Шәһри Казан

Рәссамның рухы шаттыр

Гадәттә, рәссамнарның юбилейлары уңаеннан шәхси күргәзмәләре оештырыла.

Әгәр дә эшләре музей фондларында саклана, варислары уңга-сулга чәчмичә иҗади мирасын кадерләп саклый икән, бу эш рәссамның вафатыннан соң да дәвам итә. Үткән атнада «Хәзинә» милли сәнгать галереясында без шундый күркәм вакыйганың шаһитлары булдык. Борис Майоровның тууына 80 ел тулу уңаеннан рәссамның 60тан артык эше куелган күргәзмәсе ачылды. Авторның ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларында сакланучы 16 эшенең 11е биредә урын алган, ә берничәсе музейның даими экспозициясенә кертелгән. Гомер буе Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыткан Борис Ивановичның хезмәт кенәгәсендә училищега эшкә алыну турында нибары бер язу булган. Күргәзмәне, «Бу студентларга менә дигән осталык дәресе булачак», - дип бәяләү дә очраклы түгел иде. Ачылышта күпчелекне нәкъ менә училище студентлары, укытучылары тәшкил итте. «Без һәрвакыт аңарда укучы студентларга көнләшеп карый идек. Шулай да ул бервакытта да без күрсәткән эшләрне кире какмады. Үз бәясен бирә иде. Күргәзмәләрдә дә нигәдер аның эшләрен эзли идек. Ул мәшһүрләрне яки бөек юлбашчыларның әниләрен эшләргә омтылмады. Аңа нәрсә ясау түгел, ә ничек итеп ясау мөһим иде. Эшләре арасында Третьяков галереясына куелырлыклары шактый. Кызганыч, ул бик тыйнак рәссам булды. Аны тиешенчә бәяләмәделәр», - дип училище укытучысы Айрат Хәмидуллин да истәлекләре, фикерләре белән уртаклашты. Әлеге күргәзмәнең кураторы Ольга Гыйльметдинова исә: «Бу күргәзмә әлеге ыгы-зыгылы дөньяда бер туктап, әйләнә-тирәбезне күзәтергә ярдәм итә. Борис Ивановичның портретларына килсәк, анда идея, сюжет, хәрәкәт кебек төшенчәләрнең өчесенең дә ярылып ятуын күрәбез», - дип, ул студентларының игътибарын кайбер эшләргә юнәлтте.
Училище директоры Мәхмүт Вагаповның да истәлекләре шактый иде:
- Борис Иванович минем укытучым гына түгел, институттан соң коллегам да булды. Укыганда ул безне Идел буйлап Горький өлкәсенә практикага алып барды. Һәм шул чаклар училище белән бәйле иң күңелле мизгелләр булып күңелгә уелып калды да. Сабыр, пөхтә, үз эшенә шуның кадәр бирелгән кеше иде.
Рәссамның хатыны Татьяна Михайловна ачылышта катнаша алмады. Тантананы үзенә генә хас эзлеклелек белән алып барган «Хәзинә» милли сәнгать галереясы мөдире Галина Рамазанова очрашуга килгән һәм иң мөһиме - әлеге мирасны кадерләп саклаулары өчен, рәссамның кызларына - консерваториянең фортепьяно кафедрасы мөдире Ольга Борисовна һәм Вахитов районы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Мария Борисовналарга аеруча рәхмәтле иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: