Шәһри Казан

«Әрсез болай да юл яра, талантларга ярдәм кирәк»

Кайчандыр сәхнәдә «Казан егетләре»ндә - Фирдәвес, «Кишер басуы»нда - Фәрит, «Хуҗа Насретдин»да - Хаммат һ.б. образлар тудырган артист бүген үзе яшьләрне актерлык серләренә өйрәтә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе доцент Раушан ШӘРИФ Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында 1998 елдан бирле эшли. Үзенең хезмәт нәтиҗәсен күреп куана педагог. Аның укучылары арасында...

- Югары уку йортындамы, мәктәптәме һәр укытучының студентка, укучыга якын килә торган үз алымнары була. Сез бу юнәлештә эшегезне ничегрәк алып барасыз?
- Мин беренче чиратта яшьләрнең әти-әниләре белән эшлим. Ата-аналар җыелышын еш уздырам. Бөтен проблемаларны уртага салып сөйләшәбез. Аларның һәркайсы килеп баласының укуы, ничек яшәве белән кызыксына. Шулай эшләгәндә генә яшьләр тырышып укый.
- Сез алар белән ел саен берәр спектакль сәхнәләштерәсез. Әсәрне нинди күзлектән чыгып сайлыйсыз?
- Әгәр ошый икән, теләсә нинди әсәрне куям. Шунысы да бар, кайвакыт егетләр аз, кызлар күп була. Аларның санына карап та пьеса сайлыйм. Узган ел Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ен үзенчәлекле итеп, биюләр белән куйган идек. Туфан абый аны үзе килеп карагач: «Кара әле, моны болай да куеп була икән», - диде. Аның әсәрләренең дәрәҗәсен төшермәсеннәр иде. Гомумән, соңгы вакытта, халыкка ошыйм дип, сәхнәдә «түбән төшә» башладылар. Без зәвык тәрбияләргә тиеш. Беренче чиратта талантларга ярдәм итәргә, аларны югалтмаска кирәк, әрсез кеше болай да үзенә юл яра.
- Сез үзегездә генә түгел, соңгы вакытта Казан дәүләт аграр университеты каршындагы халык театрында да спектакльләр куясыз. Алар белән элемтәләр ничек башланды?
- Аларның сәнгать җитәкчесе Роберт Галиев бик эзләнүчән кеше. Аңа яңа заман сулышы кирәк. Шуңа күрә мине чакырып китерде. Инде дүртенче спектаклебезне әзерлибез. Студентлар сәнгатькә мөкиббән. Яшьләрдә театрга мәхәббәтне Роберт абый тәрбияли.
- Узган елгы халык театрлары фестивалендә Сез куйган «Кулъяулыгым акты суларга» спектакле белән алар беренче урынны яулады. Үзегез дә берничә ел инде анда жюри әгъзасы булдыгыз...
- Соңгы вакытта алдагы елларга караганда халык театрларының зәвыклары үзгәрде. Үзенчәлекле спектакльләр алып килә башладылар. Кайберләре профессиональ дәрәҗәдә уйный. Без гадел хөкем чыгарырга тырышабыз. Көрәштә генә ул барысы да күз алдында, күренеп тора. Театрда исә халыкка аңлашылмый торган теорияләр бар. Без шул күзлектән чыгып эш итәбез.
- Казан дәүләт Яшь тамашачы театрында куелган «Көзебезнең язы», Минзәләдә уйналган «Ярар, баҗай, бигайбә» спектакльләрен тамашачы яратып кабул итте. Тик шунысы бар, спектакльнең кайсы озын гомерле, кайсы кыска була. Аңа гомерне кем бирә?
- Әлбәттә, спектакльнең гомерен артист кыскарта да, озайта да ала. Ул каядыр уйнап җиткерми, режиссер куйган максаттан читкә тайпыла. Халыкка яраклаша башлый. Шуннан спектакльнең максаты чәлпәрәмә килергә мөмкин. Кайбер театрларда яшь артистлар миңа сәхнәгә чыгып шаярып йөргән төсле генә тоела. Тирән образлар тудыру өчен өлкән артистларыбыздан үрнәк алырга кирәк. Шунысын да әйтим, әле яңа гына «Шайтан туе» дигән сатирик комедия тәмамладым. Ул бүгенге яшәеш, тормыш турында. Көрәшчеләр хакында «Әманәт» дигән киносценарий яздым.
- Сезнең телевидениедә күрсәтелгән «Яланаяклы кыз» спектакленең беренче бүлеген халык бик яратып караган иде. Әмма икенчесен, без күрергә теләгәнчә булмады, диючеләр дә булды.
- Ул спектакль күпләрнең язмышына кагылды. Анда өч буын проблемалары чагыла. Икенче бүлектә Дилбәр булмаганга, тамашачы аны юксынды. Ул мин язганча ук булмады, бераз үзгәртелде. Сценарийда төп каһарманнарның язмышы башкачарак иде. Киләчәктә үзем язганча аның китабын чыгарырга исәп бар.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: