәр сайлаганда әниегез шул якка басым ясамадымы?
- Әнинең мине бик тә хисапчы итеп күрәсе килде килүен, Лаештагы техникумга укырга кертергә теләгән иде. Әмма «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыккан кечтеки генә игълан үз эшен эшләргә өлгерде - мин документларымны Казан театр училищесына илтеп тапшырдым. Ул вакытта җырлау сәләте юнәлеш биргәндер инде, мин үз дөньяма килеп эләккәнемне шундук аңладым.
- Диләрә ханым алайса Сезнең беренче уңышларны күреп киткән?
- Ул минем ике сольный концертымны да күрде күрүен, әмма зур уңышларга ирешүемне, Татарстанның халык артисты исеме алуымны күрә алмады, кызганыч. Алай да улымны - Рамилемне алдына утыртып сөя алды...
- Ә тормышка Сез бик иртә чыккансыз...
- Ул кайнар, ихлас яшьлек мәхәббәте иде. Ренат Әкбәров белән безне театр дөньясы якынайтты. Башта Ренатта дөрләп кабынган хисләр булса, соңрак ул кызулык миңа күчте. Янып-көюләр, шашып сөюле ул беренче хисләр уртак тормыш кору, балабыз тууга сүрелде. Замана чиренә бирелгән иремә карата тиз суындым, өч ел ярым бергә яшәгәннән соң баланы алып чыгып киттем.
- Иҗатыгызда җыр һәм театр янәшә бара. Кемдер боларның берсенә генә басым ясаса, Сез икесен дә тигез алып бара алгансыз - бу нисбәттән икесенә дә караш бер үк төрлеме?
- Өстенлек - җырда, башта җыр сәнгате, аннан гына театр. Мине бит тамашачы да Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк»тагы җырлы роль аша яратты. Театрда син группа белән эшлисең, ә җыр сәнгатендә аерым гына имтихан тоту мөмкинлеге бар. Мин шуңа да үземне күбрәк җыр белән танылдым дип саныйм, әмма театрдагы эшчәнлегемә дә зур рәхмәтлемен.
- Әле ул үзенә күрә бер дисциплина да ич - гастрольдән кайттым дип кенә төшкә кадәр тәгәрәп йоклап ятып булмый, эш көтә!
- Дөрес әйтәсез, эшең булу әйбәт дисциплина да әле ул. Аннан миңа зыялы кешеләр янында эшләве рәхәт, ә җыр дөньясында андыйлар күп дип әйтә алмас идем. Шундый театрда эшләү сиңа җаваплылык та өсти. Мин җыр сәнгатендә дә, театрда да беркайчан беренче булырга омтылмадым. Акрын гына, җайлап кына эшләү-яшәү күпкә ныклы нигез дип саныйм. Уңыш үзе мине эзләп тапты. Менә бүген һәр көн концертларым да юк, спектакльләрдәге рольләрем дә күп түгел - әмма мин моңа тыныч карыйм, үз-үзем белән гармониядә яшим.
- Әни кешенең болай да мәшәкате табылып кына тора инде аның.
- Анысы да бар. Әллә еллар үз эшен эшли, улым Рамилгә хәзер фанатларча карый башладым. Юкса аңа 23 яшь инде, итәктән төшкән егет. Әмма әни кеше өчен яшь юк бит ул, бала гына бар. Ундүрт еллык никахтан соң тормыш иптәшем Марат белән гаиләбез таркалгач, улым да зур тетрәнү кичерде. Аңа да безнең аерылышу авыр булды, кайвакыт мине дә кызганып тормыйча, агрессия белән җавап та кайтаргалады. Шөкер, вакытында мин аңа игътибарымны арттырдым, ул да миңа якынайды.
- Үткән эшкә салават булса да, ундүрт елны үз эченә алган уртак тормышка да бер караш ташлыйк.
- Марат белән ундүрт ел бергә яшәдек. Без ипигә дә бергә бара идек - юкса берең генә дә барып килеп була бит инде! Ул бик акыллы булды, гаиләне тотты, матур яшәдек. Шулай язган булгандыр, күрәсең - юллар аерылды. Бик авыр кабул иткән булсам да, мин хәзер үземне моның кадәр борчылырлык урын юк, Ходай Тәгалә зур хәсрәтләр бирмәсен, дип тынычландырам. Вакыт барысына да дәва. Бергә яшәмәвебезгә дә алты ел була.
- Бу яңа хисләргә дә йөрәк ачсагыз була дигән сүз...
- Мин мәхәббәткә әзер, әмма хәзерге ир-атларның сыйфаты мине шөбһәгә сала. Аларга ниндидер хисләрдән битәр, җайлы, мәшәкате, проблемасы булмаган хатын-кызлар кирәк. Тормыш кешеләргә ышанырга ярамаганлыгын өйрәтә, ә минем башка тәгълиматны үз итәсем килә, хисләр кадере булсын иде дим. Күрәсең, үзең өчен яши белергә кирәк, әйбәтлекнең кадерен белүчеләр юк... Проблемалары белән уртаклашучылар, миндә терәк эзләүчеләр адым саен, синең өчен нәрсәдер эшлим дип янып йөргән ир-ат кына күренми әлегә.
- Әмма Сез үзегез белән гармониядә яшисез кебек.
- Аллага шөкер. Әйткәнемчә, һәр көн спорт залына йөрим, китаплар укыйм, чит илләрдән кайтып кермим - җаным ничек тели, шулай яшим. Берара бик тә үз йортымны булдыру турында хыялланган идем, әмма әлегә аңа өлгереп булмастыр кебек. Җырлар буенча эшлим - чәчкә чаллар төшкәч, аерылышу темасы турында бер җыр яздыртып йөрим. Бу тема миңа гына кагылмый бит - тормышыбыз шундый, җәмгыятьтә бу күренеш прогресс алып бара. Гел Ходайдан бәхет-шатлык кына сорап утырып булмый, күпчелеккә якын булган тематиканы күтәрәсем килде. Эштә дә бөтенесенә өлгерергә, шәхси тормышымда да рәхәт итеп яшәргә тырышам.
- Ә бәхет өчен күп кирәкми?
- Мин гадәти нәрсәләргә сөенергә өйрәндем. Менә бүген машинада гына барам - әй чабалар инде кешеләр, каршыга атылып чыгалар, узышалар. Миндә дә кайчандыр ул ярышу халәте бар иде - менә бит кешеләр ничек яши, ә нишләп мин яшәмәскә тиеш, янәсе? Ә хәзер, зирәклек туплагач әйтә алам - кешегә бәхет өчен бик аз кирәк. Теге дөньяга ияртеп китеп булмый - гади булып, кешелекле булып кала белү зарур. Туган һәр иртәгә елмая, бүген аягың-кулың сызлаусыз булганга шөкер итә белү - бәхет. Ходайга мең шөкер, ул яктан бүген минем дөньямда кояш көлә!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: