Шәһри Казан

Римма Ратникова: «Шәһри Казан» милләтебезгә иң кирәкле вакытта аваз салды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова «Шәһри Казан» газетасы халкыбыз күңеленә беренче чиратта үзенең җырлап торган шигъри яңгырашлы исеме белән якын. Милләтебезгә иң кирәкле вакытта - суверенитет дип янып йөргән көннәрдә трибун газета буларак аваз салды ул. Ул көннәрдәге халәтне аңлап,...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова
«Шәһри Казан» газетасы халкыбыз күңеленә беренче чиратта үзенең җырлап торган шигъри яңгырашлы исеме белән якын. Милләтебезгә иң кирәкле вакытта - суверенитет дип янып йөргән көннәрдә трибун газета буларак аваз салды ул. Ул көннәрдәге халәтне аңлап, бәяләп язу өчен журналистларның профессиональлеге, милли мәсьәләләрдә өлгергәнлеге таләп ителә иде. Шул чордан алып инде менә 25 ел - чирек гасыр узып киткән. «Шәһри Казан» үз кыйбласына тугры калып, әле дә фидаиларча чорыбыз елъязмасын терки. Көндәлек газета булып яшәү - ул көн белән, чор белән бер аяктан атлау гына түгел, алдан күреп эш итүне дә таләп итә без журналистлардан. Шуңа күрә дә «Шәһри Казан» көндәлек мәшәкатьләр белән генә дә чикләнми, милләт гаме, ил, чор гаме белән яши.
Быел Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә - 25 ел. Күпмилләтле Татарстан тормышы, аның йөрәге - Казан яшәеше 25 ел буена «Шәһри Казан» газетасы битләрендә үзәктә булды. Бу олы хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне кабул итегез, хөрмәтле коллегалар! Аерым рәхмәтем газетаның нигезен салган ветеран журналистларга!
Һәр чор журналистлар алдында кырыс таләпләр куя. Сезнең алар каршында югалып калмавыгыз, һөнәри осталыгыгыз, объектив карашыгыз ихтирамга лаек. Киләчәктә дә, журналист намусына тап төшермичә, алга баруыгызны, каләмегезнең елдан-ел чарлануын, ә укучыларыгызның артуын телим! Сәламәтлек һәм бәхет сезгә!
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: