Шәһри Казан

«Сагынырлык балачагым булмады»

Ул сәхнәгә чыгу белән нәниләрнең генә түгел, өлкән яшьтәге тамашачының да йөрәген җилкендерә. Сүзем «Әкият» Татар дәүләт курчак театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Рәмзия ФӘЙЗУЛЛИНА турында. Рәмзия тумышы белән моңлы җырчыларны биргән Сарман якларыннан. Авылларына гастрольләргә килгән курчак театры спектаклен тәүге тапкыр 6-7 яшьләрендә карый ул. Әмма аны ошатмый. Куркуыннан...

Яшьтән үк җырчы булырга хыялланган кыз мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга килә. Әмма язмыш дигәнең аның юлын икенче якка борып куя. Курчак театрында декорация куючы булып эшли башлаган кызны берничә айдан артист итеп эшкә алалар. Бернинди тәҗрибәсез килеш коллектив белән гастрольләргә чыгып китә ул. Шул чакларда кулыннан курчагы төшеп киткән чаклары да була. Әмма артист үз эшен яратып өлгерә. Өч тапкыр китәргә талпынып караса да, үз иткән театрыннан аерыла алмый. 32 ел буе армый-талмый сәнгатебезгә хезмәт итә. Аны театрның йөзек кашы дисәң дә, һич арттыру булмас. Театрларда берәр артистның юбилей тантанасы узганда тамашачы «әкият»леләр котлавын аеруча яратып кала. Алар Юрий Чуктиев белән бергә Салават белән Әлфия Авзалова курчагын да «җырлаталар». Берничә ел элек Салават Фәтхетдинов белән Башкортстан якларында гастрольләрдә йөреп кайталар. Һәр юбиляр артистка Рәмзиянең такмаклар җырлап бирүе үзенчәлекле бүләк итеп кабул ителә.
Рәмзия Фәйзуллина спектакльләрдә дә җырлы рольләр башкара. Заманында ул Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү»ендә - Диләфрүз, Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан озын бер төн»ендә Найман ана рольләрендә уйный.
«Курчак театрында җырсыз спектакльләрне күз алдына да китереп булмый. Күбесенчә Сез баш рольләрне башкарасыз. Аларны сезнең өчен махсус язалармы әллә?» - дип сорыйм Рәмзиядән.
- Җырсыз спектакль миңа күңелсез кебек тоела. Җыр-моң яшьтән үк балалар күңеленә салынсын иде. Шуңа кайбер җырсыз рольләргә дә махсус җыр яздырырга туры килә.
- Сез һәрвакыт балалар арасында. Әгәр балачакның бер чорына кайтырга мөмкин булса, аның кайсы мизгелен сайлар идегез?
- Сагынырлык балачагым булмады. Миңа тугыз яшь чагында әни бәби алып кайтты. Үзе гомер буе сыер сауды. Бөтен эш миңа иде. Балачагым сеңлемне карап узды. Иптәшләрем белән уйнарга да чыгарга вакытым булмады. Шуңадыр, ахры, бөтен гомерем балалар арасында үтте.
- Бүген балаларны нинди спектакльләр белән шаккатырып була?
- Нәниләргә күп сүзле спектакльләр кирәкми. Хәрәкәтле уенны, көлкеле спектакльләрне ярата алар. Балалар өчен яңа заман геройлары кызык. Мәсәлән, чит илләрдә андый көлкелеләрне яратмыйлар. Сәхнәдә сәгатьләр буе бер генә артист уйнавын да алар мөкиббән китеп карап утыра. Һәрбер илнең курчак театры үз стиле, балаларның психологиясе белән аерыла.
- Сез чит илләргә яисә башка шәһәрләргә барган саен алардагы курчак театрлары биналарына кызыгып кайта идегез. Яңа бинагыз үзегезне кайчан сөендерер икән?
- Без анда 1 марттан уйный башларга хыялланабыз.
- Тиздән юбилеегыз җитә. Әгәр әкияттәге серле таягыгыз булса, туган көнегездә аннан нәрсә сорар идегез?
- Бүген иң зур теләгем - фатирлы булу. 32 ел гомеремне сәнгатькә багышлап, аңа хакым бардыр, дип уйлыйм. Авария хәлендәге фатирда өч кеше яшибез. Шуңа йөрәгем әрни.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: