Шәһри Казан

Сакау күке – түгел тормыш күрке

Вакытны үлчәү өчен кешеләр ниләр генә уйлап тапмаганнар. Ком сәгате шуларның иң борынгысыдыр, мөгаен. Әмма бу җайланманың бер кимчелеге бар - аның ярдәмендә вакытның бик аз микъдарын гына үлчәп була. Яңадан вакыт барышын күрсәтсен өчен, аны икенче башына әйләндереп куярга кирәк. Кешенең үткән юлын да шулай кирегә борып булсачы! Юк,...

Реклама

Вакытны үлчәү өчен кешеләр ниләр генә уйлап тапмаганнар. Ком сәгате шуларның иң борынгысыдыр, мөгаен. Әмма бу җайланманың бер кимчелеге бар - аның ярдәмендә вакытның бик аз микъдарын гына үлчәп була. Яңадан вакыт барышын күрсәтсен өчен, аны икенче башына әйләндереп куярга кирәк. Кешенең үткән юлын да шулай кирегә борып булсачы! Юк, булмый шул. Кичәгене бары сагынып яшәргә генә мөмкин. Үткәндәге ялгышлар да шулай үкендереп кенә әрнеттерә ала. Кире кайтып, аларны төзәтү мөмкинлеге беребезгә дә бирелмәгән.
Бу турыдагы сорауларны һәркем үзенә бирә тора. Акылы камил кеше шулар турында уйланмый кала алмый. Сорау - дөньяны аңы белән кабул итүче кешеләрнең уйлану нигезе. Камил Кәримовны да «Ком сәгате», «Сакау күке» романнарыннан торган дилогия язарга әнә шундый күптөрле сораулар этәргәндер.
Инде мәсьәләгә якынрак килик тә әсәрдәге вакыйгаларның, күңел хәрәкәтенең иң югары ноктасына якынлашыйк. Эш шунда - Фазыл исемле унсигез яшьлек егет ике юл чатында кала. Яңа Актаныш бистәсе төзеләсе тау башында, киләчәктә монда яшәячәк халыкны эчәр су белән тәэмин итү өчен, кышның зәмһәрир салкыннарында өч кешедән генә торган бораулаучылар бригадасы җир тишә. Ачык һавадагы күчмә вагонда аунап, тиешле тәрбия, кадер һәм наз күрмәгән әлеге ир-атлар билгеле дәрәҗәдә кыргыйланып та бара кебек. Аларга да мохитне алыштырып алу, ял кирәк. Шуның өчен, язгы өзеклек вакытында, Казанга кайтып килергә булалар. Алар дигәнем - мастер Әмир, аның Мәдияр белән Фазыл исемле ярдәмчеләре. Узган гасырның сиксәненче елларында әле ел әйләнәсендә ышанычлы юллар булдыру мәсьәләсе киләчәктә хәл ителәсе хыял гына иде. Фазыл өчен ярның кайсы ягында булу киләчәк язмышын хәл итү мәсьәләсе булып чыга. Ник дигәндә, Актаныш ягындагы ярда аның өзелеп сөйгән кызы Әлфинәсе кала. Унынчы сыйныфны тәмамлап килүче бу сөйкемле сөяк - аның табигый табылган мәхәббәте. Язмыш аларны үзе очраштырган. Казанга кайтса, мастеры Әмир аны үзенең кызы Язилә белән якынайтачак, хәтта өйләндереп үк куярга мөмкин. Болай да инде, шаярган булып, «кияү» дип йөри. Әрсез Язиләсе дә, шушындый уңган-булган, әти-әнисез калган егетне эләктерер өчен, әллә ниләр кыланырга әзер. Дөрес, аларның бу басымына бирешмәскә дә мөмкин бит. Фазыл, үз-үзенә ышанып, Казанга кайтырга була, бозлы суны кичеп, Минзәлә ягына чыга. Ләкин шунда капылт кына аңы яктырып китә - юк, аның бәхете шулай да Актаныш ярында. Ул, кинәт тәвәккәлләп, Әлфинәле якка кире чыгып китә.
Фазылда акыл да, хис тә җитәрлек, ул тирә-яктагы кешеләрне күрә, аларның кемлеген чамалый, үзе белгәнчә бәяли дә белә, күбесенчә ялгышмый. Ул инде аңлаган: гаилә бары тик саф мәхәббәткә, үзара яратышуга гына нигезләнеп төзелергә тиеш.
Язилә белән якынаю мөмкинлегеннән куркып, Фазыл ахыр чиктә Әлфинәле ярга ташлана. Әмма Язиләнең дә шушы яр тарафына килеп чыгасын кем белгән?! Язган ризык тешне җимереп керә, ди халык. Ирләр күңелен аулауда нәселдән килгән сәләт өстенә үзенең дә бу яктан төшеп калмаган булуы аңа егетне Әлфинә кулыннан шактый җиңел тартып алу мөмкинлеген бирә. Монда Фазылның да кайбер мөһим очракларда ихтыяр көчен туплый алмавы, тышкы басымга эчке каршылыгын куюда йомшаграк булуын да әйтмичә булмый.
Балык башыннан чери дигәндәй, илдәге алгарышка таяк тыгучылар эреле-ваклы җитәкчеләр арасында иде. «Кемнең кулында - шуның авызында» булудан файдаланып, бу елларда алар, нигездә, үз кесәләрен кайгырта башладылар. Бу «Ак чишмә» дип аталган әлеге су чыгаручылар оешмасына да кагыла иде. Унбишләп бригададан торган әлеге коллектив тора-бара биш-алтыга кала.
Шулай да бораулаучылар сукыр түгел, теләсәләр дә, теләмәсәләр дә, илдәге үзгәрешләр алар күз алдында үтә. Шәледә, тагын да төгәлрәге, М. Вахитов исемендәге колхозда рәис сайлау бөтен тарихында беренче тапкыр, хәзергечә әйтсәк, альтернатив рәвештә үтә. Анысы да өстән бирелгән күрсәтмә буенча түгел, көтелмәгән рәвештә халык арасыннан килеп чыга. Дөрес, мондый хәлнең ничек барлыкка килүен укучы күреп тора. Ягъни аның нигезендә хуҗалыкның эше уңайга китсен дигән борчылу юк, кайберәүләрнең калҗалы урынны эләктерергә омтылуы өстенлек итә. Без шушы хәлләрдә Шәле урта мәктәбенең директоры Марат Мөлековны (соңыннан Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе булачак шәхесне) күреп калабыз. Мәсьәләне ачык тавыш бирү юлы белән хәл итә алмагач, ул яшерен тавыш бирү юлын кулланырга тәкъдим итә. Әлеге ысул күпчелек тарафыннан якланган кешене җитәкче итеп сайлауга китерә. Бу инде демократиягә юл ача торган беренче адым буларак әһәмиятле. Язучы әлеге хәл-әхвәлләрне, нечкәләп күзәтүләренә нигезләнеп, үзенә хас зәвыклылык, юмор чаралары һәм беренче карашка гади булып тоелган өслүб астында шәйләнгән осталык белән сурәтли.
Әсәрнең тагын бер күзгә күренеп торган үзенчәлеге шунда - ул документаль-сәнгати берлеккә дәгъва итә. Хәзерге әдәбиятта мондый тенденция киң таралып бара. Тормышны сәнгатьчә өйрәнүдә аның отышлы икәнлеге күп тапкырлар раслана тора. Авторның су табучыларны үзәккә куеп сурәтләве очраклылык түгел. К. Кәримов - бу даирәнең үз кешесе. Яшь чагында ул «Татмелиоводстрой» дигән оешмада әсәрнең герое Фазыллар башкарган хезмәттә була. Хәтта бораулау мастерлары әзерли торган һөнәр мәктәбендә дә укып кайта. Шуңа күрә бу һөнәр кешеләренең эшендәге һәр нәрсәне белеп, аның укучы өчен кызыклы һәм гыйбрәтле якларын тасвирлауда суда йөзгән балыктай эш итә.
Шул ук вакытта җөмһүриятебезнең иң зур авылларыннан булган Шәле һәм аның кешеләре турында бәян итүе дә әдәбиятыбыз өчен бик кирәкле бер эш. Камил, безне авылның тарихы, бүгенгесе, бик кызыклы язмышлы кешеләре белән таныштырып, дилогия буенча үз артыннан шактый дәвамлы ияртеп йөртә. Без бу сәяхәттән күңелебезне баетып калабыз. Хәер, заманында күренекле рәссамыбыз Харис Якупов, Шәле кешеләрен үз әсәрләрендә гәүдәләндереп, бу авылның данын бөтен илгә таныткан иде. Әсәрдә Х. Якуповның да искә алынуы бик табигый. Инде менә К. Кәримов шушы эшне әдәби әсәрдә башкарды.
К.Кәримов - үз стиленә, үз язу алымнарына ия әдип. Уенчаклык белән җитдилекнең синтезы, әсәрне кабул итүне җиңеләйтә торган сәнгатьлелек алымнарының байлыгы, тирән фәлсәфи уйланулар муллыгы - барысы да бар. Әсәр тукымасында Шәле ягында гына кулланыла торган сүзләр, фразеологизмнар мозаикасы да үзенчә балкый.
Кыскасы, бихисап башка әсәрләрендәге кебек үк, К. Кәримов дилогиядә үзен чын мәгънәсендәге сүз рәссамы, тормышның катлаулы һәм дәвамлы барышын әдәби әсәрдә сурәтләү остасы буларак танытты. Мондый казаныш үз бәясен дә алырга тиеш. К.Кәримовның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген алуга ике ел рәттән кандидат итеп куелуы аның күпсанлы укучыларын бик сөендерде. Апрель азагында алар тагын бер тапкыр куаныч кичерерләр дип ышанырга кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 25 ноябрь 2017 - 06:19
    Без имени
    не понял