Шәһри Казан

Рәссам өчен үз темаңны табу бик мөһим

СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1989), ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001), Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе (2006) Фиринат Гаптухай улы ХАЛИКОВның остаханәсенә барырга күптән җыенам, әмма Казан белән Мәскәүне бер итеп, ике шәһәргә яшәгән рәссамны туры китерим димә. Юл төшми йөдәде. Ә очрашып сөйләшергә сәбәпләр, кем әйтмешли, буа буарлык. Әле күптән...

Реклама

Россия Сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы Ф.Халиков бүген-иртәгә тагын Мәскәүгә җыена. Сәбәбе шулай ук куанычлы - Мәскәү җәмигъ мәчетенең дизайн проекты өчен Россия Сәнгать академиясенең көмеш медален тапшырачаклар үзенә.
- Фиринат әфәнде, соңгы бер-ике ел Cезнең өчен сөенечле вакыйгаларга бик бай булды. Россия Cәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы исеме бирелү шуларның иң дәрәҗәлесе булгандыр. Безне тагын ни белән сөендерәсез? Соңгы вакытта ниләр иҗат итәсез?
- Чыннан да узган ел уң килде. Россия Cәнгать академиясенең дәрәҗәле исеме бирелгәннән соң, актив кына эшләп алдым. Балтач районына барып, авыл күренешләре яздым. Шунда башкарган «Лапас», башкача әйтсәк, сарай «Зур Идел» күргәзмәсенә куелды. Аннан «Идел буе халыклары» шәкеленнән берничә эш башкардым: милли киемнәрдә татар, мари, удмурт хатын-кызларының портретларын яздым.
- Әле күптән түгел генә Казанда Сезнең альбом-китап нәшер ителде. Аны ниндидер вакыйгага багышлап эшләдегезме?
- Юк, алай махсус эшләнмәде. Сәгате сукты - шул гына. Юкса Казанның 1000 еллыгы уңаеннан чыккан китап күптән таралып беткән иде инде. Җыеп кына әйткәндә, иҗат эшчәнлегенә 30 ел тулуга багышлана дияргә була аны. Монда элеккегеләре дә, яңа эшләр дә керде. Скульптура да, Мәскәү җәмигъ мәчетенең дизайн проекты да, элекке китапка керми калган «Кол Шәриф» мәчетенә тәкъдим ителгән эшләр дә. Шул ук вакытта мин Болгардагы «Ак мәчет»кә М.Шәймиев кушуы буенча интерьер эскизлары эшләгән идем, алар да бар. Китапка сүз башын Индус Таһиров язды. 8 сәнгать белгеченең мәкаләләре урын алды.
Мәскәүнең тарих музее 3 эшемне - борынгы Казан күренешләрен сатып алды. Казан рәссамнарының эшен соңгы тапкыр XVIII гасырда алган булганнар. Тагын Санкт-Петербургның Рус музее 4 эшемне алды - бер пейзаж, бер интерьер һәм ике тарихи эш. Шулар арасында үзебезнең матур йолабыз - каз өмәсе сурәтләнгән эш тә бар.
- Фиринат Халиков - тарихи темаларга эшләүче буларак билгеле рәссам. Бу Сездән махсус белем таләп иттеме? Тарихи темага ничек кереп киттегез?
- Мине кечкенә чагымнан ук һәрвакыт тарих кызыктырды. Электән борынгы әйберләр җыйдым. Чардакларда йөрергә, сандыкларда казынырга яраттым. Нәфисә әбидән калган кызыл ташлар белән бизәлгән, көмеш йөгертелгән кечкенә Коръән савыты әле дә исән. Остаханәмдә дә еллар буе җыелган мин яраткан борынгы әйберләрне тупладым. Борынгы шкафлар, борынгы сәгатьләр...
Башта берсе, аннан икенчесе, өченчесе әкренләп җыелды. Нәрсәнедер сатып аласың, нәрсәнедер, без күченәбез, дип тәкъдим итәләр. Менә бу пианиноны, балалар укып бетерде, өйдә урын алып тора, дип китерделәр. Әле менә китаплар бик күбәеп китте. Берәр китап киштәсе булганда, начар булмас иде дим. Чөнки укымый гына булмый. Төрле тарихи документлар өйрәнәм, кибеттә берәр тарихи китап күрсәм, шунда ук алып укыйм. Китаплар аша һәрвакыт ниндидер яңалык ачасың үзең өчен. Әле күптән түгел генә Батыршаны, бик тарихи булмаса да, Болгар белән бәйле «Теләкләр ташы» дигән картиналар яздым. Мин 1990 елларда, ирекле тыңлаучы булып, университетка галим Альфред Хәсән улы Халиковның лекцияләренә йөрдем. Ул мине үзе чакырды, китаплар бирде. Хәтта Болгарга командировкага да җибәрде. Чөнки мин ул вакытта (1991-92) Болгар темасы белән дә шөгыльләнә башлаган идем. Киләчәктә дә шул тема буенча эшләрмен дип ниятләп йөри идем. Казанга Россия Сәнгать академиясенең Харис Якупов җитәкләгән остаханәсендә укырга дип килгән булсам да, иң төп сәбәп, нигездә, тарихны өйрәнү иде. Шул вакытта А.Халиков: «Казан турында бернәрсә юк, зинһар, миңа китабым өчен 12 картина эшләп бир», - дип сорады. Шуннан башланды да. Мин аны башта китап өчен кәгазьдә эшләдем, соңыннан әкренләп киндергә күчердем. «Мәңгелек Казан» дип аталган 20 эшлек серия Тукай бүләгенә тәкъдим ителде. Шул исемдә китап та чыкты. Рәссам өчен үз темаңны табу бик мөһим. Бу үзеңне табу дигән сүз. Мин аны махсус эзләмәдем. Кемдер эзләп тапса да, барып чыкмаска мөмкин, ә монда кечкенәдән үк сине кемдер кулдан җитәкләп барган кебек. Үзең дә гаҗәпләнәсең кайчак.
- Очлы күз, оста кулдан башка рәссамга тагын нәрсә кирәк дип уйлыйсыз?
- Рәссамның «җаны» булу зарур. Рәссамнар күп, әмма бөтенесенең дә «җан»нары бар дип әйтеп булмый. Җан киндергә күчсә генә ул башкалар күңеленә барып җитә. Картиналар җан җылысы белән язылырга тиеш.
- Фиринат әфәнде, Алабугага нигез салучыга багышланган һәйкәл Сезнең әлегә бердәнбер скульптура әсәрегез. Моңа алынырга нәрсә этәргеч бирде?
- Ул заказ иде. Бәйге игълан иттеләр. Анда мәскәүлеләр дә катнашты. Мин Болгар әмире Ибраһим Мөхәммәтне ат менгән хан кыяфәтендә сурәтләдем. Бәйгене оттым. Мәхмүт Гасыймов автордаш булды. Кечкенә 40 см лы модельне - мин, шуның буенча 70 см лысын ул әвәләде. Үлчәмнәне алырга уңай булсын өчен шулай эшләнде.
- Иң яраткан жанрыгыз нинди?
- Соңгы вакытта портретлар язу белән бик мавыктым. Яратып ясыйм. Элегрәк табигатьне ясарга да ярата идем, аннан тарихи картиналарны яздым. Портрет жанры да гади нәрсә генә түгел. Монда бөтенесе дә кирәк, шул ук җан да, осталык та, тырышлык та. Күчергеч булып утыручыларның гына түземлеге ике сәгатьтән артыкка җитми. Кайберләре арый, йокылары килә башлый. Мин үзем эшләгәндә талчыгу түгел, вакытның үткәнен дә сизмим. Әле күптән түгел генә халык артисты Наил Дунаевның портретын яздым.
- Ә менә бу керәшен, мари ханымнарын да остаханәдә эшләдегезме?
- Мин аларны Балтач районының Чепья авылында таптым. Шунда ясадым. Чепьядан 10-15 чакрым ераклыктагы Куныр авылында да еш булам. Бу минем әнием Фирдәвеснең туган авылы. Әниемә тиздән 80 яшь тула. Мирхәйдәр Фәйзинең музее урнашкан Шуда авылы да җаныма якын. Кечкенә чакта миңа анда 3 еллап яшәргә дә туры килде. Анысы әтиемнең туган авылы. Татар милли киемнәре кигән кыз портретын мин шул музейда эшләдем. Мәктәптә укыганда мин бу авылларга һәр җәйдә кайта, Сабан туйларына бара идем. (Рәссам үзе Донецк шәһәрендә туа, Киров сәнгать училищесын тәмамлый. - Р.Ф.). Нигездә, шул авылларда үстем дисәм дә була.
- Ничек итеп ял итәсез?
- Балык тотарга, гөмбәгә йөрергә бик яратам. Гөмбә җыюда 20 еллык стажым бар. Тозлый да, кыздыра да беләм. Шул ук гөмбәләрдән натюрмортларым да бар.
- Мәскәү җәмигь мәчетенең баш рәссамы булып китү тарихы турында да ишетәсе килә.
- Махсус беркем дә беркая да үрелми. Мине алырлармы, юкмы дигән уй башка да килмәде. Бары тик мин үземнең проектны гына күрсәттем. Ә ул иң яхшысы дип табылды. Мин кемгәдер түгел, ә үзем өчен кызыклы иҗади эш тәкъдим иттем - шул гына. Шуннан алдылар. Хәзер минем дизайн буенча фасадлар төзиләр. Диаметры 25 метр булган гөмбәзне төгәлләп киләләр.
- Сез, баш рәссам буларак, эшне контрольдә тотасызмы?
- Юк. Минем бурыч дизайн эшләү генә. Башкасын проект авторы карый. Әлбәттә, бөтенләй карамый да булмый, әйтик, таш нинди төстә һ.б. Соңгы вакытта ишек биеклеге уңаеннан бәхәскә кереп, үз фикерем өчен көрәшеп алырга да туры килде. Юкса тәбәнәк ишек куялар иде. Һәр сишәмбе Төзелеш советының утырышы була, анда һәрвакыт катнашам. Килешмәгән әйберләрне әйтә киләбез.
- Казанда узган күргәзмәләрне, ачылышларны да бер дә калдырмыйсыз...
- Әлбәттә. Казан ул торган җир. Мәскәүдә без кунак кына. Ә кунакның кадере өч көн дигән сүз бар. Кунакта никадәр яхшы булса да, үз өеңдә - үз көең. Монда бар да якын. Үз татарың, үз телең дигәндәй... Күңелле. Кешеләр дә матуррак Казанда.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: