Шәһри Казан

Шагыйрь җанлы рәссам

Кәкре таяк ул әле кәшәкә түгел Әтисе ясап биргән агач конькида кәшәкә сугып үскән малай Николай Карасёв. Чын кәшәкәне тотып карау түгел, күргәне булмаса да, анысын үзе ясый. Рәвешен китерә. Көрткә бата-чума урманнан каен агачын да үзе өстерәп кайта. Кем тизрәк тә, кемнеке матуррак чыгар дип, күрше малае белән ярыша-ярыша ясыйлар. Коедан су ташып катырган шугалак янындагы бөтен малай-шалай «ах» итә Коляның кәшәкәсен күрүгә. Әмма үкенечле була беренче тәҗрибә. Үзе бер сугып та карамаган көенә, шугалакның иң гайрәтле «бомбордир»ы көлен күккә очыра кәшәкәнең. Бер бәрүдә таягы бер, йомычкалары икенче якка оча. Очуын оча, әмма инде 12-13 яшьлек Коляның моның белән генә гайрәтен чигерә алмыйлар. Тагын ясый. Алга таба агач тамырлары белән дә «хыялланып» ала. Шуларны чистартып, киптереп, лаклап мәш килә. Ниләргә генә ошатмый ул аларны. Авылдагы таныш-белешкә күрсәтеп-күрсәтеп карый. Әмма «экспертларның» җавабы кыска була: «Арба, тәгәрмәч ише нәрсә ясасаң, аңлар идек тә соң...» Юк шул. Бөтен барлыгы белән иҗатка тартылган егетне аңлаучы булмый әле ул чагында.

Кулыннан да, теленнән дә килә
Лениногорск каласында яшәүче Николай Карасёв белән юк-юк та юллар кисешкәли. Күрми калдым дия торган түгел, күргәзмә ачылышы икән, аның үзе язган шигырьләрен укып, рәссамга теләкләрен җиткерә торган гадәте бар. Бәлки әле Карасёвны шагыйрь буларак кына беләләрдер. Әмма «Татнефть-ЛениногорскРемСервиз» җәмгыятендә куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау буенча инженер булып эшләп лаеклы ялга чыккан Николай Карасёв бер үк вакытта коеп куйган уемчы да бит! Шуңа күрә дә Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәп иҗат итүче рәссамнар арасында да үз урыны бар аның. «Татнефть» җәмгыяте күләмендә игълан ителгән иҗади бәйгеләрдә Карасёвның агачка уеп эшләгән паннолары беренче урыннарны алып килә икән, бу инде юкка түгел. Аның эшләре һәрвакыт тематик һәм күп фигуралы, күләмле булыр, чиста башкарылыр. «Металлны тойган кеше теләсә кайсы материалны аңлаячак», диләр. Хактыр. Кайчандыр прокат-ремонтлау цехында 20 елдан артык токарь булып эшләгән кеше турында бара бит монда сүз.

- Беркайчан да беркемнең дә ничек итеп агач уйганын күргәнем булмады. Безнең дәвердә осталык дәресе дигән әйбер юк иде бит әле ул. Мин барысына да үз тәҗрибәм аша килдем. Ә менә бу эшнең җанга илһам, дәрт бирүе берсүзсез. Элегрәк әйтсәләр, бәлкем, үзем дә ышанмаган булыр идем, - ди оста.

Реклама

Агач та елдан-ел катлаулырак, нинди дә булса сюжетка корылган эшләр таләп итә тора остадан. Карасёвлар гаиләсендә әтиләренең кул арасына кереп үскән егетләр Евгений, Андрей, Алексейга да ят түгелдер агач ую, йомычка җыештыру. Шулай да Алексей әлегә бу мәсьәләдә барысын да уздырганга ошый. Казан архитектура институтында архитектор-дизайнер белгечлеген алуында да әтисенең тәэсире юк түгелдер. Иҗат дәрте, әлбәттә, әтиләреннән килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: