Шәһри Казан

Самавыр – нәзакәтле, затлы нәрсә

Самавыр куйдым күмерсез, Кайнап чыгар, күрерсез. Күмерсез кайнаган самавыр гайре табигый хәл булып тоелмаса, болай җырларга ук кермәгән булыр иде ул. Әмма бүген инде электр самавыры белән беркемне дә шаккатырып булмый. Киресенчә, заманында чыра телә-телә самавыр куйган, махсус күмер чүлмәге тоткан, булары атып җырлап кайнап утырган самавыр янында гөрләшеп чәй...

Реклама

Газ, электр күмер самавырларын көнкүрештән кысрыклап чыгарса да, аңа ихтыяҗ кимеде дигән сүз түгел әле. Әйтик, әнә Казанда яшәүче Фәрит Зариповның бүгенге көндә 70тән артык самавыры бар. Шуның 45е - теләсә кайсы коллекционерның күзен кыздырырлык сирәк очрый торган затлы борынгы самавырлар. Көнкүрештә кулланыла торган гадирәк дигәннәренең дә үзенә күрә бер сөйкемле сөяге бар. Аларның һәркайсы иң беренче чиратта формасы, үзенең затлылыгы, нәфислеге, күләме белән җәлеп итә. Хуҗа үзе дә аларны кыяфәтенә карап, ваза, ярым ваза, тәпән, кувшин, рюмка, пушка, кратер дип атап йөртә. Алай гына да түгел, биредә «Мәскәү кәстрүлләренә»дә, «манараларга» да тап буласың. Шул ук вакытта: «Менә бусы сылу кызларга, менә болары әбиләргә охшаган», - дип тә чагыштырырга мөмкин әле ул.
Фәрит әфәнденең тупланмасы белән танышып чыгу ул - Россиядә самавыр җитештерү тарихына күз салу белән бер. Юкса Паричко, Воронцов, Ломов, Сомов, Капырзин, Баташов, Маликов кебек осталар турында каян белер идең. Гәрчә самавыр җыю белән чагыштырмача аз, соңгы биш елда гына шөгыльләнсә дә, Ф.Зарипов инде аның тәмен белергә өлгергән. Тупланмасына оеткы салган иң беренче самавыры да гади генә булмый. Сөяктән эшләнгән тоткычлы 1830 елга караган Воронцов самавырын ул коллекционер дустыннан ялынып диярлек сатып алган. Һөнәре буенча икътисадчы, юрист, заманында ресторан, ашханә директорлары, Казан кулланучылар җәмгыятендә идарә рәисе урынбасары, ә инде 1999 елдан эшмәкәр булып киткән Фәрит әфәндегә каян килгән мондый маһирлык диярсез. Баксаң, моңа кадәр дә кесәдә йөртә торган чылбырлы сәгатьләр, борынгы акчалар, пычак, кылыч кебек нәрсәләр җыеп юанган булган икән Фәрит Зарипов. Ә самавыр үзенең матурлыгы белән әсир итә аны. Һәм бу мавыгуы узгынчы гына булырга да охшамаган. Инде Фәритнең улы авыл хуҗалыгы академиясе студенты Дайниска да йогарга өлгергән бу. Ул әтисенә теләктәш кенә булып калмыйча, алыш-биреш алдыннан элемтәләр урнаштырганда да, күргәзмәләр оештырганда да беренче ярдәмче.
- Тупланма иң беренче чиратта күзне иркәли, җанны җылыта. Бу кешелек тарихы мәдәниятенең тагын бер бөртеге сакланып калды дигән сүз. Беренче карашка гади генә кебек тоелса да, бу эш коллекционердан сабырлык, эзлеклелек һәм белергә омтылу теләге таләп итә. Чөнки син үзең өчен тупланманың юнәлешен, темасын билгеләргә һәм шул ук вакытта анда булачак әйберләрнең тарихын белергә тиеш, - ди Дайнис та.
Монда бар да мөһим
Инде күләмгә кагылганбыз икән, шунысын да искәртим, Фәрит Зарипов тупланмасындагы иң кечкенә самавыр 400 граммлы булса, иң зурысы 55 литр су сыйдырышлы. Коллекционерны җитештерүдә чагыштырмача аз булган самавырлар да кызыксындыра. Әйтик, 1908 елда инженер Паричко уйлап тапкан һәм җитештерүдә нибары дүрт ел булып калган самавыр шундыйлар рәтендә. Берәр нәрсә ала башласак, ярар, ат бәясе түгелдер әле, дияргә яратабыз. Ә бу самавырның хакы чынлыкта заманында дүрт аяклы олы мал бәясеннән дә кыйммәтрәк йөргән.
- Ул башка самавырлардан борып куя торган торбасы белән аерылып тора. Өстенлеге шунда: кайнап утырганда суы бетсә дә эреми, аның торбасына күмер генә түгел, керосин, спирт кебек башка төр ягулыклар да салырга мөмкин, - ди Фәрит Зарипов.
Самавырда үрмәкүч?
Тупланмада 1780-1790 елларда Уралда Демидов заводында җитештерелгән самавырлар йә булмаса Петербургта җитештерелгән 1820-30 елларга караган сирәк очрый торган самавыр-кофейник барын да исәпкә алсак, аның үзе бер музей кебек булуын чамалавы кыен түгел. Тагын шунысы кызык, әлеге самавырлар никадәр борынгы булмасыннар, бүгенге көндә дә эшлиләр. Төзәтү, реставрация кирәк булганда да Фәрит әфәнде үзе тотына. Әлбәттә, өйдә утырган кешегә бер генә детальне дә, самавырны да берәү дә китереп бирми. Шуңа күрә дә ул Мәскәү, Тверь, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Пермь кебек шәһәрләрдә булып, үзе кебек үк коллекционерлар, антикварлар белән очрашып, алыш-биреш ясый, төрле семинарларда катнаша. Ә бәһасен вакыт, останың зәвыгы, материалның составы билгели, әлбәттә. Биредә самавырның шәрык келәме шикелле бизәк басылганын да, «үрмәкүч» дип аталган өч аяклысын да, мәчет гөмбәзлеләренә охшаганнарын да күрергә була. Болары - элеккеге заман байлары, сәүдәгәрләр Мәскәүдә, Петербургта махсус заказ буенча эшләтеп алган самавырлар.
- Самавырларның соствына килсәк, ул бакырның күпме булуы белән аерыла. Алар арасында 99 процент бакырдан гына торганнары да, бу күрсәткеч 90-95 (томпак), 50-60 (латун) процент булганнары да бар. Мине бүгенге көннәрдә чыга торган заманча самавырлар бөтенләй кызыксындырмый. Гадәттә, үземдә бер төрле самавыр икәү булганда гына алыштырам яки аны сатып җибәрәм, - ди Ф.Зарипов һәм Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында самавырлы өйдә үткән балачагына да «кайтып» килә. Сүз иярә сүз чыгып, сөйләшә торгач, әңгәмәдәшемнең әнисе яклап беренче «Әлифба»ны бизәгән рәссам Шакирҗан Таһириның нәсел дәвамчысы икәнлеге дә мәгълүм була.
Миңа калса, бик мавыктыргыч һәм шул ук вакытта шактый саллы гына чыгымнар таләп итә торган шөгыль тапкан эшмәкәр-коллекционер. Һәм монда халык теленә кергән бик мөһим бер нәрсәне күздә тотып эш итә ул: күп булып, чүп булганчы, аз булсын да үз булсын.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: