Шәһри Казан

Рәхәтханә

Ни дисәң дә, кеше кадерле хәзер... Мәшәкать артты, димиләр, «Туды!» - дип куаналар. Кемгә охшаганын белгән юк, «Кеше!» - дип зурлыйлар. Һәм ул «Кеше» турында кайгыртырга тотыналар... Кайгырталар да кайгырталар... Өеңә кайта торган юлыңа әллә ничә төштән төсле пыялалар сата торган яңа кибетләр тезеп куялар, сулышың орынса да кузгалып китәрдәй...

Реклама

Ни дисәң дә, кеше кадерле хәзер... Мәшәкать артты, димиләр, «Туды!» - дип куаналар. Кемгә охшаганын белгән юк, «Кеше!» - дип зурлыйлар. Һәм ул «Кеше» турында кайгыртырга тотыналар... Кайгырталар да кайгырталар... Өеңә кайта торган юлыңа әллә ничә төштән төсле пыялалар сата торган яңа кибетләр тезеп куялар, сулышың орынса да кузгалып китәрдәй зәңгәр билле җиңел машиналар чыгаралар, хатының эзләп кереп дөмбәсләмәсен өченгә ишек-тәрәзәләреңә тимер рәшәткәләр китерәләр. Һәм «кеше», бер генә көн булса да, бу фани дөньяның мәшәкатьләрен онытып, тынычлап ял итә ала... Иртән иртүк рәшәткәле ишекләр чыелдап ачыла, зәңгәр билле машиналар синнән йөз чөереп китеп бара, пыяла кибетләренә йозак эленә. Шунда кинәт кенә рәхәт тә бетеп куя... Ә кайсыбыз рәхәт яратмый соң безнең?
Аеруча рәхәт яратучылар өчен яңа «кунакханә» ачылды, дигән хәбәр ишеткәч тә туп-туры шунда йөгердем.
Өч агай ял итеп чыгып килә иде. Өчесе дә баш астына салып яткан сырма төсле бөгәрләнеп беткәннәр. Ә үзләре шат, чукынгырлары! Кесәләрен, капшый-капшый каядыр ашыгалар иде, көч-хәл белән туктаттым.
Сорау:
- Әйтегез әле, зәхмәтләр, бу кунакханә башкаларыннан нәмәрсәсе белән аерыла?
Җаваплар:
- Урыны шәп! Сам подумай, Идел ярының бөтен чуен юллары кисешкән станцасы. Хош кайт, хош кит - «мест нет!» дигән сүз юк.
- Якынлыкка якын инде анысы... Элек бит ничек иде - төяп алып китәләр, ә кая барып керәсеңне белгән юк. Может мин Жилплощадкада яшимдер, ә мине тоталар да «Мәрҗани» мәчете янындагысына... Иртән өйгә дә кайтып җитәсе бар бит әле.
- Короче, здечь пастел ес, врач мужик ес, главные - квартплата тоже самые.
Сорау:
- Ничекләр килеп каптыгыз соң?
Җаваплар:
- Трамвайга утырам, дип, ялгыш поездга утырганмын. Сам подумай, остановкалар арасы шундый якын...
- Кибетләр ябылган чак иде. Туктале, мин әйтәм, Ташкенттагы баҗай шәрабсыз тормас, барып килим, дидем.
- Випил хорошо, помню... Как закусил - не помню!
Сорау:
- Ничегрәк ял иттегез?
Җаваплар:
- Сержантлар күңелсезләнергә ирек бирмәде. Сам подумай...
- Гөнаһлы булыр хәлем юк, шәп йокладым.
- Пока не жалуюсь… Водка стала дороже, от того и народу здесь стала больше. А где народ, там всегда базар хороший.
Мин Яңа бистәгә йөгердем. Кибет ачылганчы түзәр хәлем юк, ә Яңа бистәдә, кайсы гына өйгә керсәң дә, табарга була.
Аннары инде шагыйрьләр секциясенең отчет-сайлау утырышына керәсем бар. Кеше күп җыела, имеш, күрсәтәм әле бер күрмәгәннәрен! Тәмәке тартып...

(«Тынгысыз каләм», 1981)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: