Шәһри Казан

Сабакташларын буйсындырып яшәгән гүзәл зат

Яңа сезон ачылган саен театр коллективында исән-сау булган артистлар арасыннан кемдер җитми сыман тоела. Яшьләре олыгая баруга карамастан, һәрвакыт бердәм булган щепкинчыларны сәхнәдән җибәрәсе килми шул. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова моннан унике ел элек гариза язып театрдан китеп баргач та, тамашачыны гаҗәпләндергән иде.

Реклама

Артист күптән түгел генә үзенең юбилеен билгеләп үтте. Яшенә еллар өстәлсә дә, аның төс кыяфәте, буй-сыны үзеннән яшьләрне дә көнләштерерлек. Гөлсем апаның гомер йомгагын сүтә башласаң, ул бик катлаулы. Кайгы-хәсрәтне күп кичерергә туры килә аңа. Тормышта бертуган абыйсы Зөбәердән күргән яхшылыкларны беркайчан да онытмый ул. Шуңа күрә якын туганы белән бүген дә бер- берсенә ярдәм итешеп яшиләр. Гомумән, Гөлсем апа үзенә аз гына яхшылык эшләсәләр дә, аны меңе белән кайтара торган кеше.
Ә инде сәхнәдә үз көче, таланты белән иҗатның югары биеклекләренә күтәрелгән Г. Исәнгулова турында үзе белән бергә Мәскәүдә укыган щепкинчы ир-егетләр ни уйлый икән, шуларны тыңлап карыйк.
Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Гөлсем безнең щепкинчылар арасында бердәнбер башкорт кызы иде. Ул укырга килгәнче үк башкорт академия театрында спектакльләр карап, артистлар белән аралашып яшәгән. Мин аны нишләптер башкорт кызы итеп күз алдына китерә алмадым. Хәзер генә чын башкорт баласы икәнен аңладым. Аның татар театрына үз язмышын багышлавы үзе бер вакыйга бит. Гөлсем бәхетле артист. Бик күп еллар сәхнәдә герой булды. Берсеннән-берсе гүзәл рольләр башкарды һәм халык күңеленә талантлы артист булып кереп калды. Аның безнең өчен иң кадерле сыйфаты:ул барыбызны да берләштереп торучы бердәнбер кеше. «Без бер башкорт кызы тарафыннан изелеп яшәүче татарлар», - дип шаярта торган идек.Ул туры сүзле, үзенә кырын карашны сизсә дә, үпкәсен кычкырып әйткәне булмады. Гөлсем битараф кеше түгел. Ул безнең барыбызның да юбилейларын оештырып йөрде. Аңа җитәкче булып эшләү дә килешер иде. Без Гөлсем белән горурланабыз. Ул үзенең талантлы артист икәнен исбат итте.
Ринат Таҗетдинов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Инде 75 яшькә җитсәк тә, Гөлсем безне каядыр алып баручы. Без һаман аңа буйсынабыз. Ул гадел. Әти-әнисен яшьли югалткангамы, бөтен кеше өчен борчылып яши. Без аны бик хөрмәт итәбез. Ул яшьләргә дә үз киңәшләрен бирә. Гөлсем кайгы-хәсрәтне күп күрсә дә, оптимист булды. Беркайчан да, хәлем начар, дип елап йөрмәде. Олыгаеп барсак та, безнең яшьлек әле үтмәгән төсле. Мин аның партнеры булып та уйнадым. Ул партнерына искиткеч хөрмәт белән карый торган артист. Сабакташыбыз театр өчен күп нәрсә эшләгән, үз мәктәбе булган актер. Мин аңа сәламәтлек телим.
Рабит Батулла, халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
- Гөлсем Исәнгулова театрда яшьтән үк күренекле артист булды. Башкалардан аермалы буларак, ул драматик рольләрдә үзен күрсәтә алды. Аның «Ай тотылган төндә» спектаклендәге - Шәфәкъ, «Хуш, Назлыгөл»- дәге - Назлыгөл, «Кичер мине, әнкәй»дәге Миңзифа һ.б. рольләрен атау да җитә. Гөлсем катнашкан спектакльләр озын гомерле булды. Гастрольләргә барганда коллективта бернинди администратор булмаса да, Гөлсем бар җирдә тәртип иде. Әгәр артист уйнап җиткермәсә, җитешсезлекләрен шунда ук әйтә иде ул. Аны күпләр хөрмәт итте. Ул кайбер хатын-кызлар кебек вакчыл түгел. Бик юмарт та. Премьераларга күчтәнәчләр алып килеп артистларны сыйлый торган гадәте дә бар аның. Пенсиягә чыкканнан соң, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт Яшь тамашачы театрында куелган «Умырзая» спектаклендә уңышлы уйнады. Ринат Әюпов аңа Җәваһирә ролен биреп дөрес эшләде. Гөлсем театр хезмәтчесе.
Равил Шәрәфиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Гөлсем яшь чакта чибәр, талантлы, драматик геройларны уйнаучы артист иде. Олырак яшьтәгеләрне уйнарга да җиңел генә күчте. Ләкин пенсиягә чыккач озак эшләмәде. Без, сабакташлары, аны бу адымыннан туктата алмадык. Шуңа күрә ул театрдагы иҗади тормыштан читтә калды. Ул башкорт кызы булса да, кайбер татар артистларыннан чистарак татарча сөйләшүе белән аерылып торды. Ул телнең сафлыгы өчен борчылып яшәде. Гөлсем беркайчан да халтурага юл куймады. Без театр училищесына укырга кергәндә аның белән булган кызык хәлне еш искә төшерергә яратабыз. Имтихан алучылар аннан «весь Советский Союз» дигән сүзтезмәне татарчага тәрҗемә итәргә кушкач, ул: «Бөтә Советлар Союзы» дип көлдергән иде. Ил таркалганнан соң, безнең Гөлсем күрәзәче булган бит, дип көлешә идек.
Наил Дунаев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Беренче чиратта Гөлсемнең сылулыгы турында әйтми мөмкин түгел. Аны сәхнәдә беренче мәртәбә күрүдә үк ир-егетләрнең күзе төшми калмый иде. Ул һәрвакыт тәвәккәл булды. Гөлсем тормышта горур булуы аркасында, безнең арада да абруй казанды. Баш имәс, горур булуы өстенә ул әле кешелекле дә. Берәребезгә бәла-каза килсә, ярдәмгә ашыга. Без аның белән «Кол Гали», «Баһадирлар», «Чаткылар» һ.б. спектакльләрдә партнерлар булып уйнадык. Элек спектакльләрдә күп артист катнаша иде. «Хуш, Назлыгөл»дә без өчәү генә уйнадык. Гөлсем анда да үзенең осталыгын күрсәтте. Ул бик таләпчән булды. Гөлсем үзен-үзе булдырган хатын-кыз.
Әхтәм Зарипов, режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
- Гөлсем безнең арада тормышның бөтен авырлыгын күреп үскәнгәме, бөтен җылылыкны укытучылардан алды. Ходай биргән таланты өстенә ул кешеләрнең психологиясен дә яхшы белә иде. Гөлсемнең уйналмаган рольләре күп калды. Ул бик горур, түбәнсенеп, соранып йөри торган кеше түгел. Аның кебекләр сирәк туа, чөнки заманы башкага әверелде. Гөлсемгә гашыйк егетләр күп булды, әмма ул сәхнә мәхәббәтенә хыянәт итмәде. Гөлсем рольләрдә уйнамады, ә яшәде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: