Шәһри Казан

Сабак

Гарәфи кәрәзле телефон сатып алды. Рәхәт нәрсә икән дә соң үзе, хәтта юыну бүлмәсенә кергәч тә шалтыратырга була. Инде хатынга ишеттерергә теләмәгән кешеләр шалтыратса, әйтеп торасы да юк. Шикле кешеләр түгел инде алар анысы, теге ни... ир-ат булмаган затлар. Алай дигәч тә, ялгыш уйламагыз тагын, Гарәфи - чын ир кеше....

Реклама

Гарәфи кәрәзле телефон сатып алды. Рәхәт нәрсә икән дә соң үзе, хәтта юыну бүлмәсенә кергәч тә шалтыратырга була. Инде хатынга ишеттерергә теләмәгән кешеләр шалтыратса, әйтеп торасы да юк. Шикле кешеләр түгел инде алар анысы, теге ни... ир-ат булмаган затлар. Алай дигәч тә, ялгыш уйламагыз тагын, Гарәфи - чын ир кеше. Сүз хатын-кызлар хакында бара, кәнишне. Ә алар Гарәфинең өч ыштук: Наташа, Рәхилә һәм Иркә. Өчесен тиң ярата Гарәфи, кем әйтмешли, берсен дә «әбдиләт итми». Хәер, әбдиләт итәрлек тә түгел, өчесе дә бер кашык су белән йотарлык. Наташасы сап-сары чәчле, зәңгәр күзле, күперенке сусыл иренле, тулы тыгыз күкрәкле. Рәхилә исә нәкъ шәрык гүзәле: озын толымлы шомырт кара чәч, кыйгач кашлар, очларыннан гөлләр тамардай озын керфекләр, каратут йөз, нечкә бил. Иркәсе шуларның уртасында тора: коңгырт чәч, диңгез тирәнлекләрен хәтерләткән зур күзләр, елмайганда чокырчыклар хасил итүче алсу'бит алмалары, ымсындыргыч уймак иреннәр, зифа-сылу буй-сын.
Дөрес, хатыны да төшеп калганнардан түгел анысы, сурәтен кәртинкә итеп эләрлек театр артисткасы. Тик аңа ияләшенгән инде, шуңа кызыгы юк.
Нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Хатынын да рәнҗетми ул. Өстәвенә эчми, тартмый, акчасын да вакытында алып кайтып бирә дигәндәй... Наташасы әйтмешли: «Идеальный мужчина!»
Әй рәхәтләнде дә соң Гарәфи чибәркәйләр белән кәрәзле телефоннан сөйләшеп. Ял көннәрендә ваннага өчәр мәртәбә керә башлады. Өйдә эссе, түзәрлек түгел, янәсе.
Шулай бер керүендә хатынының өйдән чыгып китүен абайламый да калды ул. Чибәркәйләрнең өчесе белән дә сөйләшеп алгач, киенергә генә тора иде, телефон шалтырады. Номеры да таныш түгел. Гаҗәеп ягымлы иде шалтыратучы ханымның тавышы. Өстәвенә яшь кешенекенә охшаган.
- Алло, Гарәфетдин Хәкимовичмы?
- Әйе, мин. Тыңлыйм Сезне.
- Сезне Наилә борчый иде.
- Наилә? Нишләптер хәтерләмим.
- Бәй, ничек инде хәтерләмисез? Без бергә загска барырга тиеш бит!
- Аңламыйм. Нинди загс ул тагын?
- Ничек инде нинди загс! Язылышырга, әлбәттә. - Ханым «син»гә күчте. - Теләсәң, никах та укытырбыз. Мин мәчеткә йөрүче бер бабай белән сөйләшеп куйдым.
- Сез... Сез шаяртасыз инде, Наилә ханым, шулай бит?
- Эшләр шаярудан узган инде. Безнең уртак балабыз булачак.
«Барып җиттем! - дигән уй йөгереп үтте аның башыннан. - Эчү җүнлегә илтми шул. Исемен хәтерләмәү генә түгел, уртак балабыз булачак, ди бит».
Шулай да сораштырасы итте ул:
- Әллә мин, әллә Сез төш күрәсез инде, Наилә ханым?!
- Төш күрәсез, имеш... Кыз баланы алдады да качып котылмакчы була. Бер ай элек санаторийда ял иткәндә үзеңә бик рәхәт иде бит. «Өзелеп яратам, синсез бер көн дә тора алмыйм. Хатын ир бала тапмады. Августта кызымны кияүгә бирәм дә, хатынны аерып, сиңа өйләнәм. Син миңа малай алып кайтырга тиеш!» - дип сайрадың бит. Юк, мин моны болай гына калдырмыйм. Барып чыкмас. Әгәр өйләнмәсәң, судка бирәм. Санаторийда минем бүлмәмдә йоклап чыгуыңны күргән шаһитларым да бар.
Гарәфинең күз аллары караңгыланып китте. Аннары, исенә килеп, йомшак тавыш белән эндәште:
- Алай кызма әле син, Наиләкәй. Мин өйләнмим дип әйтмим бит. Әйдә, очрашыйк әле. Шунда барысын да сөйләшербез, яме, бәгърем.
- Ярый. Ничәдә, кайда?
- Сәгать унбердә, теге ни, элекке Ленин бакчасында, Черек күлгә узган төштә.
Гарәфи телефон сәгатенә күз салды. Ун тулып килә. Тиз генә киенергә дә хатын кайтып кергәнче чыгып сызарга кирәк.
Гарәфи хатынына, «Радик шалтыратты. Бакчасына мебель илтешергә кирәк икән. Булышмый булмый инде, кирәкле кеше бит. Кичсез кайта алмам», дигән язу сырлады да кәгазь кисәген кухня өстәленә куйды.
Бакчага барып җиткәндә, унбер туларга егерме минут кына иде әле. Баштарак сыра эчеп чыгарга теләсә дә, ниятеннән кире кайтты: «Ис килер, кыюлык өчен эчеп килгән», - дип уйлар тагын.
Бакча аша үтеп йөргән һәр яшь ханымнан таныш чалымнар эзләде ул. Ә тегеләре исә, үч иткәндәй, аңа бөтенләй игътибарсыз көенчә үтеп китәләр.
Сәгать унбер дә тулды, ә Наилә һаман юк. Уникегә кадәр көтсә көтәр, әмма аны күрми китмәс. Борылып, Черек күл ягына күз салган иде, катып калды: хатыны белән кызы түгелме соң?! Яннарында бер кызый да бар. Болар гына җитмәгән иде. Гарәфи, башка чара тапмыйча, яшь чыршылар арасына посты. Әмма хатыны шәйләп өлгергән икән шул инде.
Гарәфи, качма, әйдә, үзеңне Наилә белән таныштырам!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: