Шәһри Казан

Россия халык һөнәрләре музее АКТҮБӘДӘ

Кайчандыр шагыйрә Флёра апа Гыйззәтуллина: «Азнакайга таба әйләнә җир», - дип язган иде. Шагыйрәнең юраганы юш килеп, чыннан да эшләр шуңа таба бара түгелме?! Чөнки моннан соң Дымково (Киров шәһәре), Торжок (Калинин), Емецк, Каргаполь (Аргангельск өлкәсе), Филимоново (Тула), Иваново (Мәскәү өлкәсе), Мглин (Брянск)... кыскасы, Рәсәйнең халык һөнәрчеләре җитештергән бөтен сувенирлар...

Реклама

Сәнгать мәктәбендә өч бүлмәне биләп торган музейның «Актүбә уенчыгы»на багышланган үзәк өлеше инде әзер. Икенче бүлмәдә - Татарстандагы, өченчесендә - Россиядәге халык һөнәрчеләре җитештергән сувенирлар тупланачак.
- Кайда да булса Россия халык промыселлары музее бармы икән, дип, махсус эзләндем. Гаҗәпләнүемә каршы, юк икән. Шуңа да без бу юлы булдыра алганча җәелергә уйладык. (Мәктәпнең элеккеге бинасында да бар иде музей. Анда Татарстаннан гына түгел, Россиядән һәм чит илләрдән дә бик күп кунакларны кабул иттеләр заманында. - Р.Ф.) Экспонатларны әкренләп сатып алачакбыз, - ди Актүбә сәнгать мәктәбе директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның халык сәнгате һөнәре остасы Илсөяр Сәлахова. Экспонатларга карап, бер яктан, бистә осталары куәт биргән «Актүбә уенчыгы»ның үсешен күзәтсәң, икенче яктан, борынгы Болгар тарихыннан башлап XIX гасыр ахырына кадәр булган чорның кайтавазын ишеткәндәй буласың. Мәдәни-тарихи мирасыбызны чагылдырган сувенирларда татар дөньясының бөтен асылы - халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли бәйрәмнәре, тормыш фәлсәфәсе ярылып ята. «Сәкедә чәй эчү», «Яучылар», Чишмә буенда», «Сабан туе», «Каз өмәсе», «Әбием сандыгы» - болар татар экзотикасына гашыйк, профессиональ сынчы Маргарита Гарелик, Әлфия Исмәгыйлева һәм Дашаи Зыкова кебек нечкә тоемлы осталар тудырган эшләрнең кайберләре генә. Санап чыгарлык кынамы?! Ике дистә ел вакыт эчендә биредә 500 (!) исемдәге 50 меңнән (!) артык сувенир продукция җитештерелгән. 100 еллык тарихы булган Дымково уенчыгың бер якта торсын - «Актүбә уенчыгы» әнә Американың Ак Йортына кадәр барып җиткән. Шуның дәлиле булып, музейда Билл Клинтоннан килгән Рәхмәт хаты да урын алган. 1997 елда II Бөтендөнья татар конгрессына багышлап үткәрелгән «Татарстанның иң яхшы сувениры» бәйгесендә Гран-прига лаек булуы да, 2000 елда «Актүбә уенчыгы» җаваплылыгы чикле ширкәтенең халык һөнәрчелеге статусы алуы да - аның тарихындагы якты сәхифәләр. Бүген инде «Россиянең халык сәнгате һөнәрләре» каталогына кертелгән «Актүбә уенчыгы»ның үз товар билгесе, ягъни үз келәймәсе бар. Республика һәм халыкара күргәзмәләрдә, халык һөнәрчеләре арасында узган төрледән-төрле бәйгеләрдә, ярминкәләрдә дә еш очратабыз актүбәлеләрне.
- Былтыр без районда 2015 елга кадәр эшмәкәрлек юнәлешендә программа кабул иттек. Сәнгать һөнәрләре - эшчәнлекнең бер бүлеге булып тора. Үзебезнең милли мәдәниятне күтәрүдә үз сувенирларыбызның өлеше әйтеп бетергесез. Кытай чигендә 8 ел хезмәт иткән кеше буларак, фикеремне Кытайның бер акыл иясе әйткән сүзләре белән тәкрарлап куясым килә: «Тарихын белмәгән халык бары тик кимсетеп карауга гына лаек», - ди халык осталарын әлеге тарихи вакыйга белән тәбрикләргә килгән Азнакай эшмәкәрләр советы рәисе Әнвәр Җиһангиров.
- Каядыр берәр җиргә кунакка бара калсак, үзебез белән берсүзсез «Актүбә уенчыгын» алабыз. Бу - Азнакайның бренды. Казан кибетләренә керсәң дә, аэропортка барсаң да, үзебезнең сувенирларны күреп сөенәбез. Иманым камил, Универсиада «Актүбә уенчыгы»ның данын тагын да ераккарак таратачак әле, - ди Азнакай муниципаль район хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин да.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: