Шәһри Казан

СЕЗНЕҢ АВЫЛДА

(Язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән дивар газетасыннан) Минем иң куркыныч дошманым - үзем. Бибәл Норел ТМИН (Туфан Миңнуллин) Сезнең авылның аңгыралары арасында яшәп акыллы булып булмый. * * * Сезнең авылның кайбер кешесе белән сөйләшкәннән соң, борча белән кандаланы икесен берьюлы кочаклап үбәрдәй буласың. * * * Сезнең авылга барган идем,...

Реклама

(Язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән дивар газетасыннан)
Минем иң куркыныч дошманым - үзем.
Бибәл Норел
ТМИН (Туфан Миңнуллин)
Сезнең авылның аңгыралары арасында яшәп акыллы булып булмый.
* * *
Сезнең авылның кайбер кешесе белән сөйләшкәннән соң, борча белән кандаланы икесен берьюлы кочаклап үбәрдәй буласың.
* * *
Сезнең авылга барган идем, урам тулы исерек, аек булуымнан оялып кайтып киттем.
* * *
Сезнең авыл эте белән ятсаң, борча тешләп уятыр.
* * *
Сезнең авылда һәр шагыйрьнең үз Дантесы бар.
* * *
Сезнең авылда алабута аш булды, буклы балык баш булды.
* * *
Сезнең авылда чыккан закон безнең авыл өчен түгел ул, агай-эне.
* * *
Сезнең авыл мәткәсе безнең авыл агаен шундый итеп суырып үпкән, - алтын тешен йолкып алып йоткан.
* * *
Сезнең авылныкы - сезнеке, безнең авылныкы - безнеке.
* * *
- Сезнең авыл кызлары шәһәргә килеп төшкәннең беренче көнендә нишлиләр?
- Чәчләрен кистереп ташлыйлар да исемнәрен йә Гуляга, йә Раяга, йә Фаяга алыштыралар.
* * *
Безнең авыл кешеләренең намусы кендектән югары, сезнекеләрнең кендектән түбән.
* * *
Сезнең авыл егетләре латарый откан, ахры, исәнләшмәгән дә булалар.
* * *
Сезнең авыл әтәче дә, безнең авыл әтәче дә йомыркадан чыкканда чебеш булганнар.
* * *
Сезнең авылның сатлыкҗаннары үзләренең бәяләрен яхшы беләләр.
* * *
Сезнең авылның мужикларына әйтәм: акыллы булырга тырышыгыз, ахмаклыгыгыз күбрәк күренә.
* * *
Сезнең авыл кешеләре бигрәк мескеннәр икән - дошманнарыбыз юк, дип мактаналар.
* * *
Сезнең авыл кызының күз карашыннан күңелем кытыкланганга түзә алмадым...
* * *
Сезнең авыл кешеләренең вөҗданын кычкырып кына уятып була.
* * *
Сезнең авыл күлендәге балыкларны йөзәргә безнең авыл бакалары өйрәткән.
* * *
Сезнең авылның ирләре, иреннәрдән үбә алмас хәлгә җиткәч, кул үбеп юаналар.
* * *
Сезнең авыл эте чакырган кунакны безнең авыл мәчесе озатып куйган.
* * *
Сезнең авылда хатыннар күбәйгән саен, безнең авылда кызлар кими бара.
* * *
Сезнең авыл кешеләре яңгырдан куркып суга сикерүчеләр.
* * *
Сезнең авылның кешеләре баеган саен хәерчеләнәләр.
* * *
Сезнең авыл кызларының өсләрен япмый калдырганнар.
* * *
Сезнең авылның тавыгы суга керми дип, безнең авылның балыгы судан чыксынмыни.
* * *
Сезнең авыл ишәгеннән егылганны безнең авылда атка атландырмыйлар.
* * *
Сезнең авыл егетләренең йөрәгенә гашыйк була-була сөял чыккан.
* * *
Безнең авыл чебене - балга, сезнең авылныкы тизәккә куна.
* * *
Безнең авыл кешеләре әдәп саклап утырганда, сезнең авыл әдәпсезләре бәхетебезне урлап киткәннәр.
1990

Ләбиб ЛЕРОН
Һәр кешенең үз төсе бар
(Пародия)
Һәр чәчәкнең үз төсе бар,
Һәр чәчәкнең үз исе...
Кушымта:
Алмагачта ак чәчәк лә,
Күк сиреньдә күк чәчәк шул…
Безнекеләр диярлекләр
Кемнекеләр, дигәндә.
Син дигәндә - мин идәндә...
(Зифа Нагаева сүзләре. Гөлназ Сираева репертуарыннан.)
Һәр кешенең үз төсе бар,
Һәр кешенең үз исе.
Матурлыкта, мәхәббәттә
Бәндәкәйләрнең көче.
Кушымта:
Кытайларда сары тән лә,
Негрларда кара тән шул.
Сөйгән ярым, ак тәнеңне
Мин барыбер яратам.
Синекеләр, диярлекләр -
Кемнекеләр, дигәндә.
Син - идәндә, мин - идәндә,
Рәхәт кулың тигәндә.
Кушымта:
Бигрәк татлы, бигрәк тәмле
Алдагы ризык-ашлар.
Синең ир бар, минем - хатын,
Сау гына булсын башлар.

Туфан җыры
«Ант» дидем мин, «Ант» дидем,
«Ант»ны бар да көттеләр,
Җиде ел буе төзедем,
Җиде елда сүттеләр.
ИСКӘРМӘ: бу эпиграмма-шаяру «Чаян» журналында 1936 елның май ае санында (№8) басылган. «Ант» дигәндә, биредә шагыйрьнең шул елларда (1935) «Совет әдәбияты» журналында дөнья күргән поэмасы күз алдында тотыла. Әлеге эпиграмманың авторы мәгълүм түгел.
«Шагыйрь Туфан ике сәгать буенча шигырь сөйләде һәм, залда утыручыларга туп-туры карап, сез минем шигыремә дә, минем «Ант»ыма да ышанмагыз, бары минем йөрәгемә генә ышаныгыз, диде. Һәм, соңгы сүзе итеп, мондый декламация сөйләде: «А... ул минем йөрәгем... Ул әле язның җилкәсен байтак шрапнельләп йөрер!» ( Бу өзек-шаяру «Миндә бер гаеп тә юк» дигән язмадан алынды. Язма авторы Кош псевдонимы белән бирелгән. «Чаян», 1936 ел, № 8.)

Кем язганын әйтегез
Француз язучысы, философ, тарихчы Вольтерның (1694-1778) укый-яза белми торган хезмәтчесе бервакыт аңардан үзенең авылдагы туганнарына хат язып бирүне үтенә. Язып бетергәч, Вольтер хатны кычкырып укып бирә дә:
- Тагын ни дә булса өстәргә кирәкмиме? - дип сорый.
- Кирәк, мсье, - ди хезмәтче. - Хатның шома язылмавы өчен гафу үтенергә һәм аны сез үзегез язган икәнен дә өстәп куярга кирәк.
Искиткеч хәл
Бер вельможа бүлмәсендә Вольтер уннан артык парик күрә.
Искиткеч хәл бит бу! - ди атаклы философ, чын-чынлап исе китеп. - Башы юк кешегә ничәмә парик кидергәннәр!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: