Шәһри Казан

Салават һәлакәткә очрады

Август аенда гына Казанда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов ике атна буе концертлар биргән иде. Республика көне уңаеннан узган тантаналарда ул катнаша алмады. Аның «Биектау» автодромында үткән автоузышларда һәлакәткә очравы халыкны аптырашта калдырды. Җырчы үзенең Бельгиядән кайтарылган машинасын сынап сикереш ясый. Шунда ук кинәт очып китеп җиргә килеп...

Реклама

Август аенда гына Казанда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов ике атна буе концертлар биргән иде. Республика көне уңаеннан узган тантаналарда ул катнаша алмады. Аның «Биектау» автодромында үткән автоузышларда һәлакәткә очравы халыкны аптырашта калдырды. Җырчы үзенең Бельгиядән кайтарылган машинасын сынап сикереш ясый. Шунда ук кинәт очып китеп җиргә килеп төшә. Нәтиҗәдә аңын югалта. Аның умыртка сөяге сына, оча сөягенә зыян килә. Бүгенге көндә ул үзенең шәһәр читендәге өендә ята. Табиблар аңа терелү өчен ярты ел чамасы вакыт кирәк булуын әйткән. Салават авыртса да, төшенкелеккә бирелми. Шаяртып та сөйләшә. Тик ятарга ияләшмәгәнлектән, ул үзенең алданрак савыгуына өметләнә. Җырчының әнисе Тәкълимә апа да Башкортстаннан улының хәлен белергә килгән. Ул да Салаватның авыруны җиңәчәгенә ышана. Гаиләгә килгән көтелмәгән бәла узгынчы гына була күрсен.
Без дә халыкның яраткан җырчысы С.Фәтхетдиновның тизрәк терелеп, исән-сау яшәвен телибез. Син безнең эстрадага кирәк әле, Салават.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: