Шәһри Казан

Рәсим НИЗАМОВ: «Агач утыртырга да агач утыртырга...»

«Шәһри Казан» газетасында басылып чыккан соңгы әңгәмәсендә үк Рәсим, яраткан тамашачысына җим салып: «Киләсе концертымда мине бөтенләй башка стильдә күрәчәксез», - дип әйтеп куйган иде. Рәсми стильдән качып, яшьләрчә образда чыгыш ясыйсы көннәре килеп тә җиткән икән Татарстанның атказанган артистының - тиздән ул Казан тамашачысы алдында чыгыш ясарга җыена.

Реклама

- Яңа образ, дип әллә ниләр белән шаккатырырга җыенмыйм әлегә, - дип көлеп башлады сүзен Рәсим Низамов, алда әйткән вәгъдәсенә җавап итеп. - Мин киемнәрне үзгәртүгә алынгач, күпләр ул «яшәрү образы»на каршы төште. Шуңа күрә милли киемнән дә, рәсми стильдән дә ерак китмәдем. Аның урынына яңа концерт - яңа җырлар бик күп. Әлбәттә, халык яраткан җырларымны да башкарачакмын. Аларсыз җырчыны күзаллап булмый. Юбилей димәсәм дә, сәхнәгә чыгуга быел - 15 ел. Шулай булгач, «яшәрү»не башка төрле ракурста тәкъдим итәм. Минем өчен Казан концерты ул һәрвакытта имтихан-сынау. Концертны диск итеп чыгарырга да җыенам.
- Хәзер халыкны концертка җыю атказанган артистлар өчен дә җиңел түгел дип беләм. Кем нәрсә белән җим салып чакыра - театральләштерелгән лазер-шоу, танылган кунаклар...
- Халыкны концертка җыю тамашаларның күплеге белән дә авырлаша. Кеше алардан арыйдыр да. Юмор бүген әйбәтрәк бара - халыкның дөнья мәшәкатеннән арыну юлыдыр инде бу, бәлки, заман башкадыр. Шуңа тамашачы җыю җиңел түгел, әмма һәркемнең үз тамашачысы бар. Минеке дә бар, Аллага шөкер. Ә мөгез чыгаруга килгәндә, мин театральләштерелгән концерт яклы түгел. Концерт концерт булырга тиеш. Быел күбрәк «Татар моңы» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсы җиңүчеләренә басым ясармын, дим. Сиринә Зәйнетдинова дигән яшь җырчыны ишетәчәксез. Фәнил Вакказов алып бара, Ринат Вәлиев катнаша. Мюзикл кебек эшләү хыялы юк түгел түгелен, әмма аңа аерым әзерлек, аерым якын килү сорала.
- Репертуар сайлаганда, Рәсим кемнәр белән дә булса киңәшәме, әллә бу очракта тәҗрибәдән дә яхшырак дус юкмы?
- Музыкантлар белән киңәшәм - Айнур Муратов, Ринат Вәлиев сүзләренә колак салам. Тәҗрибә дә яхшы дус - халыкның нәрсәне кабул итәчәген чамалыйм кебек. Сиңа ошаган әле тамашачыга ошаячак, дигән сүз түгел. Әмма бер алтын кагыйдәм бар - җыр саны артыннан куу дигән әйбер юк, иң мөһиме - мәгънә. Сөям, үләм, дигән җырлар белән генә булмый. Минем тематика - халыкчанлык. Һәм шулар янәшәсендә - татар халык җырлары. Аларсыз концерт программасы эшләгәнем юк. Күпме җыр җырлап та, баянга бер татар халык җырын башкармасам, тамашачы миңа рәхмәт әйтмәячәк.
- Бездә хәзер шоу-бизнес модасы да бар бит әле - брендлы композиторлар, аранжировка ясаучыларсыз җырның бәһасе шулкадәр генә...
- Мин менә шушы авторның җырын башкарыйм әле, дип, җырга алынганым юк. Алай дип җырга алыну бөтенләй репертуарың булмаганда гына батадыр. Җырны бит аны сүз язучы, композитор гына тудырмый - җырчыга килеп эләккәч, башкаручы аңа тагын бер кат җан өрә. Шәхсән миңа җыр ул тәрбия чарасы да булырга тиеш - теләсә нинди җырны сәхнәгә алып чыгар яшьтә түгелмен.
- 15 ел сәхнәдә. Ул сәхнәдән туйган чаклар да җитәрлектер, Рәсим?
- Үзеңне дә күрәсе килмәгән көннәр була, сәхнә дә шулай ук. Андый очракта миңа спорт ярдәм итә - волейбол уйныйм, авыл һавасы сулап кайтам. Пауза ясап алу да кирәк ул - гел генә җыр ялкыта, иҗат итәр өчен дә шөгыль алыштырып торасың да аннан кабат җиң сызганып иҗатка алынасың.
- Рәсим, кырык яшеңә дә бер генә ел калып бара. Ир-ат өчен дөньяга караш утырткан вакыт сине үзгәртеп маташамы?
- Яшь барган саен, үзгәрә инде ул караш. Яшьрәк вакытка әйләнеп карыйсың да кайчак, ничек алай эшләдем икән, дип уйлап куясың. Кырыкны сизәм анысы - акыл утыртып, зирәклек туплап барам шикелле. Карашлар үзгәрә, сабырлык арта, егәрлек туплана. 40 яшь - ир-ат өчен өлгергәнлек чоры. Әмма ул яшьнең «яшьләр җитсә кырыкка, эшләр китә шырыкка» дигән әйтеме дә бар әле (Рәхәтләнеп көлә. - Г.Җ.). Бу чорны шәхсән мин җиң сызганып эшли торган вакыт дип кабул итәм. Ир-ат өчен утыз биштән илле яшькә кадәр ныклап дөнья көтү чоры ул.
- Ир кеше малай үстерергә, йорт салырга, агач утыртырга тиеш, ди. Рәсим беренче пунктын икеләтә үтәде инде, калганнары ни хәлдә?
- Малайлар бар, йорт салып бетерергә дә, агач утыртырга да агач утыртырга инде аннары... (Рәхәтләнеп көлешәбез.) Балаларны кеше итәргә кирәк. Кечкенәсен - Равилне мәктәпкә әзерлек дәресләренә йөртә башладык. Шул мәктәпкә бармас өчен, ниләр генә уйлап тапмый. Һәр көн диярлек, әйдә бармыйк инде, зинһар бармыйк инде, дип аптырата. Бер көнне әнисе дә, мин дә алып бара алмаган идек, бакчадан кайтышлый әнисенә әйтә икән: «Менә, ниһаять, бүген Аллаһы Тәгалә ишетте үземне».
- Караш үзгәрә, зирәклек туплана, дидең, Рәсим. Хисләр җетелегенә кагылмыйдыр инде бу, шәт?
- Мәхәббәт-ярату дигән нәрсә гомер дәвамында үзгәреш кичерә инде ул. Үлеп ярату дигән нәрсәне мин гомумән аңламыйм. Хисләр икенче төрле формага күчә - ихтирам, игътибар арта, еллар дәвамында бер-береңә тагын да якыная барасың. Ярату кими дигән сүз түгел ул - гаилә өчен борчылу барлыкка килә, аның кадере арта. Яшьрәк вакытта «иртәгәгә эшләрмен әле» дисәң, хәзер «иртәгәгә кадәр бүген бар бит әле» дип уйлыйсың. Минем өчен дә гаилә ул - тотнак. Ул яктан гаиләмне дә, балаларымны да бик яратам.
- Болар янәшәсенә иҗатны, сәхнәне дә өстәп куйсак...
- 15 ел сәхнәдә булгач, мин үземне ансыз күзаллый алмыйм инде. Ул да үсештә булсын, тамашачыны сөендереп торсын иде, дим. Хәер, анысын ир-егетләр бәйрәме көннәрендә узачак концертыма килеп, үзегез дә бәяләрсез дип ышанам.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: