Шәһри Казан

Рухи мирасны барлаганда

Кеше китә - җыры кала, дибез. Гомеренең 40 елдан артык өлешен иҗатка багышлаган Илдар Хановтан калган «җырларга» колак салып карыйк. Бер тавышка гына булса икән бу җыр! Рәссам, сынчы, архитектор, дәвалаучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Илдар Хановның «җыры», күр, әнә ничә тавышка яңгырый. Шулай...

Шул ук вакытта 70тән артык скульптура һәм монументаль-декоратив әсәрләр дә иҗат итеп, республикада монументаль-декоратив сәнгатьнең үсешенә зур өлеш керткән скульптор да ул. Заманында республиканың монументаль сәнгате нәкъ менә ХХ гасыр сәнгатенең алдынгы тенденцияләрен чагылдырган Илдар Ханов иҗаты яктылыгында (Чаллыда - «Ватан-Ана» (тимербетон, 1975), «Көрәш» (бетон, смальта, 1980), Энтузиастлар бульварында куелган «Уяну» скульптура комплексы (бетон, смальта, 1984), «Эволюция» (1984), «Тормыш агачы» (1984); Казанның Горький паркындагы «Ату» рельефы (тимербетон, 1974); Тукай-Кырлайда - «Шигърият агачы» монументаль композициясе (1986, бетон, смальта) һ.б.) Россиядә генә түгел, ә дөньякүләм сәнгать үсеше киселешендә телгә алына. Әле күптән түгел генә булып үткән Илдар Хановны искә алу митингы да аның Казанда сакланып калган бердән­бер «Ату» рельефы эргәсендә узды. Әлеге рельефның да үз тарихы: заманында сән­гать фонды аны хупламый һәм сынчы бу эшне яшерен рәвештә башларга мәҗ­бүр була.
Рәссамнар, иҗатташ дуслары, сынчының хатыны - сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова, Суриков исемендәге институтның Казандагы филиалы студентлары һ.б. катнашкан әлеге чарада, И.Ханов тормышындагы мөһим вакыйгалар белән беррәттән, сүз иярә сүз чыгып, аның иҗат лабораториясендәге киң җәмә­гатьчелеккә бик үк мәгълүм булмаганнары да бәян ителде. һәркем күңелендә калган матур очрашу мизгелләрен кабат хәтерендә яңартты. Һәр чыгышта Илдар Хановның шәхесен бәяләрлек кызыл җеп булып сузылып барган нәрсәләр шактый: ул ниндидер бер кысага гына сыя торган кеше түгел иде; ул үз чорыннан шактый алда барды; партия заманында эшне «фәрештә» дип атау ул - батырлык... Рәссам-монументчы Фәрит Вәлиуллин Илдар Ханов эшләре белән бәйле истәлекләрен Мехчылар клубына йөргән малай чактан ук башлады.
- Чын сәнгать ул вакыт белән исәпләшми. Барып күрегез ул эшләрне, фотога төшерегез, - дип, ул студентларны Мехчылар клубына барырга өндәде.
Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Гайфетдинов исә бүген Чаллыны Илдар Ханов эшләреннән башка күз алдына да китереп булмавын ассызыклады. Әмма хәзер ул эшләрнең күбесе реставрация таләп итә. Шуңа күрә дә Чаллыда, бу эшне башкарып чыгу ниятеннән, рәс­самнар һәм Кама дизайн һәм сәнгать институты студентлары катнашында, инициатив төркем булдырылган. Илдар Ханов эшләрен гәүдә­лән­дергән сувенирлар эшләү дә инде күптән җитлеккән проект Чаллыда.
Барлый башласаң, иҗади мирасы шактый һәм киңкырлы И.Хановның. «Татар эшчесен күмү» дип аталган бер эше бүгенге көндә ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана. Иҗади мирасының 1998 елда янгында юкка чыккан бер өлеше - зур киндердә башкарылган «Хиросима», «Ана язмышы», «Кешелек учагы», «Паганини» кебек эшләре дә телгә алынды. Соңрак аларны рәссам кабат торгыза торгызуын. Ә «Гасырның ту­уы», «Автопортрет», янгын булганда, бәхеткә, «Казан» милли мәдәният үзәгендә була. Шулай итеп, алары могҗиза белән генә исән кала. Моның өчен Рауза ханым милли мәдәният үзәге директоры Ренат Закировка әле дә рәхмәтле. Шунысы да мәгъ­лүм булсын: бүгенге көндә Рауза Солтанова сынчы иҗатына багышланган китап әзерләү белән мәш­гуль.
Илдар Ханов күпләребезгә җитми бүген. Ни өчен дигәндә, халык инде аңа үз сукмагын салган иде. Дистә еллар дәвамында сихәтлеккә сусаганга - дәва, канаты киселгәнгә - өмет, сабырлыгы төкәнгәнгә рухи ныклык өләшүдән тәм таба, егәренә куәт ала иде ул үзе дә. Аңа иҗади яшьләр дә бик тартыла иде. Аракчинога килеп йөргән интерьер тарихы факультеты укытучылары һәм студентлары проектлар әзерләде, курс эшләре яклады, Кама сәнгать һәм дизайн институтының сәнгать бүлегеннән 25әр студент килеп, һәр җәйдә икешәр атна шунда яшәп, җәйге практика үтте. Шуңа күрә дә митингта катнашучыларның күбесе Суриков исемендәге институтның Казандагы филиалында укучылар - булачак скульпторлар булуы бик табигый иде. Соңыннан һәйкәлне тәртипкә китерү эшенә дә дәррәү тотынды алар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: