Шәһри Казан

Рәхмәт сиңа, Роберт абый!

Беренче тапкыр мин аны утыз ел элек «Авылым кичләре»ндә күрдем. Сиксәненче еллар башында Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультеты тулай торагы фойесында һәр шимбә кичендә шул исемдә студентларның ял итү кичәләрен без, студентлар, түземсезләнеп көтеп ала торган идек.

Менә шул кичәләрнең берсендә ул пәйда булды. Үзе белән таныштырганда: «Миңа егерме җиде», - диде. «Мин әле өйләнмәгән», - дип өстәп куйгач, залдагы халык дәррәү көлеп җибәрде. Бу Роберт Галиев иде. Әмма монысы башы гына булган икән. Ул чыгыш ясый башлагач, шаркылдап көлгән тавышка пыяла стеналар зыңгылдап торды. Мин хәзер Аның репертуарында нәрсәләр булганын төгәл хәтерләмим. Ялгышмасам, Ул Шәүкәт Галиев, Гамил Афзал, Салих Батталларның юмористик шигырьләрен укыды. Анысы мөһим түгел. Аның ничек укыганын күрсәгез иде! Аны язып кына аңлатып булмый. Әсәрнең эчтәлегенә тулысынча кереп китеп, һәр сүзенең мәгънәсен ачып биреп, үзенә генә хас басым белән, йөзенә бай мимика чыгарып, ярты сәгатькә якын бөтен тамашачыны да үзенә каратып торды. Шул чакта каршыбызда чын артист чыгыш ясаганын аңладык. Дөресен генә әйткәндә, чыгыш кына түгел, ә бер артист катнашында моноспектакльгә тамаша кылдык без ул кичне.
Бер-ике атнадан соң, татар театр студиясенә чакырган гади дәфтәр битенә кулдан язылган белдерүне укып, мин тулай торакның бишенче катындагы «Кызыл почмак»ка килдем. Кысан гына бүлмәдә кызыл ситсы белән капланган өстәл артында баш-алты егет-кыз янәшәсендә Роберт абый утырып тора иде. Миңа утырырга тәкъдим ясап, исем- фамилиямне, туган елны, ничәнче курста укыганымны дәфтәренә язып алды да: «Нишлибез, гөмбәләр (гөмбә аның яратып әйтә торган сүзе икәнлеген без әле белми идек)? Көтәбезме тагын?» - дип безгә эндәште. Күрәсең, мин килгәнче озак утырганнар булса кирәк, шуңа күрә түземлелекләре беткәнгәме, барысы да диярлек: «Күпме көтәргә була тагын!» - дигәч, ул үзенең безне ни өчен бирегә җыйганын әйтте. «Сез барыгыз да авыл егетләре, авыл кызлары. Татарча китап укып, телевизордан, авыл клубы сәхнәсеннән татар спектакльләрен карап үскән яшьләр. Әйдәгез, бергәләшеп татар спектакле куябыз», - дип тәкъдим ясады. Әлбәттә, без риза булдык. Шуның өчен килгән идек тә бит инде. Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы институтында моңа кадәр дә татар театрын оештырып маташканнар, тик уңышсыз булган. Шуңа күрә хәзерге телдә әйтелгәнчә, бу көнне бернинди кастинг-фәлән булмады. «Нинди материал бар - шуның белән эшләрбез», - диде ул. Һәм шул көннән репетицияләр башланды. Менә шулай итеп мин Казан авыл хуҗалыгы татар халык театрының чишмә башында торган бәхетлеләр рәтенә эләктем.
Булган материалдан кешегә күрсәтерлек кием тегәр өчен бик нык тырышырга туры килде барыбызга да. Беренче чиратта, әлбәттә инде, җитәкчегә. Аның нинди режиссер системасы белән эшләгәнен мин тәгаен әйтә алмыйм. Бәлки, Ул Станиславский системасы булгандыр, чөнки ул безне сәхнәдәге геройларның тормышлары, уй-кичерешләре белән яшәргә өндәде. Шул ук вакытта, безнең фикерне дә аяк астына салып ташламый иде. Лекцияләрдән бушап калган аудиторияләрдә кич буе кызу бәхәсләр, төпле фикер алышулар тынмады, һәр репетиция безнең өчен үзенә күрә ачыш иде.
Спектакль кую ул роль ятлап сәхнәгә чыгу гына түгел, шуның өстенә декорацияләр табу, музыкаль эшләнеш, грим-афишалар һәм тагын ул үзе генә белә торган мең дә бер мәшәкать. Бүгенгедәй хәтеремдә, репетицияләрнең берсенә Роберт абый әзер афиша алып килде. Типография буявы кибеп тә бетмәгән чын театр афишасы иде ул. Шул афишада үзебезнең фамилияләрне укыгач, тәннәр чымырдап китте. Кара син аны! Ничек зур итеп язып куйганнар! Ә безнең ул вакытта спектакль яртылаш та әзер түгел иде әле. Бүгенге күзлектән уйлап куям: махсус эшләгәндер ул аны, репетицияләрнең авыр барганын күреп, безне канатландырыр өчен афиша ясатып килгән. Афишаны күргәч, без чыннан да артка юл юк икәнлеген аңлап алып, яңа туган көч-дәрт белән репетицияләргә ябыштык.
Роберт Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасы буенча куелган спектакль премьерасының уңышы бик күпләрне шаккатырырлык булды. Дөресен генә әйткәндә, без үзебез дә шулай булыр дип уйламаган идек. Казанның дистәләгән тәҗрибәле коллективларын артта калдырып, язгы театр смотрында беренче урынны яуладык. Мәртәбәле жюри әгъзасы, үзе дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында шул спектакльдә төп рольләрнең берсен башкарган Татарстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова: «Бу пьеса нәкъ менә сезнең коллектив өчен язылган. Тамашачыны тетрәндерерлек тормышчан, шул ук вакытта сәхнә кануннарыннан тайпылмаган әсәр куйдыгыз», - дип олы бәясен бирде. Жюри рәисе Празат Исәнбәт исә безгә мөрәҗәгать итеп: «Роберт сезгә театр чире йоктырды. Бу чирдән котылып булмый. Сез аны институтны тәмамлагач та бүтәннәргә йоктырыгыз», - дигән иде.
Празат ага сүзләре рас килде. Бер-ике елдан республикабызның төрле төбәкләрендә, җылы яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр сыман, үзешчән театр коллективлары барлыкка килә башлады. Аларны без, Роберт Галиевның укучылары, җитәкләдек. Ул үзенең тормышта туплаган иҗади тәҗрибәсен безгә тапшырды. Укытучы өчен шуңардан да зур шатлык юктыр, мөгаен.
Укытучыбыз - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Тимерхан улы Галиев ул яктан бәхетле кеше. Инде утыз елдан артык ул, бертуктамый тир түгеп, үзенең тормыш кыйбласына хыянәт итмичә, һаман да шунда хезмәт итә. Бу вакыт эчендә институтның гына түгел, илебезнең исемнәре алышынып бетте, ә ул бер нәрсәгә дә игътибар итмичә, үз эшен эшли бирә. Укучылар килә, китә, тормыш шулай алга бара. Төрлесен татырга туры килде Роберт абыйга, әмма никадәр генә авыр булмасын, театр үз эшчәнлеген туктатмады. Киресенчә, яңадан-яңа үрләр яулап алга омтылды. Туксанынчы елларда профессиональ театрлар очын очка ялгаганда да, ул коллективы белән үзенең тамашачысын яңа сәхнә җәүһәрләре белән сөендереп килде.
Без, аның беренче укучылары, үзебез дә олы яшькә җитеп барабыз. Инде балаларыбыз да без театрда уйный башлаган яшьне узды, оныклар дөньяга килде. Әмма ул биргән тормыш дәресләре һич тә онытылмый. Республикабызның төрле районнарыннан җыелган яшьләрне берләштереп, ул безне олы сәнгатькә җитәкләп алып килде һәм бүгенгесе көндә дә шул изге миссиясен уңышлы дәвам итә. Туфан Миңнуллинның «Кулъяулыгым акты суларга» дигән мелодрамасының зур уңыш белән тамашачы мәхәббәтен яулап алуы моңа бик ачык мисал. Бу мәкаләне шул спектакльне караганнан соң туган уй-кичерешләр тәэсирендә язарга булдым. Без утыз ел элек башлаган эш бүген дә дәвам итә. Бу -бары тик Роберт абыйның үзенең хезмәтен яратып, тулысынча бирелеп эшләү нәтиҗәсе.
Рәхмәт сиңа, Роберт абый, олы тормыш сабагы, сәнгать мәктәбе өчен! Үзең әйтмешли, тормыш бер генә, ә сәнгать мәңгелек!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: