Шәһри Казан

Рушан Хәяли нинди музыка ярата?

Якын дустым Рушан Хәялинең беренче альбомы дөнья күреп килгән көннәр иде. 2010 елның беренче апрелендә бер кафеда очраштык та, аннан беренче альбомы чыгу хөрмәтенә кыскача гына беренче әңгәмә эшләргә булдым. Хәзер инде ул өченче дискын чыгарырга тора. Танылып та килә.


Былтыр языласы сөйләшү шундый сүзләр белән башланып киткән иде:
«...Әле дә хәтерлим... Университетның юридик факультетында беренче курста беренче лекциягә кергән көнне барыбыз да бер-беребезне энә күзеннән үткәрәбез. Бер егет аеруча игътибарымны җәлеп итте. Колагында колакчыннар, моңлы зәңгәр күзләре каядыр еракка - офык читенә төбәлгән. Ул минем янәшәгә килеп утырды. Шул көннән алып биш ел буена лекцияләрдә бергә утыра торган булдык. Соңрак ул колакчыннарын салды, ә җырларны үзе яза, үзе башкара торган булып китте. Кулында - гитара, иреннәрендә - авыз гармуны... Бүген дә шул күркәм традицияне дәвам итеп бер кафеда әңгәмә корып утырабыз. Бу көннәрдә үзенең беренче альбомын чыгарып йөреше икән».
- Җырларың арасыннан миңа иң ошаганы «Казан тулы яз». Ничегрәк язылды ул, Рушан?
- Яз көне язганны төгәл хәтерлим, ләкин кайсы язны икәнне төгәл белмим. Университетта укыганда. Дүртенче курслардамы икән... Беренче җырларның берсе ул иде бугай. Яздым, күпмедер вакыт узгач бик үзгәрттем.
- Җыр текстларын үзең язасың. Ә яраткан шагыйрьләрең бармы?
- Әйе, эстрада белән чагыштырганда, татарның шигырь дөньясы баерак һәм миңа бездә булган шигырьләр, шагыйрьләр бик җитә. Аларны да укып бетерәсе иде әле.
- Әле яшьләр дә килә диген...
- Аллага шөкер. Татар шигырьгә бай, дип, күп кеше сөйли бит инде. Сибгат Хәкимне, Мөдәррис Әгъләмне, Зөлфәтне сокланып, гаҗәпләнеп укыйм. Искиткеч! Могҗиза! Китапларының бер битен әйләндергән саен «аһ!» дип куясың.
- Белүемчә, син илләр гизәргә яратасың. Сәяхәтләрең турында сөйләп үт әле.
- Яшь вакытыңда төенчегеңне асып чыгып китү шәп нәрсә. Миңа килгәндә, төенчегемне асып, АКШ буенча сәяхәт итеп кайттым. Мексика чигеннән Канада чигенә кадәр бардым. Блюз, кантри туган җирләрне күрдем. Күп нәрсә таптым кебек. Аннары Россия буенча бераз йөрдем. Владивостокка бардым. Иң мавыктыргыч вакыйгалар сәяхәттә булды.
- Берәр кызыклы вакыйга сөйлә әле.
- Джазның туган шәһәре дип Яңа Орлеанга килгән идем. Эштән кайткан гади кешеләр музыка коралларын алганнар да, урамга чыгып, саксофоннарда уйныйлар. Гади кешеләр алар, профессиональ музыкантлар түгел. Уң колак белән - классик музыка, сул колак белән джаз ишетәсең. Менә шулар арасындагы урында басып торуның ләззәте... Шушы бөркү һаваны сулап басып торасың. Тамак пачти тук. Искиткеч! Уңга китсәң, Колмэн Хокинсны тыңлыйсың, сулга китсәң - Чарли Паркерны...
- Камал театрындагы бер кичәдә синең яланаяк чыгуыңны бөтен тамашачылар да исендә калдырган иде.
- Ул кичәгә килгәч кенә исемә төште - сәхнәгә чыга торган аяк киеме өйдә калган икән. Эзләсәм табып була иде инде, театрда артистлар күп. Мин эзләп тормадым, тоттым да яланаяк чыктым.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: