Шәһри Казан

«Сабан туе мизгелләре» – Тукай музеенда

Бу көннәрдә татар яшәгән һәркайда Сабан туйлары рухы хөкем сөрә. Габдулла Тукай әдәби музеен да читләтеп узмады ул. Биредә танылган рәссамнар Рифкат Вахитов, Канәфия Нафыйков, Зөфәр Гыймаев, Равил Заһидуллин, Булат Гильванов, Рушан Шәмсетдинов, Зимфира Биктәшева, Илдус Мортазин, Рафаэль Баһаутдинов, Заһир Хәкимов һ.б.ларның Милли музей фондларында һәм шәхси тупланмаларында сакланган сәнгать...

Реклама

Күргәзмәдә милли-мәдәни мирасыбыз булган Сабан туеның бүген без күреп белгән мизгелләрен генә түгел, хәтта меңьеллыклар сулышын тоярга да мөмкин. Әйтик, Бакый Урманче премиясе лауреаты Равил Заһидуллинның Сабан туе Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре (1909) белән чордаш булуын чамалавы кыен түгел: «Бер яктан Сабан туе башлыгы да, кулына бер таяк башына чүпрәк таккан әләм тотып, өй саен яулык, ситса кебек нәрсә җыеп йөри иде. Без, яланаяклы малайлар, аның артыннан бер дә калмыйча җөгерә идек. Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы: хатын-кызы, бала-чагасы болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышлар башланды...»
Олпат рәссам Бакый Урманче премиясе лауреаты Канәфия Нәфыйков исә борынгы китапларга нигезләнеп язган эшендә («Камырбатыр») вакыт аралыгында Равил Заһидуллиннан да арырак китеп, ислам дине кабул иткәнчегә кадәр булган чорны сурәтләгән.
- Ул вакытларда беренче буразнаны сызгач, җиргә күкәй, балык ташлау гадәте булган. Әлеге йола үтәлгәч, ат чабышлары уздырганнар һәм беренче килүчене он белән коендыра торган булганнар. «Камырбатыр» сүзе дә шуннан кереп калган булса кирәк, - дип шәрехли ул аны.
Сүз кемгә генә бирелмәсен, соңгы елларда хөкүмәт тырышлыгы белән татар халкының брендына әйләнгән Сабан туе - аның кадере, асылы, кыйммәте хакында барды.
- Совет чорында Сабантуйга багышланган бик әйбәт документаль-музыкаль фильм бар иде. Ләкин кызганычка, соңгы елларда телетапшырулар белән генә канәгатьләнәбез. Матур документаль фильм аша дөньяга Сабантуйның нәрсә икәнен аңлатып бирә алганыбыз юк. Чын мәгънәсендә Сабантуйның нәрсә икәнен аңлатып биргән, шигырьләрдән, әдәби әсәрләрдән, рәссамнарның иң гүзәл эшләреннән торган китапның да әле чыгасы бар дип исәплим, - дип уртак теманы дәвам итте халык шагыйре Роберт Миңнуллин.
Моңа кадәр Ислам Әхмәтҗанов белән берлектә «Сабантуй» китабы чыгарган, «Сабантуй» поэмасы язган халык шагыйре Ренат Харисның да бу мәсьәләдә күңелен борчыган әйберләр шактый иде. Шуңа күрә дә шигырь уку белән генә чикләнмичә, Сабантуйларының бүгенге көндә 30га якын илдә узуына басым ясап, милли бәйрәмебезгә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.
- Әлбәттә, «Сабантуй» поэмасы белән бик горурланам. Чөнки анда Буа Сабан туе күренешләре, минем әби-бабамнар сурәтләнгән. Сабантуй, әлбәттә, үзгәрә. Әмма аны менә шушы «артык оештырып җибәрүдән» саклап калырга вакыт. Заманасында без ЮНЕСКОга да мөрәҗәгать иткән идек. Сабантуйны ЮНЕСКОның рухи мирасы исемлегенә кертергә дигән теләк белән башкарылган иде ул. Ләкин әле бүгенге көнгәчә бу эш барып чыкмады... Ә күргәзмәдәге рәсемнәрдә барысы да без күрергә теләгән Сабантуйлар, - ди Ренат Харис.
Галимнәрдән Марсель Бакиров исә тарихи чыганаклар һәм үз фаразлауларына таянып, Сабан туеның башы кая барып тоташуын бәян итсә, Нурмөхәммәт Хисамов Сабан туе рухының көчен ассызыклады, сүзен тарихи шәхес Шиһаб Мәрҗани хәзрәтләреннән башлады.
- Шундый абруйлы кеше - хәзрәт буларак та, галим буларак та, ә бит Сабантуйда көрәшеп батыр калган! Җанында да батырлык рухы зур булган. Сүз көрәшендә дә аңа тиң булмаган, - дип, Нурмөхәммәт ага үз нәселендәге көрәшчеләрне дә барлап чыкты.
Очрашуны Сабантуйлы, моңлы җырларына төргән Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев тә сөйләшүдән читтә кала алмады:
- Сабантуйның көрәшен генә карагыз, алар бит бер-берсе белән кочаклашып көч сынашалар. Бу татар халкының йөрәк җылысы белән көч сынашуы. Бер-беренә хөрмәт белән көрәшүе!
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимовның (Мөхәммәт Мирза) чыгышы да Сабантуй белән бәйле истәлекләргә шактый бай, гыйбрәтле иде. Шагыйрь «45нче елгы Сабантуй», «Әнкәй», «Сабантуй» поэмаларында сурәтләнгән вакыйгаларны кабат хәтерендә яңартты. 45нең язында ике аяксыз булып сугыштан кайткан әтисе Мирзамөхәммәт турындагы истәлекләр аеруча күңелләрне кузгатты. Күрше авылга сөйгән кызы янына барган ике аягы да протезлы фронтовикның, күрәсең, «гарип»леге хакындагы сүзләргә гомерлеккә нокта куясы килгәндер - Сабан туе мәйданына чыгып бии. Ике аяксыз Мирзамөхәммәтнең мәхәббәт тарихы әле бик озак күз алдыннан китмәде. Залда утырган рәссамнарның күңелен дә тетрәндерми калмагандыр ул. Әгәр шулай икән, бәлкем, әлеге әзер сюжет, кайчан да булса, киндергә иңәргә дә күп сорамас. Сабан туеның ниндие генә юк...

Сабантуй - туган халкымның
Тиңдәшсез тантанасы
Кешелеккә яшьтәш бәйрәм,
Әйтегез, кайда бар соң!
Мөхәммәт МИРЗА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: