Шәһри Казан

Сез мәхәббәт дулкынындамы?

Һәр премьера мичтәге кайнар ризык кебек, пешеп җиткәнче, ул ымсындыра, тизрәк авыз итеп карыйсы килә. Кайнар ризыкны - мичтән чыгар-чыкмас, авызны пешерә-пешерә тәмләгән кебек, премьераны беренче көнендә үк карау үзенә бер ләззәткә ия. Ризыкның тәмен тоеп, отып кала алмагандай, премьерадан соң да сәхнә күренешләрен кабат-кабат күздән кичерәсең, уйланасың, борчыласың икән,...

Реклама

Менә кулыма каләм алып, бу шимбәдә Камал театры сәхнәсендә халыкка тәкъдим ителгән «Мәхәббәт FM» (драматург һәм сәхнәгә куючы - Илгиз Зәйниев) премьерасы турындагы фикерләремне тәртипкә салып утыруым. Яшермим, спектакльгә барганда күңелдә шикләнү, сагаеп карау бар иде, сәбәбе - пародияләрнең шактый күп булуы. Татар сәхнәсендә пародия дигәндә, ул гадәттә артистларның, башларына теге яки бу кешегә охшатып парик киеп, әллә ниткән ят авазлар чыгарып йөрүләренннән узмый. Беренче күренештә үк радио ди-джее Иләс-Миләс ролен башкаручы Эмиль Талиповның үз кыяфәтендә Салават Фәтхетдинов, Айдар Фәйзрахманов, Айдар Галимовлар булып сөйләшүен ишеткәч, күңелгә җылы йөгерде. Эмиль үзенең чын пародия остасы икәнлеген тагын бер кат исбатлады. Илдар Хәйруллин, Равил Шәрәфиев, Хәмдүнә Тимергалиева, Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов та булды әле ул. Иң мөһиме - аларның һәркайсы чамасын белеп кенә, бик урынлы кулланылган. «Без үзебез бик яраткан, хөрмәт иткән кешеләргә генә пародия ясыйбыз. Без дигәндә, Эмильне күздә тотам. Студент елларыннан ук мин текстын язам, Эмиль башкара торган иде», - ди бу уңайдан спектакльнең режиссеры һәм драматургы Илгиз Зәйниев. Үз әсәреңне үк сәхнәгә кую, әлбәттә, кыю адым. Монда инде булганы да, булмаганы да синеке. Әсәр эстрада джазкомедиясе жанрында эшләнгән, шул ук вакытта бүгенге яшәешебезнең тискәре күренешләре искитмәле осталык, нечкә юмор белән күрсәтелә.
«Син үзең булырга куркасың?» - ди спектакльдә Ильяс Чулпанга. Бүгенге көн яшьләренә бик хас сыйфат бу. Эчкерсез яратырга, ихлас булырга, туган телдә сөйләшергә теләк булганда да моңа «круто, заманча» түгел дигән фикер киртә сала. Матур, мәгънәле җырлар үткән чорда гына язылган һәм шул чорда гына чын-чынлап яратканнар, дигән фикердә тора төп герой. Ул үзе дә гел Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхабиева, Әлфия Авзалова һәм Хәмдүнә Тимергалиеваларның җырларын тыңлый. Бу мизгелдә тамашачыларның да иң нечкә кыллары тартыла, асылыбызны тойгандай булабыз, ә инде Чарли Чаплин гримы белән татарча бию күренеше, гаишникның татар киносы өчен борчылып кино төшерергә хыялланып йөрүе безне бүгенге чынбарлыгыбызга кайтара. Яшьләр генә түгел, күпләребез бүген үз-үзебез булудан куркабыз. Гомумән, сәхнәдәге күренешләр, геройлар да бүгенгедән, хәтта нәкъ менә Казаныбыз тормышыннан алынган кебек. Таныш кешеләрне күргәндәй буласың. Әлбәттә, яшьләр дөньясына якынрак торган, үзләре бүгенге чор яшьләренең әти-әнисе булганнарга спектакльне кабул итү тагын да җиңелрәктер.
Джазкомедиянең авторы, спектакльне куючысы, уйнаучысы да шул ук яшьләр һәм алар барысы да диярлек Фәрит Бикчәнтәевнең укучылары. Һәрвакыттагыча, остаз үзе дә күңеленнән имтихан тоткандыр бу көнне. Спектакльдә яшьләр арасында канатлы сүзләр булып китәрдәй фикерләр бик күп. Шуларның берсе - Рөстәм Миңнеханов тавышы белән яңгырый: «Бер-берегезне яратыгыз!..»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: