Шәһри Казан

Сагынам сине, дускай!

Фирдәүскәй, дип дәшә идем мин аңа. Үзен шулай якын итүем, яратуым булгандыр. Театрда без бер гаилә булып яшәдек. Барыбыз да дуслар кебек. Ләкин арада чын дус бер генә була. Дуслыкны саклау, бигрәк тә театр дөньясында, җиңел түгел. Ул - үзенә күрә бер сынау. Аллага шөкер, без Татарстанның халык артисты Фирдәүс...

Реклама

Фирдәүскәй ул театрның иманы иде. Акыллы, кешелекле, үз эшенә тугрылыклы шәхес. Моңлы дускаем минем. Моң аның табигатендә, үзәгендә иде - Ходайдан бирелгән бүләк ул. Безнең шактый гомеребез бергә узды. Шатлыкны да, кайгыны да бергә бүлештек. Хәтеремдә, Фирдәүснең кияүгә чыгарга әзерләнгән көннәре. Сайлаган егете Марат исемле иде. Ул башта Маратны минем әнием янына алып килде. Очраштылар, сөйләшеп, чәйләр эчеп алдылар. Соңыннан Фирдәүс миннән: «Йә, ничек, әниең Маратны ошатканмы?» - дип сорады. «Бик тә ошатты, бигрәк тә аның елмаюы әниемә хуш килде», - дидем. Чыннан да, бик сөйкемле кеше иде Марат. Аны бөтен театр үз итте, бигрәк тә хатын-кызлар. Алар: «Ул - безнең иребез», - дия торганнар иде. Фирдәүс белән бик матур яшәделәр, бердәнбер кызларын - Айгөлне үстерделәр.
Кызганыч, иртәрәк китеп барды шул Маратыбыз. Мин аларда кунакта еш була идем. Озаклап утыра идек, сөйләшәсе сүзләр бетми иде кебек. Өйләрендә ниндидер әйтеп бетермәслек нур, ямь балкып тора иде. Сагындыра, бик тә сагындыра ул мизгелләр.
Фирдәүс белән без намазга да бергә бастык, бергә догалар өйрәндек. Монда да Фирдәүснең йогынтысы зур булды. Әниемнең үлгән көннәре иде. Фирдәүс бик ярдәм итте. Бервакыт мин Коръән ашы уздырганда, Фирдәүс, шалтыратып: «Берәр ярдәм кирәкмиме?» - дип сорый. «Аш кайнатырлык зур кәстрүлем юк», - дим. Бер сәгать тә үтмәде, зур кәстрүл китереп тә бирде. Хәзер мин Коръән укытканда, гел Фирдәүсне искә алам, ул бүләк иткән савытта аш пешерәм, ул аңа дога укып тора кебек. Ә бер туган көнемдә миңа ике пар чәй чынаяклары бүләк итеп: «Парлы бул, ялгыз калма», - дип теләде. Үзе гомер буе ялгыз булды. «Миңа шулай язгандыр», - дип, үзен тынычландыра иде.
Фирдәүснең гомере кисәк кенә өзелде дә куйды. Бүгенге көнгә кадәр аның юклыгына ышанып бетә алмыйм. Сагындыра-юксындыра Фирдәүскәй, ахирәт дускаем.
«Ахирәт дус, дип әйтмә миңа, җан дускаем, диген. Юкса, теге дөньяда да минем өчен җавап бирергә туры килер», - ди. Җавабын бирермен, дускаем, бирермен - син бит иң чиста, иң саф, илаһи зат идең. Тыныч йокла, Фирдәүскәй, сиңа җәннәт ишекләре ачык булыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: