Шәһри Казан

Рәсем сәнгате бик көнчел...

«Рәсем ясарга өйрәнер, азмы-күпме сәләт һәм материалны танып белер өчен, ифрат зур тырышлык таләп ителә. Шул ук вакытта рәссамның төп бурычы - уйларга өйрәнү». Иҗатының башлангыч чорында ук Мәскәүдә һәм Берлинда узган халыкара бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Ирик Мусинның бу фикере белән кемдер килешер, кемдер юк. Әмма...

Реклама

«Кушаматым - индеец»
Балачак хатирәләрен, җәйге каникулларны Ирик турыдан-туры әтисенең әнисе - Теләче районының Җә­нәй авылында гомер иткән Мәгъдүмә әбисе белән бәй­ли. Шулай булмый мөм­кин дә түгел. Каникулны зарыгып көтүенең бар хикмәте авылга барып тоташа. Ир­тән-иртүк чыклы үләнне ярып, әбисе белән печәнгә, җи­ләккә һәм гөмбәгә йөрү­ләрне, кечкенә авылда ике көннең берендә диярлек килеп җиткән чират көтүенә чыгуларны еракта калган ниндидер бер матур төш кебек хәтергә төшерә ул. Көтү көткәндә талчыгып йокыга киткән чакларын кайта-кайта искә алуы юкка түгел. Балачак хатирәләре, аш соңыннан килгән татлы сый сыман, үз җае белән берәм-берәм киндергә иңә бара.
«Әле каз каурые җыеп, апачи (Американың Аризона һәм Колорадо штатлары территориясендә яшәгән кабиләләр) булып та уйнап йөргәнсездер», - дим рәс­самга. Бусын инде рәссам үзен индеец образында тасвирлаган «Шаман» картинасын күздә тотып әйтүем. Кыек атып туры тидердем бит. Баксаң, апачилы уйнап кына калмаган ул, хәтта кушаматына кадәр «индеец» булган Ирикнең. Бик бирелеп Төньяк Американы, индеецларның мәдәниятен өй­рәнгән. Үсмер чакта озын чәч йөртүе дә шуларга охшарга тырышу галәмәте булган.
Ә «Шаман» Красноярск истәлеге булып чыкты. Күр­гәзмә белән баргач, «Шаман» дип аталган бер кафега алып кергәннәр үзләрен. Шунда баштанаяк шаман киемнәре эленеп торуын күреп, исе киткән И.Мусинның. Шуны киеп карарга рөхсәт сораган Ирик хуҗалардан. Көчкә күнгәннәр. Беренчедән, ярамый, дип аңлатканнар. Чөнки шаманның рухы бу киемне кигән кешегә күчүе ихтималы бар икән. Кыскасы, каршы булуларын нигезле итеп дә­лилләрлек ырым-шырымнары җитәрлек була. «Бәл­кем соңыннан берәр эш җыярмын», - дип, рәссам Александр Шадриннан үзен төрле ракурста фотога тө­шерүен сорый. Шаман рухы күчүен күчмәгәндер, әмма: «Егетләр, мин нидер сизәм», - дип, шунда ук әй­теп куя Ирик. «Мөгаен, ул табигать белән бербөтен булу тойгысы булгандыр», - ди ул, «Шаман» тууга сәбәпче булып торган вакыйгага тукталып.
Чарасызлык үзе бер чара
Табигать белән бергәлек турында юкка гына искә алмады рәссам. Чөнки көн­нәрдән бер көнне, төгәлрәк әйтсәк, моннан биш еллар элек, булачак эшләренә сюжетлар күренми, җаныңны биреп эшләрдәй темалар табылмый башлагач, үзе дә, әтисе кебек үк, шәһәрдә яши алмавын аңлап ала ул. Чарасызлык үзе бер чара булып чыга рәссамга. Нәрсә эшлиме? Әйберләрен җыя да әтисе янына - Җәнәйдән бер чакрым ераклыктагы Елыш авылына кайтып китә. Җаны ник үрсәләнгәнен тиз төшенә рәссам. Монда бар да ул теләгәнчә: кыш булса, иртүк торып мичкә ягасың, кар көрисең, табигать баласы икәнеңне ишек төбеннән үк тоя башлыйсың. Кичләрен, арканы мичкә терәп, дөнья хәлләре сөйләшеп утырулар да, булса да, авылда гынадыр. Торып-торып элегрәк кулдан, күздән язган, кү­ңелдән җуела башлаган нәрсәләрне барлый башлый Ирик: Казанның шау-шулы урамнарында һавага күтәрелеп карарга да җай чыкмаган икән. Авылның тирән тынлыгында да, пычрак-саз ерып йөрүен­дә дә ниндидер сер, хикмәт бар икән ләбаса. Сала яшәү рәвешеңне генә түгел, карашларыңны үзгәр­тергә дә сәләтле икән, рәхмәт төшкере.
Аяк белән эзләп тапкан экзотика
Күз алдына китерегез, урман аланы тулы эре, купшы көртлекләр. Бер мәлдә аларның хәтта тавышларын да ишеткәндәй буласың. Көрт­лек көтүен күрми торып кына мондый хозурлыкны тасвирлап булыр идеме икән?!
- Бу көртлекләр үзе бер тарих. Дустым Альберт Тимершинның Киров өлкә­сендә абыйсы бар. Тайгада егер хезмәтен башкара. ­Миндә кеше аягы басмаган җирләргә бару ихтыяҗы гел яши. Киттек шунда. Безнең белән фотограф Александр да барды. Ул болай эшләнде: иртәнге өчтән алар төшәсе урынга шалаш ясадык. Ә егер аларның урыннарын белә. Шым булып, кыймылдамыйча да көттек. Гаҗәеп тамаша. Аңлатып булмый андый әйберне. Ис-акылың китмәле фотоау булды ул безнең. Менә шул материалның миңа кирәге чыкты да инде. Алар әле мин ясаганнан да күбрәк иделәр, - ди рәссам, көртлек кыйссасын янә күңелендә яңартып.
Төмәндә исә бокс буенча элеккеге дөнья чемпионы Евгений Макаренко белән таныша рәссам. Күргәзмәдән күңеле хушланган депутат аны Нижневартовскига барырга димли. Акча түлим, дия-дия чакыра. «Бернинди акча кирәкми. Мине хантылар яши торган җиргә алып бар», - дип, үз шартын куя Ирик. Баралар.
- Бу үзе бер могҗизаи тамаша, халәт. Боланнар. Тирмәләр... Алар табигатькә якын, шулай да инде заман шаукымы кагылган. Костюмлы шоу ясап маташтылар. Бу бик үк мин көткән әйбер түгел иде. Шуңа да минем, аннан да арырак китеп, инде Ямалга ук барасым килә. Котыпка якынайган саен, кеше ачыграк-ихласрак. Шун­да ук депутат ярдәмчесе Зөләйха Тимералиева исемле татар хатыны белән таныштык. Минем этник темага эшләгән эшләрне күргәч, елап ук җибәр­де, - ди Ирик Рәшит улы. Танышулары дәвамлы булырга охшый, чөнки рәс­самны үзләренең өр-яңа галереяларына күр­гәзмә белән чакырганнар.
Син кайсы чор кешесе?
Менә шулай сүзебез Ирик Мусинның эшләре тирәсендә куера бара. Картиналарда бүгенге көн ярылып ятмаганын абайлавы кыен түгел. Шуңа да: «Ирик, сез үзегез кайсы чорда «яшисез?» - дим.
- XIX гасырда. Мин аны яратам, тоям. Хәтта шул чорның киемнәрен дә яратам, берәмтекләп җыям. Шуларны эшләремә кертеп җи­бәрәм. Бик яраткан җылы толыбым бар. Бүгенге заманда мин андагы кебек үк иркен тоймыйм. Ничек итеп әйтергә икән аны? Җир белән бәйләнеш юк, ул һаман саен бездән каядыр еракка китә. Шуңа да рухыбыз зә­гыйфь­ләнә. Мин үзем дә тупасланам. Вакыт-вакыт монафыйкка әйләнәм, материалист була башлыйм. Шуны тойса­­­м: «Җитте!» - дип, үз-үземне туктатырга тырышам. Авылны белмә­сәм, табигатьнең серенә тө­шенмәгән булсам, мин бу хисләрне контрольдә тота алмас идем. Авылда безнең бакча бар. Ике кәҗә, аның бәрәннәре өчен әти уылып-түгелеп йөри, җанын фида кылырга әзер. Дустым Саша Шадринның бер картинасында әти шул бәрәннәре белән сән­гатькә кереп калды, - ди Ирик, хискә бирелеп. «Көз пышылдавы» дигән картинасында исә әнисе Фә­ния ханым үстергән кабаклар шулай ук эшкә яраган. Кабаклар арасында уйнаган җирдән йоклап китүче малай да Ирик үзе. Бу үзенә күрә балачакны сагыну. Бакчадагы кабаклар арасында йоклап киткән малайны күреп, ирексездән, үзең дә ачылып, яктырып китәсең. Ирен чит­ләренә елмаю кунаклый. Күр инде: кайгыртучан ана йоклап киткән баласының өс­тенә бишмәт каплап китәргә дә онытмаган. Көз бит, ни дисәң дә... Бу инде Ирикнең өй­дә­геләргә үзен булачак рәссам буларак таныткан чаклары булса кирәк. Чөнки 5 яшьтә ул инде өйдәге бөтен диварларга рәсем ясап тутырган була. Әнисе, башкалардан сүз әйттермәслек итеп: «Ясасын. Ул рәссам булачак!» - дип, аны яклаган, саклаган чор.
Аннан бөтен җир пластилинга тула. Хәер, сынчылык белән шөгыльләнсә дә, нәрсәдер килеп чыгар иде аннан.
- Рәссам буларак сиңа кайсысы кыйммәтрәк: ничек итеп бирү, ягъни башкару техникасымы, әллә картинаның идеясеме? - дип төпченәм.
- Күпләргә минем техника ошый, бу турыда еш кына ишеткәнем бар. Әмма минем өчен техника иң мөһим нәрсә түгел. Тасвирланучы халәтне йөрәгең белән тоеп, тамашачыга җиткерә алуың мөһимрәк. Портрет икән, син аның характерын бирергә тиеш, ә моны тормышка ашыру өчен нинди ысул кулланасың - анысы башка мәсьәлә. Рәссамның бит әле фантазиясе дә җитәрлек. Мәсәлән, минем ауда әле бүре куганым, атканым юк. Әмма ясадым бит! Башта, сүз дә юк, материал туплыйсың, эзләнәсең, эскизын эшлисең, төсләрен сайлыйсың...
- Ә «Ахырзаман» белән ни әйтергә теләдең икән? Бу нәрсә - адәм балаларын янә бер иманга килергә өндәүме?
- Биредә тамашачыга сорау бирелә, ягъни аяк астыңда җир янмыймы? «Ахырзаман» балачакта караган фильм тәэсирендә язылды. Туплар шартлый, аяк астында җир яна, сыерлар ут эчендә янып үлә. Кыскасы, коточкыч мәхшәр. Ул миңа шуның кадәр тәэсир итте. Мин ул кадрларны үземдә бик озак йөрттем. Нигә соң әле шуны ясамаска, дигән фикер килде. Тере җан иясе яна. Без янабыз. Безнең аяк астында җир яна. Без аны харап итәбез... Бу бик куркыныч. Ни өчен сыер? Бу - билгеле символ-тамга. Изге хайван, сөт бирүче, туендыручыбыз ут эчендә...
...Заманында менә шулай һәр нәрсәне үзенчә «йотлыгып» күзәткән малайның хәтере, күрәсең, ул чагында ук, «кирәге чыгар», дип, үзенә кирәклесен күңел сандыгына җыя баргандыр. Ә балачакның хәтере җете. Петропавловск шәһәрендәге сәнгать мәктәбенә йөргәндә, педагогы Василий Петрович Маньзя ясаган томырылып чабып килүче атларны күр­гәч тә бер мәлгә бөтенләй телсез калуын тоя ул. Шуңа күрә дә, мәктәпне тәмамлаганнан соң да, ел ярым йөри әле ул аның янына. Чаллыга кайткач та, педагогларыннан уңа Ирик. Виктор Романович Синикинны әле дә зур ихтирам белә искә ала рәссам. Иң мөһиме - Ирик Мусин әле бүген дә кечкенә камканы кулында йөрткән бала кебек ихлас, матурлыкны күреп соклана, га­җәпләнә белә. Һәрвакыт эзләнү, үзен­дә казыну да нәтиҗәсен бирә торгандыр. «Әгәр дә ни дә булса әйтәсең килә икән, тырышмыйча, көч куймыйча гына булмый. Рәсем сәнгате ул бик көнчел, ул сине тулысынча үзенеке итә. Монда ярты-порты гына берни дә барып чыкмый», - ди үз эшенең тәмен, ямен, гамен тапкан рәссам.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: