Шәһри Казан

Сандугач җыр суза

Җырчы Әлфия Галимованың иҗади эшчәнлеге турында сөйлисе сүзләр, уртаклашасы фикерләр бихисап. Чөнки ул бөтен гомерен, бар сәләтен, талантын, тырышлыгын җырга багышлады. Мәскәү консерваториясен тәмамлагач, бертөркем яшь җырчылар, музыкантлар, шул исәптән Әлфия Галимова да Казанга опера театрына эшкә кайта. Аңа театр репертуарындагы операларда төп партияләрне башкару насыйп була. Татар композиторларының сәхнә...

Шулай да бу язманың максаты аны опера җырчысы буларак түгел, бөтенләй башка пландагы, ягъни халык көйләрен камил дәрәҗәдә башкаручы җырчы буларак күрсәтүдән гыйбарәт.
Гадәттә, опера җырчылары халык көйләрен җиренә җиткереп җырлый алмыйлар, дигән гыйбарә яши. Бу фикердә күпмедер дәрәҗәдә дөреслек тә бардыр, чөнки опера җырчылары куелган көчле тавыш белән җырлаганда халык көйләренә хас мелизмнар, ягъни музыкаль бизәкләр кулланылмый кала. Икенче төрле әйткәндә, моң дигән сихри байлык икенче планга күчә. Бәлки, шуңа да, «халыкчан җырлау» һәм «профессиональ җырлау» дигән төшенчәләр яши торгандыр.
Әлфия Галимова - профессиональ җыр мәктәбен узган җырчы. Әмма табигать аңа халык көйләрен башкару бәхете дә бүләк иткән. Чөнки ничек кенә булмасын, халык көйләре гомер-гомергә җырчы күңелендә яши.
Профессиональ җырчымы, халыкчан җырчымы - һәркайсы да җырны үз зәвыгыннан чыгып башкара. Әлбәттә, һәрберсе азмы-күпме үзгәреш кертә. Шуңа да, бер үк көй төрлечә яңгыраш ала, ягъни ул интонацион бизәкләр, хәтта ритмик үзгәрешләр белән дә аерыла. Болар барысы да җырчының профессиональ әзерлеге белән бәйле. Моңлы җырлыйм, дип, урынсыз бормалар куллану - ул әле моңлы җырлау түгел. Без Мәрьям Рахманкулова, Сара Садыйкова, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Мәгафур Хисмәтуллин кебек заманында атаклы булган опера җырчыларын язмалардан ишетеп беләбез. Алар халык көйләрен искиткеч зур осталык белән тыныч кына, тавышка басым ясамыйча, көйне тирәнтен аңлап, тыңлаучы күңелен сихерләп җырлаганнар. Әлфия Галимованы да шушы исемнәре телгә алынган җырчылар рәтенә куеп әйтәсе килә. Башкалардан аермалы буларак, ул халык көенең табигатен аңлап, күңеле, йөрәге аша уздырып җырлый: ачык дикция, тавышның гаҗәеп ягымлы яңгырашы, фразаларның тигезлеге - болар барысы да җырчыга уңыш китерәләр.
Әлфия Галимова - тумышы белән шәһәр кызы. Мәктәптә рус телендә укый. Урта белемне ул Чистай шәһәрендә ала. Шулай булуга карамастан, Ә.Галимова саф татарча сөйләшә, җырлый. Басымнарның чисталыгы, иҗекләрнең дөрес әйтелеше соклану хисләре уята.
Халык язучысы Гомәр Бәширов «Гөлҗамал» көен радио аша ишеткәч, аны хәйран калып тыңлавы турында җырчыга рәхмәт әйтеп хат яза. Ул җырчыга югары бәя бирә, башкару осталыгына соклана. Язучыны җырчы үзенең чишмәдәй саф тавышы, югары профессиональ башкару осталыгы, җырга булган үзенчәлекле мөнәсәбәте белән әсир итә. Әлфия Галимова Гомәр ага Бәшировның хатларын кадерле мирас итеп саклый.
Режиссер Нияз Даутов та Әлфия Галимованың ачык, яңгыравыклы, ягымлы тавышына, башкару осталыгына югары бәя бирә.
Җырчы өчен иң мөһиме - табигать биргән асыл тавыш, нәрсә җырлаганыңны аңлап, йөрәгең аша уздырып җырлау, үз өстеңдә даими эшләү. Әлфия Галимова әлеге таләпләрне яхшы белә, инде өлкән яшьтә булуына карамастан, тавышын даими формада тоту өчен, көн саен күнегүләр ясауны - җырлауны бүген дә дәвам итә. Җырчының тагын бер уңай сыйфаты - дөрес репертуар сайлау. Опералардан арияләр, романслар - алар җырчыларны үзләре «сайлыйлар», чөнки аларны җырлау өчен теләк кенә җитми, көчле, куелган күкрәктән чыккан тавыш кирәк. Ә халык көйләренә килгәндә, монда да башкару мөмкинлекләреңне файдаланып, көйләрне дөрес сайлаганда гына уңышка ирешү мөмкин.
Әлфия Галимова, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль лектория бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Филармониядә эшләү чорында җырчыга төрле программалар әзерләп, ягъни опера-камера музыкасы үрнәкләре, рус, татар композиторларының романслары һәм җырларыннан торган программалар белән бергә, халык көйләре белән дә сәхнәләргә чыгу насыйп була. Әйткәнебезчә, Әлфия Галимова, бала вакытыннан ук халык җырлары белән мавыгып үсмәсә дә, бүген без аны халык көйләрен нечкә зәвык, югары профессиональ дәрәҗәдә оста башкаручылар рәтендә күрәбез.
Татарстанның халык артисты, сәхнә ветераны, 90 яшен каршылаучы Әлфия Галимова үзен бәхетле җырчы дип саный аладыр. Халык көйләрен җырлаганда мин үземне хәер-дога кылган кебек хис итәм, ди ул. Күңелем тулса да, шатлансам да, өйдә мин тыныч кына халык көйләрен көйләп йөрим, ди җырчы. Әлфия Галимова башкаруында радио фондында халкыбызның ике дистәдән артык көе бар. Алар бүген җырлау белән мавыгучылар өчен үрнәк-өлге булып торалар.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: