Шәһри Казан

Сандугачлар капкада, канатлары – тактада...

Язмамның баш исемен башта «Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә» дип куярга теләгән идем. Казанда күптән түгел узган җыр фестивалендә сәхнәгә күтәрелеп, автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллинга бүләк тапшырган «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровка ияреп. Сәхнәгә бүләк тапшырырга менеп, турысын әйтеп төшә алмаганы аңлашыла инде: «Сәхнәдә урын җитәрлек, безнең күңелебез...

Ә кайсыгыз укытучы йә космонавт булырга хыяллана?
Миңа да җитмеш яшь түгел! Әмма безнең балачакта да укытучы, табиб, журналист кебек башка һөнәр ияләре булачакмын, дип хыялланып үсү дигән модадан артта калган караш яшәде әле ул. Безнең сыйныфта гына да нинди генә һөнәр алырга теләүчеләр үсмәде: беребез балалар бакчасында эшләргә хыялланды, кемдер беренче сыйныфтан ук авыл фельдшеры булырга теләде, минем исә журналист буласым килә иде... Шыр томана булганбыз, күрәсең - җырчы булырга теләүчеләр генә юк иде. Юкса, Илназ Маликов әнә ничек матур җырлый иде! Ул, авылда калам, техникада эшлим, дип үсте.
Минем хыял да, Аллага шөкер, чынга ашты дип беләм. Үзем теләгән җирдә, үзем яратып сайлаган һөнәрем буенча эшли алам. Һәм шушы һөнәрем аша дөньяны яңадан ачтым дисәм дә була: без үскән самими мохит күптән чәлпәрәмә килеп, «авылча караш»лар тозланган чор килгән икән инде. Яшь-җилкенчәк белән күпме аралашырга туры килә - алар арасыннан гадәти һөнәр сайларга теләүчеләр генә юк. Бусы минем һөнәр бәласедер дә инде анысы - «гомере буе җырлаган» егерме яшьлекләр белән аралашырга да туры килгәли...
Бездә бүген бер генә табыну - сәхнәгә менү, йолдыз булу! Шул йолдызлар ишәю галәмәтедер инде - чын йолдызларыбыз, легендар җырчыларыбыз күләгәдә кала килә. Еш кына, кара, теге халык артисты, бу атказанган артист исәнме соң ул, дигән сораулар да ишетергә туры килә. Исән исәнлеккә, әмма аларның радио-телевидениедә әйләнер өчен акчасы түләнмәгән! Бездә «түләгәннәр» генә әйләнә бугай ул. Көненә егермешәр тапкыр әйләнгән кайбер җыр сузучылардан сару кайный, ә нишлисең, тыңламыйм дип кенә яшәп булмый. Ул сине концертта «куып тота», телевидение аша «күзне ерта, колакны ашый», рекламасы аша тинтерәтә.
Иртән эшкә килгәндә радионы гына тыңла әнә - таң атса, бездә бер талант туа. Чын талант! Шулай булмаса, шигырен дә, көен дә үзе язган, шуны әллә кемнәрне егып салыр осталыкта үзе дә башкара алмас иде бит инде! Елыймы бу, чиныймы, ыңгырашамы, дип аптырап, сүндереп куясың да бардачоктагы дискка үреләсең инде - дәвасы шул гына...
Кайда Илһам, Әлфияләр югарылыгы?
Татар халкы чиксез талантлы - андагы моң башка бер генә милләттә дә юктыр. Элек-электән һәр авылның атаклы җырчы-гармунчылары булган. Әмма алар шул авылда калган, дәррәү күтәрелеп сәхнә дауламаган. Ул чактагы легендар җырчыларыбыз югарылыгы тыя килгәндер инде, үз-үзеңә тәнкыйть күзе белән карау, юрганыңа карап аяк сузу булгандыр. Элек сәхнәнең биек һәм мактаулы җир икәнен аңлаучылар яшәгәндер, күрәсең. Хәзер генә ул үз чамасын белмәүчеләр сәхнә югарылыгын ваклап, бакча алабутасы кебек бөтен дөньяны баса башлады. Мин моны кемнедер иҗаттан тыю өчен әйтмим: җырла син, җырлар яздыр, якыннарыңа тыңлат. Әмма һәр кешегә сәхнәгә омтылу кирәкме икән соң ул? Хәзер ике җыр яздырып, республика буйлап гастроль туры белән чыгып китүчеләр дә байтак. Иң аянычы - аларга халык та йөри, теге атказанган, халык артистлары исә билет сату өчен зур абзыйлар ишек төбен таптарга мәҗбүр. Халыкны да гаепләп әйтүем түгел - көн-төн бер җыр, уртакулларны тыңлагач, ул бит йогышлы авыруга әйләнә торган галәмәт: тычкан төсле сыр исе артыннан ияреп китүең көн кебек ачык инде!
«Мин чишенә беләм», «минем имием зур»
Танылган җырчыларга карап сәхнәгә үрмәләгән «вак-төяк»ләрнең үзләренә дә җиңел түгел анысы - бер көтү үзең кебек яшь-җилкенчәктән аерылып торыр өчен, тавышың, репертуарың булмагач, башка төрле хәтергә кереп калу юлларын эзләргә кирәк. Берсе, карар җире булмаса да, чишенергә мәҗбүр, икенчесе күкрәк үлчәмен халыкка чыгарып җилпи, өченчесе егерме яшендә инде өченче ир белән яшәп каравы турында тәфсилләп сөйли... Кайвакытта әсәренеп китеп, бу балакайны нинди ата-ана үстергән дә кайдан шундый очсызлы кыйммәтләр тәэсире алган икән дип тә куясың. Сәхнәгә менәм, шунда менеп җиңел акча эшлим дип кенә үзеңне шуның кадәр түбәнсетергә кирәк бит ә?! Ә аның асылы нәкъ әнә шуңа барып тоташа да - бездә сәхнә дигән төшенчә сәнгать дигән сүзгә берничек тә параллель була алмый. Сәхнә ул яшь буын өчен - матур күлмәгеңне киеп, банкетка барып җырлап кайтып, череп байыйм да түшәмгә төкереп яшәячәкмен дигән төшенчә. Нинди ысуллар белән, нинди югалтулар аша моңа ирешәчәк ул - анысы пүчтәк. Сугышта һәр корал файдалы.
Кырыс кул, каты закон
Илһам Шакиров шыңгырдаучы яшь-җилкенчәк турында болай әйткән бит: «Алар миннән талантлырак, алар көе булмаган җырны да җырлый ала». Көе, моңы булмаганнар, таланты аксаганнар менмәсен иде шул ул сәхнәгә. Сәхнә җиңел акча эшләү урыны дигән төшенчә белән дә тәңгәл килмәсен иде. Элеккеге артистлар әнә өч тиен акчага, юл газабы белән берәр-икешәр ай гастрольгә чыгып китеп, халыкка хезмәт иткән. Сикертә торган җыры күп түгел дип кенә, халык андый артистларыбыз концертына йөрмәгән түгел бит, йөргән! Җыры - җыр, тавышы тавыш булганнарны яраткан, алар югарылыгын аңлап, үз чамасын да чамалаган. Бүген кайбер сикертүче, кикертүче, билдән түбән юмор белән зал җыйган һәвәскәрләр алар белән янәшә торырга да кыенсынган. Мин хәзер тавышы-моңы булганнар юк дип әйтмим, бар андыйлар да, талантлы, Илһам-Әлфияләр дәвамчысы булырлык яшьләребез дә шактый, шөкер. Әмма бездә күпчелек очракта алары да читтә кала килә - әрсезләр, елгырлар түргә менә бит. Иң аянычы - әнә шундыйлар гасырлар дәвамында формалашкан, канга сеңгән зәвык дигән төшенчәне юкка чыгара.
«Перәннек алып кайт», «мин бит сине ул егеттән алда сөйдем инде», «сиңа бирмим», «кысма аның кадәр, балабыз булачак» дигән җырлар кайчан да бер сәхнәгә үрмәлисен белгән булса, безнең классикларыбыз үз заманнарында сәхнәгә менмәгән дә булыр иде, мөгаен. Дөресрәге, килер бер заман, сәхнә менү түгел, төшү урыны да булырга мөмкин икән, дип, башка һөнәр сайлаган булырлар иде. «Юньле шигырь юк», - дигәннәрне дә ничек аңламак кирәк: соң Кол Галиләрдән башлап, бүгенге көн профессионалларына кадәр нүжәли шигырь тапмаслык безнең шигърият? Рифма ясыйм дип кенә, «сөюем - көюем», «кочакта - учакта», «ташы - кашы», «яшәргә - яшьнәргә» дигән «шигырь тексты язучылар» заманына калдыкмыни? Бар шагыйрьләр, бар җыр тексты язучылар, дип аклана андый заказ тапылдатучы-шапылдатучылар. Ә татар шигърияте кадәр бай һәм матур шигърияттән файдаланмаслыкмыни соң? Әнә Харрас Әюп китабын гына алып кара - аның бит һәр шигыреннән моң саркып тора, һәр шигыре - җыр! Көчәнеп рифма эзләмәгән, җаннан өзелеп төшкән иҗат җимешләре генә мәгънәле була да, күңелдән күңелгә күчәрлек көчкә ия була дип исәплим мин дә... Бүген исән-сау булып та, җыр сәхнәсе өчен актуальлеген югалтып баручы шагыйрьләр дә шул фикердә дип уйлыйм. Аларның да кирәге шул кадәр генә, бүген профессиональ иҗатта булган кайбер композиторларыбыз хәле дә шул ук - профессиональлексез дә акча эшләп була, җәмәгать. Аның өчен тумыштан шагыйрь булу да кирәкми, музыка училищелары, консерваторияләр тәмамлап азапланасы да юк. «Айт» дигәнгә «тайт» итәрлек әрсезлек-елгырлыгың булса, «ин-нә-иннә-иннәнә»лек нота чамалый белсәң, җыр язу, җыр башкару бездә берни түгел!
Кинаяне читкә алып куйганда исә, мин дә шуңа ишарәлим дә инде: ялт итеп эшли белмисең, нәкъ менә шушы тармак кеше икәнеңне чынлап торып чамаламыйсың икән, үзеңне дә, башкарачак хезмәтеңне дә мәсхәрәләмә инде син! Югыйсә бу син башкаларны гына түгел, үз-үзеңне дә хөрмәт итмисең дигән сүз бит. Бар бит башка һөнәрләр дә! Һәр кешегә дә микрофон тотарга димәгән. Башка эш башкарып та акча эшләп була, о-о, бу бит шушы-шушы җырны башкара, дип, урамда танымасалар да, кояш та шулай ук җылыта, дөнья да шундый ук булып күренә. Сәхнә ул чын талантлар урыны булырга, төшү түгел, ә ким дигәндә бер метрга югарырак җирлек булырга тиеш.
Әйе, мин худсоветларны кайтару ягында. Тагын бер 10-15 ел: «Иләнә-иләнә вак-төяк төшеп калыр әле», - дип яшәсәк, ул вак-төяк бөтенләй басып алып, үз кагыйдәләрен тәкрарлап утыра башларга мөмкин. Ул вакытта андыйларга исем өләшә башларга туры киләчәк. Шуңа да, дәүләт тарафыннан күзәтү генә түгел, үзенә күрә бер законы, кысасы да булырга тиештер. Эстрада - эстрада белән, әмма безнең гасырлар буе килгән кыйммәтләребез, зәвыгыбыз да бар бит әле...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: