Шәһри Казан

Сабан туе, сабан туе...

(«Казан мөхбире», № 84, 14 май, 1906 ел)

Реклама

12 майда Казан шәһәрендә Сабан туе башланды. Килүчеләр бик ул кадәр күп түгел иде. Йөгерек атлардан йомыркачы Шәрәфи аты, узып, бер чапан алды. Көрәшчеләрдән итче Закир, бик күп кешене егып, яулыклар алды. Җомга көн 12 майда Сабан туе башланасын ишетеп, Сабан туе була торган урынга киттек. Без барып җиткәндә, балалар көрәшәләр иде, бераз үткәч, балалар туктатылып, зурлар көрәше башланды. Җиңгән бер көрәшчегә мәйдан башлыгы һәдия (бүләк) бирә тора вә җыелган халык та җиңүчегә тәхсиннәр (мактау сүзләре) әйтеп тора. Фәкать мәйдан назыйрләренең (оештыручыларының) бер җитмәгән җирләре бар ки, шундый милли бер бәйрәм вакытында караучыларның милли хисләрен полицейский кылычының кыны берлән сүндерергә тырышуларыдыр. Көрәш тукталды, ат чаптыру башланды һәм иң күңелле җире дә ошбу икән, чөнки бу вакытта халыкның хисе кабарды вә шатлыклары бигрәк тә артты. Һәркемнең күзе кыр ягына караган. Һәркем атларга ишарә кыла. Вә һәркем ат чапканын көтеп тора. Кинәттән халыкка җан кереп, һәммәсенең агызыннан «чабалар» дигән тавыш ихтыярсыз бер юлы чыгып, һәммәсенең күзләре атларга юнәлде. Вә һәркем, яхшырак күрер өчен, югары урынга күтәрелә вә атлар киләсе якка якынлаша башлады. Вә бу вакытта халык, сугыш сафындагы гаскәриләрнең кайсы тарафка җиңгәнен көтеп торган шикелле, алда килгән атны көтеп тора иде. Чаба торган атлар бары биш иде. Иң элек атта кызыл киемдәге бала юлның ике ягына җыелган халык арасына килеп керде. Вә халык ошбу җиңүчене тәхсин садасы (тавышы) белән каршы алды. Вә моннан соң бу ат берлән баланы уртага алып, «Ура» садасы берлән бер тарафтан икенче бер тарафка кул өстендә йөрткән шикелле йөрттеләр вә, һәдия биргәннән соң, шул рәвештә шәһәргә кадәр озаттылар.
Картлар әйтәләр: бу Сабан туе Сабан туемы соң? Хәзер инде элеккеге Сабан туен искә генә төшерергә калды. Электә бөтен халык басып торырга урын таба алмый торган иде, дип. Безнең фикеребезчә, бу Сабан туе бик яхшы милли бәйрәмдер. Вакыйгада шул карт сүзенчә, халык азайган булса вә яшьләр, бу Сабан туена милли бәйрәм нәзаре белән карап, аның дәвамына тырышмаса, ул вакытта яшьләр һәм Сабан туе күп нәрсә югалталар... Сабан туе бетсә йә начарланса, ул вакытта мөселманнар һәммәсе рус бәйрәмнәрен бәйрәм итә башларлар. Милләтләрнең аерым торуы өчен, халыкның кәеф-сафа чигә торган бәйрәмнәре аерым булу шарттыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: