Шәһри Казан

«Сандугач сайрар илем»дә туган көн

15 ел дәвамында Татарстанның көньяк-көнчыгышында сәләтле балаларны барлап, җыеп торган «Сандугач сайрар илем» төбәк фестивале Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараенда үзенең туган көнен билгеләп үтте. Сәхнә түрендә торган күбәләкләп бәйләнгән галәмәт бүләк-сюрпризның очы-кырые булмады. Никадәр җыр, бию, инструменталь әсәрләр «чыкты» ул төргәктән. Берсе дә ни җитте генә түгел. Иң-иңнәр - фестиваль...

- Әлеге бәйгедә 15 ел эчендә 50 меңнән күбрәк бала катнашты. Бу - шуның кадәр бала сәнгатькә, рухияткә тартылган дигән сүз. Безнең компания, үзебез яшәгән төбәктәгеләр яхшы эшләсен, уңайлы яшәсен, күңелле, файдалы итеп ял итсен өчен, төбәкнең социаль үсешенә бик күп чыгымнар тота. Бу - акча күп булганнан түгел. Шуның белән без төбәктә тотрыклылыкка ирешәбез дә. Безнең генераль директорыбыз Шәфәгать Тәхаутдиновның әйтә торган сүзе бар: «Акча һәм балалар күп булмый». Балаларга ярдәм итү йөзеннән, ике проектыбыз бар. Беренчесе - «Сәләтле бала»: биредә без, мәктәп балалары төрле бәйгеләрдә катнаша алсын дип, ярдәм күрсәтәбез. Һәм, әлбәттә, иң зур проект ул - «Рухият» яңарыш фонды һәм «Сандугач сайрар илем» фестивале. Бала үз гомерендә һич югы бер генә тапкыр сәхнәгә чыгып һөнәрен күрсәтсә дә, ул аны гомер буе онытмаячак. Менә үзегез күрәсез: гаҗәеп сәләтле балалар, искиткеч костюмнар! Шәхсән үземә дә аерым номинацияләр буенча нефть идарәләренең сәламәтләндерү лагерьларында узган сайлап алу турларында катнашырга туры килде. Беләсезме, балалар шушы бәйгедә катнашулары белән дә бәхетле. Сүз дә юк, сандугач сайравы җәен-кышын тынып тормый торган бу «ил»нең киләчәге бар. Бәйгенең максаты изге. Иң мөһиме - биредә яхшылыкны күрергә, матурлыкны тоярга өйрәнәләр. Конкурсларда катнашкан балалар алар аерылып тора: һәрвакыт тәртипле, акыллы, максатчан булалар, - ди «Татнефть» ААҖнең генераль директоры урынбасары, «Рухият» яңарыш фонды советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев. Ул бу эшне оештыруда һәрчак беренче ярдәмчеләр булган музыка мәктәпләре, музыка училищелары укытучыларына һәм балаларында сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән әти-әниләргә, һәм бу эшне башыннан ахырына кадәр оештыручы - «Рухият» фондының башкарма директоры Флюра Шәйхетдиновага олы рәхмәтләрен җиткерде.

Реклама



Гран-при «Нардуган»да
XV фестивальнең иң зур бүләге Гран-прины «Хореография. Халык биюе» номинациясендә чыгыш ясаган Түбән Кама шәһәренең «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле яулады. Фестивальгә чыннан да «яу» урынына барлыгы 8 (!) композиция белән тамашачының да, жюриның да мәхәббәтен яулап алырга дип килгән алар быел. Һәм шулай була да: 6 композицияләре - I урынны ала (1се - икенче, 1се - өченче урын). Ут уйната болар! Сәнгать җитәкчеләре Наил Мөсифуллин, хореографлары Чулпан Габидуллина, Сөмбел Төхбәтуллина, Зарина Каюмова һәм Лариса Садыковалар үзләре дә биеп кенә йөри торганнардыр. Юкса ничек өлгермәк кирәк: коллективның зурлар төркеменә - 100, ә әзерлек төркеменә 270 бала йөри. Репертуарларында 87 (!) төрле хореографик композиция бар диләр.

Казан күчтәнәчләре
ТР Мәдәният министрлыгының идарә эшләрен башкаручысы Кадрия Идрисова да күчтәнәч белән килгән иде туган көнгә. Тантанага җыелучыларны мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исеменнән котлаганнан соң, Тимур Мусин (Әлмәтнең 1нче музыка мәктәбе), Катерина Ипполитова (Баулы балалар иҗат мәктәбе), Гүзәл Шәрәфетдинова (Актаныш балалар сәнгать мәктәбе) һәм бу олы, кунакчыл, матур «ил»гә килгән балаларның аркаларыннан сөеп-сыйпап, һәрберсен исемләп белгән «Рухият» фонды хезмәткәрләре дә бүләкне нәкъ менә Кадрия ханым кулыннан алды ул көнне.

Биючегә сүз әйтмәгез...
Гомумән, быел фестивальнең бизәге яхшы куелган хореография иде дисәк, ялгыш булмас. Бу уңайдан «Әлмәтем» хореография коллективы җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Сафина белән дә сөйләшеп тордык.
- Бик көчле бию коллективлары килде. Белеп, яратып салынган биюләр, төгәл хәрәкәтләр, яхшы костюмнар - карап торуы да күңелле. Башкару дәрәҗәсе сөендерә. Соңгы елларда «шытыр-пытыр» эстрада биюләренә алданып, халык биюләре югала башлаган иде. Быел яңарыш сизелә. Хореографлар да андый бию белән ерак китеп булмаганны аңлап алды бугай.


Әнә Мөслимнән килгән «Энҗе бөртекләре» үрнәк хореография коллективының кечкенәләр төркеме дә, быел гына туплануга карамастан, 1нче урынга лаек булган. 24 энҗе бөртегеннән тора ул. «Былтыр өлкәннәр төркеме беренчелекне алган иде, быел бәләкәчләр аларны уздырды», - ди җитәкчеләре Лилия Шәймәрданова.

Вакыт галиҗәнаплары үзе искәртә
Әлеге сандугачлы «ил»дә канатларын ныгытканнар арасында Диләрә Илалетдинова, Мөнир Рахмаев, Илназ Сафиуллин кебек инде сәнгать дөньясына исемнәре таныш башкаручылар да шактый. Башта музыкаль колледж, аннан консерватория тәмамлаган аккордеончы Антон Попов өчен дә «Сандугач сайрар илем» олы юл башында беренче җитди сынаулар куйган, тәүге җиңүләрне китергән бәрәкәтле старт мәйданы булып тора. Инде хәзер үзе консерваториядә укыта. Нурлат кызы, «Татнефть» ААҖ стипендиаты консерватория студенты Гүзәл Әхмәдиева да үзен олы сәхнәгә чыгарган өчен рәхмәтледер «сандугачлы ил»гә.
- Әлбәттә, бала нинди дә булса җылы сүзгә, җиңүгә өметләнеп килә фестивальгә. Аларга төпле киңәш бирерлек, киләчәккә юл күрсәтерлек Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Илсур Айнатуллов, Александр Бармин, Ирина Лаптева, Ләйсән Хәмәтова һ.б. кебек жюри рәисләре эшли бездә. Жюри составында да үз эшләренең чын осталары булган Әлмәт, Түбән Каманың музыка колледжы укытучылары. Тынлы оркестрлар арасындагы бәйге дә республикада бездә генә. Быел 10нан артык оркестр катнашты сайлап алу турында. Тагын кайда бар шундый коллективлар! Монда бернинди планнар кормыйча бары камилләшә генә барырга кирәк тә, балаларга биш куллап ярдәм итәргә әзер булу мөһим. Менә бүген дә без билгеләгән 11 автобус, иртәнге сәгать белән гала-концертта чыгыш ясыйсы балаларны алып килергә дип, Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына чыгып китте. Алып килдек, илтеп тә куячакбыз. Ә сайлап алу турларына килүче балалар лагерьларда ял итеп, кунак булып, рәхәтләнеп яшьтәшләре белән аралашып, дуслашып кайтып китә. 15 ел эчендә 18 торак пунктта булып, 17 номинациядә чыгыш ясады алар. Татарстанның һәм Россиянең иң мәшһүр мәдәният һәм сәнгать әһелләреннән осталык дәресләре алу да балаларның мөмкинлекләрен ачу өчен эшләнде. Фестивальдә катнашучылар арасында авылдан килгән, моңа кадәр лагерьда бер тапкыр да ял итеп карамаган балалар да җитәрлек. Алар өчен бу үзе бер күктән төшкән бәхет. Ә чыгымнарның барын да «Татнефть» күтәрә. 15 ел дәвамында, сүз дә юк, олы эш башкарылган. Ә иң мөһиме - без эшебезне ныклы нигездә дәвам итәбез. Һәм бу эшнең башында торып, үз вакытында аңа куәт биргән, озак еллар генераль директор булып эшләгән Ринат Галиев һәм фондның беренче директоры Илсөяр Хәйруллина, Ришат Әбүбакиров һәм Фәүзия Исламова, Рәис Шәйхетдинов, Әлмәт музыка училищесы директоры Зәйтүнә Нәгыймова һәм Гүзәл Хәйруллиналарга рәхмәтлебез, - ди Флюра Магдановна, фестивальнең өстенлекләрен барлап.
***
Әйе, кемнәр генә үтмәгән аларның күз алдыннан! Менә шул «затлы, бәрәкәтле оя»да канат ныгытып очкан сандугач балаларын әле булса кайгыртулары аларның. Вакыт галиҗәнаплары моны үзе таләп иткәндер, күрәсең - 2011 елда «Сандугач сайрар илем» фестивале үзенең стипендиясен булдыра. Беренче булып аны киләчәк тормышларын сәнгать белән бәйләргә ниятләгән 5 студент алды. Быел исә бу бәхет янә 5 студентка - Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 1нче курс студенты Диләрә Гарифуллина, Казан дәүләт консерваториясенең тынлы һәм бәрмә уен кораллары кафедрасының 1нче курс студенты Рамил Шиһапов, Казан федераль университеты музыка факультетының 2нче курс студенты Азалия Хәсәншина, Әлмәт музыка колледжының 2нче курс студенты Мария Тугушева, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты хореография сәнгате факультетының 1нче курс студенты Диләрә Нурмөхәммәтоваларга елмайды. Котлыйбыз! Бусы да туган көн бүләге.
Иң мөһиме - үзеннән алда йөри һәм җырлап торган шигъри исеме бар фестивальнең. Бу җәһәттән композитор Мәсгудә Шәмсетдиновага да, «Афәрин!» дип, туган көн тәбрикләве юлларга кирәктер.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: